Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларыбызга

Укучыларыбызга

Бу брошюра 1879 елның июль аеннан бастырыла башланган иде. Заманасына карап, брошюрабыз да үзгәрде. (Өстәге фотоларны карагыз.) Бу саннан башлап сез брошюрабыздагы күп кенә үзгәрешләргә тап булырсыз. Нинди?

Күп илләрдә Интернеты кулланып, аннан төрле мәгълүматны алырга яраткан кеше саны арта бара. Алар тычкан төймәсенә генә басып, Интернетта гына табып булган мәгълүматны укыйлар. Интернетта күп китаплар, журналлар һәм газеталар укып була.

Моны исәпкә алып без, күптән түгел генә, кызыклы һәм кулланырга җиңелрәк булсын дип, www.pr418.com сайтыбызны үзгәрттек. Сайтыбызда 430 дан артык телгә тәрҗемә ителгән басмаларны укып була. Гадәттә басмаларыбызда бастырылган кайбер мәкаләләрне хәзер шушы айдан башлап сайтыбызда гына укып булачак *.

Бу саннан башлап күп мәкаләләр Интернетта гына булачак, шуңа күрә бу брошюра 32 биттән 16 биткә кадәр кими. Таратыр өчен бу брошюра инде 204 телгә тәрҗемә ителә. Битләр кимегәнгә күрә, бу брошюраны хәтта күбрәк телләргә тәрҗемә итеп булыр.

Бу үзгәрешләр ярдәмендә Изге Язмалардагы тормыш коткаручы хәбәрне күбрәк кешеләр ишетер дип өметләнәбез. Безнең сезгә алга таба да бастырып яки Интернет аша эчтәлекле һәм кызыклы мәгълүмат җиткерәсебез килә. Бу Аллаһы Сүзен хөрмәт иткән күп укучыларга файда китерер, һәм алар шул китаптагы тәгълиматлар белән танышыр.

Бастырып чыгаручылар

^ 5 абз. Анда, мәсәлән, «Яшь укучыларыбыз өчен» (яшь укучылар Изге Язмаларны өйрәнсен өчен) һәм «Мин Изге Язмалар белән танышам» (әти-әниләр өч яшь тулмаган балалары белән өйрәнсен өчен) дигән рубрикалар урнашачак.