ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ
«Ниһаять, мин чын иреклекне таптым».
-
ТУУ ЕЛЫ: 1981
-
ТУГАН ИЛЕ: КУШМА ШТАТЛАР
-
ҮТКӘНДӘ: ӘТИ-ӘНИСЕНЕҢ ДИНЕН КАЛДЫРГАН
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.
Мин Көнбатыш Виргиния штатындагы Огайо елгасы янында урнашкан тыныч кына бер шәһәрдә, Маундсвиль шәһәрендә тудым (АКШ). Мин дүрт баланың икенчесе идем, өчебез малай иде, һәм күңелсез чаклар әллә ни булмады диярлек. Әти-әнием тырыш, намуслы кешеләр иде һәм башкаларны яратып яши иделәр. Безнең акчабыз күп булмаса да, кирәклесе һәрвакыт булды. Әти-әнием — Йәһвә Шаһитләре, һәм алар безне бала чактан ук Изге Язмалардагы принципларга өйрәтер өчен бар тырышлыкларын куйдылар.
Инде яшүсмер чакта минем йөрәгем әти-әнием өйрәткән принциплардан ераклаша башлады. Мин Изге Язмалар принциплары буенча яшәү тормышны мәгънәле итә алганына һәм канәгатьлек китерә алганына шикләнә идем. Чиксез иреклек кенә чын бәхет китерә дип уйлый идем мин. Тиздән мин мәсихче очрашуларга йөрми башладым. Абыем һәм сеңелем минем белән бергә фетнәчел юлга бастылар. Әти-әниләребез безгә мөмкин кадәр булышырга тырыштылар, ләкин без аларның ярдәмен кире кактык.
Ул чакта шул иреклек аркасында начар гадәтләр тырнагына эләгермен дип уйламаган идем. Бер көнне мәктәптән кайтып барганда, дустым миңа тәмәке тәкъдим итте. Мин аны алдым. Шул көннән башлап, мин башка зыянлы эшләрдә дә катнаша башладым: наркотиклар кулландым, исерткеч эчемлекләр эчтем һәм әхлаксыз тормыш алып бардым. Алдагы елларда мин тагы да катырак наркотиклар кулланып карадым һәм аларның күбесенә кол булып киттем. Мин зыянлы гадәтләргә шулкадәр бирелдем ки, хәтта акча булсын дип наркотиклар сата башладым.
Вөҗданым, аның «авызын» капларга тырышсам да, дөрес юлдан бармаганымны искә төшереп тора иде. Ләкин миңа бернәрсәне дә инде үзгәртеп булмый кебек тоела иде. Кичәләрдә һәм концертларда тирә-якта кеше күп булса да, мин үземне ялгыз хис итә идем һәм еш кына күңел төшенкелегенә бирелә идем. Кайвакыт мин әти-әниемнең
шулкадәр әдәпле һәм яхшы кешеләр булуы турында уйлый идем һәм үземнең никадәр ерак киткәнемә гаҗәпләнә идем.ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
Үз хәлемне өметсез дип санасам да, башкалар моңа ваемсыз калмады. 2000 елны әти-әнием мине Йәһвә Шаһитләренең өлкә конгрессына чакырды. Мин теләмичә генә бардым. Абыем белән сеңелем дә баралар икәнен белгәч, мин гаҗәпләндем.
Конгресс үткән зал таныш урын булып чыкты: бер ел элек мин монда үткән рок-концертка барган идем. Әмма хәзер бу зал гел башка иде! һәм бу миңа бик нык тәэсир итте. Концертта бөтен зал чүп-чар һәм тәмәке төтене белән тулган иде. Килүчеләр усал, ә андагы җырлар боектыра иде. Ә конгресста минем тирәдә чын-чынлап бәхетле кешеләр иде, мин аларны берничә ел күрмәгән булсам да, алар мине җылы каршы алдылар. Зал чиста, ә анда яңгыраган хәбәр өмет бирә иде. Изге Язмалардагы хакыйкатьнең уңай тәэсирен күреп, мин уйлап куйдым: ни өчен мин аны кире кактым соң? (Ишагыйя 48:17, 18).
«Изге Язмалар ярдәмендә мин наркотиклар куллануны һәм сатуны ташладым, шулай ук яхшы якка үзгәрдем»
Конгресстан соң ук мин мәсихче җыелышка кайтырга булдым. Абыем белән сеңелемә дә конгресс бик тәэсир итте, һәм алар да кайтырга булды. Өчебез дә Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдимне кабул иттек.
Миңа аеруча Ягъкуб 4:8 дәге сүзләр нык тәэсир итте: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр». Мин шуны аңладым: Аллаһыга якынлашырга теләсәм, миңа тормышымны тәртипкә кертергә кирәк. Шулай ук миңа тәмәке тартуымны, наркотикларны һәм эчүемне ташларга кирәк иде (2 Көринтлеләргә 7:1).
Мин элекке дусларым белән араны өздем һәм Йәһвә хезмәтчеләре арасында яңа дуслар таптым. Минем белән Изге Язмаларны өйрәнгән мәсихче өлкән миңа бик ярдәм итте. Ул һәрвакыт миңа шалтырата иде һәм хәлемне белмичә узып китми иде. Бүген ул минем иң якын дусларымның берсе.
2001 елның язында мин суга чумдырылу үтеп Аллаһыга багышланганымны күрсәттем. Абыем белән сеңелем дә суга чумдырылу үтте. Ниһаять, бөтен гаиләбез Йәһвәгә гыйбәдәт кылуда берләште. Әти-әниемнең һәм тугры энемнең шатлыгын күз алдына китерәсездер.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.
Элек мин Изге Язмалардагы принциплар кешене бик чикли дип уйлый идем, әмма хәзер алар яклый дип саныйм. Изге Язмалар ярдәмендә мин наркотиклар куллануны һәм сатуны ташладым, шулай ук яхшы якка үзгәрдем.
Хәзер мин Йәһвә хезмәтчеләренең бөтендөнья кардәшлегенең өлеше, һәм бу минем өчен зур хөрмәт. Кардәшләр бер-берсен чыннан да ярата һәм бергәләп Аллаһыга хезмәт итә (Яхъя 13:34, 35). Кардәшләремнең берсе минем хатыным Эйдриан, ул чыннан да минем өчен фатиха. Мин аны бик яратам һәм кадерлим. Барлыкка Китерүчебезгә бергәләп хезмәт итү безгә зур шатлык китерә.
Хәзер мин үз теләкләремне генә үтәп яшәмим, ә тулы вакытлы ирекле хезмәттә катнашам: кешеләр дә Аллаһы Сүзеннән файда алсын өчен, аларны моңа өйрәтәм. Бу эш миңа иң зур бәхет китерә. Изге Язмалар минем тормышымны үзгәртте, мин моны бер дә шикләнмичә әйтә алам. Ниһаять, мин чын иреклекне таптым.