Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» нәрсә ул?

«Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» нәрсә ул?

АПРЕЛЬ аенда (2006 ел) бөтен дөнья буенча газеталарда бер шаккатыргыч хәбәр турында күп кенә мәкаләләр бастырылды: галимнәрнең бер төркеме элек билгеле булмаган «Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» дип аталган кулъязманы бастырырга булган. Андый мәкаләләрдә белгечләрнең фараз кылулары язылган булган, имеш бу кулъязмадан кешеләр Гайсәне хыянәт иткән Яһүд исемле шәкерт чынбарлыкта кем икәнлеген белер һәм аңа карашлары бөтенләй үзгәрер. Аларның фаразлары буенча Яһүд яхшы кеше булган һәм башка рәсүлләргә караганда Гайсәнең хисләрен яхшы аңлаган. Ул үз Остазын үлемгә тапшырган, чөнки Гайсә үзе аңа моны эшләргә кушкан.

Бу кулъязма — ышанычлы чыганак дип әйтеп буламы? Булса, ул Яһүд Искариот, Гайсә Мәсих һәм беренче мәсихчеләр турында моңа кадәр билгеле булмаган фактларны ачыклыймы? Ул безнең Мәсихкә һәм аның тәгълиматларына карата карашны үзгәртә аламы?

«ЯһҮД БӘЯН ИТКӘН ЯХШЫ ХӘБӘР»НЕҢ АЧЫШЫ

«Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр»нең кайчан табылганы төгәл билгеле түгел. Бу кулъязма археологик тикшерүләр үткәрелгәндә түгел, ә 1970—1980 елларда истәлекләр сатучыларда табылган. Күрәсең, аны 1978 елда Мисырда ташланган мәгарәдәге кабердә тапканнар. «Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» дүрт кулъязмадан торган кодексның (борынгы китапларның төре) өлеше булган. Бу кулъязмалар копт телендә (Мисыр теленнән барлыкка килгән тел) язылган булган.

Күп гасырлар дәвамында Мисырдагы коры климатта бу кодекс яхшы сакланган булган. Әмма аны кабердән чыгарганнан соң, күннән һәм папирустан ясалган китап тиз генә бозыла башлаган. 1983 елда кайбер галимнәр бу кодексны күрсә дә, сатучы аның өчен чамадан тыш артык хак сораган, һәм бу истәлек сатып алынмаган. Борынгы документ начар сакланганга еллар үткән саен күбрәк бозыла барган. Әмма 2000 елда бер хатын-кыз, Швейцариядә яшәгән антиквар, бу кулъязманы сатып алган һәм халыкара белгечләрнең төркеменә тапшырган. Аларның эшләрен Милли сәнгатьне саклау фонды (Maecenas) һәм Милли географик җәмгыяте тәэмин иткән. Бу галимнәрнең алда мөһим эш торган: искергән кодекска реконструкция ясау, аның эчтәлеген тәрҗемә итү һәм ул ничәнче гасырларда язылган булганын ачыклау.

Радиоуглерод методы белән тикшерү күрсәткәнчә бу кодекс, күрәсең, б. э. III—IV гасырларында дөнья күргән. Ләкин белгечләрнең фикерләвенчә, копт телендә язылган «Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» — грек телендә күпкә иртәрәк язылган борынгы кулъязманың тәрҗемәсе. «Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» кайчан язылган булган? Чынлыкта кем аны язган?

«ЯһҮД БӘЯН ИТКӘН ЯХШЫ ХӘБӘР» — ГНОСТИК КИТАБЫ

«Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» беренче тапкыр б. э. II гасырында яшәгән Ириней Лионский исемле христиан язучының хезмәтләрендә искә алына. Үз китабында Ириней галимнәрнең тәгълиматларын кире каккан. Ул үзенең «Ересьларга каршы» дигән китабында бер төркем турында яза һәм алар да хыянәтче Яһүд кенә хакыйкатьне белгән дип санаганнар ди. Шуннан соң ул болай дип өсти: «Алар уйлап чыгарылган хикәяне „Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр“ дип атыйлар».

«Бу китапны Яһүдне белгән замандашы язмаган»

Ириней аларның гына ниндидер серле белем бар дип сөйләгән гностик христианнарның төрле тәгълиматларын кире каккан. Гностицизм дигән тәгъбир күп кенә христиан төркемнәрен берләштерә. Аларның һәрберсе үзенчә «хакыйкатьне» аңлата. Б. э. II гасырында гностикларның хезмәтләре барлыкка килә башлаган, һәм бу хезмәтләргә нигезләнгән тәгълиматлары киң таралган.

Еш кына гностик китапларда Гайсәнең рәсүлләре аның тәгълиматларын дөрес аңламаган һәм Гайсә серле белемне сайланганнарга гына тапшырган дип әйтелгән *. Кайбер гностиклар физик дөнья — төрмә дип ышана. Шуңа күрә Еврей Язмаларындагы дөньяны «барлыкка китерүче аллаһы» — ул чынбарлыкта түбән илаһ һәм алар ышанган бөек илаһларның капма каршысы. Чын «белемне» аңлаган кеше физик тәненнән азат ителүгә омтылырга тиеш.

«Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» дә бу тәгълиматка нигезләнгән. Ул мондый сүзләр белән башлана: «Бу серне Гайсә Яһүд Искариотка Пасах бәйрәменә өч көн кала алдарак ачкан. Ул моны бер атна дәвамында я атнаның бер көнендә сөйләгән».

Бу нәкъ Иреней күздә тоткан һәм күптән югалган дип саналган кодекс булганмы? Марвин Мейер — кодексны тикшерүләр һәм тәрҗемә белән шөгыльләнгән төркемнең әгъзасы. Аның сүзләре буенча Иренейның үз китабында язганнары «копт телендә язылган „Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр“нең текстына туры килә».

БЕЛГЕЧЛӘР ЯһҮДНЕҢ ОБРАЗЫН ШИК АСТЫНА КУЯ

«Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр»дә Гайсә үз шәкертләреннән, алар нәрсәнедер аңламаганда, мыскыллап көлә. Ләкин Яһүд — 12 рәсүлләрнең берсе генә — Гайсә чынлыкта кем икәнлеген аңлый. Шуңа күрә Гайсә Яһүд белән сөйләшкәндә аңа «патшалык серләрен» ача.

Текстка беренче тапкыр реконструкция ясаганда белгечләр Иреней «Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» турында язылганына нигезләнгән. Аларның тәрҗемәләрендә Яһүд — Гайсәнең хуплавын алучы, «патшалык серләрен» аңлаучы һәм шәкертләрдән ул гына патшалыкка керә алган шәкерт итеп сурәтләнгән. Гайсәнең рәсүлләре Яһүд урынына башка рәсүлне сайлаган булса да, Яһүд «унөченче рух» булып китә. Аның турында Гайсә болай дигән: «Син [башка шәкертләремнән] өстен булырсың, чөнки син кеше тәнемне корбанга китереп, мине физик тәненнән азат итәрсең».

Беренче мәсихчеләр дине һәм гностицизм буенча күренекле язучылар һәм белгечләр Барт Эрман белән Элен Пэгелс «Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр»гә шунда ук үз тикшерүләрен һәм комментарийларын бастырып чыгарган. Алар текстка реконструкция ясаган белгечләрнең беренче тәрҗемәләренә нигезләнгән. Ләкин тиздән башка галимнәр, Эйприл Де Коник белән Биргер Пирсон, бу тәрҗемә карата үз шикләрен белдергән. Аларның сүзләре буенча, Милли географик җәмгыяте сенсация артыннан куып борынгы кулъязманы бастырып чыгарырга ашыккан. Өстәвенә, андый очракларга (борынгы кулъязмаларны бастырып чыгарганда) хас булган җентекле анализ үткәрелмәгән.

Белгечләрнең берсе дә бу китапта төгәл тарихи мәгълүмат язылган дип санамый

Де Коник белән Пирсон бер-берсеннән аерым эшләсәләр дә, икесе дә мондый нәтиҗәгә килгәннәр: кодексның кайбер мөһим өлешләре төгәл тәрҗемә ителмәгән. Де Коник сүзләре буенча Гайсә Яһүдне «унөченче рух» түгел, ә «унөченче җен» дип атый *. Гайсә шулай ук Яһүдкә ул «патшалыкка» кермәячәк дип турыдан-туры әйтә. Гайсә Яһүдне башка шәкертләреннән өстен күрми, киресенчә, ул аңа болай ди: «Шәкертләремне узып, иң явыз эшләрне син кылырсың, чөнки нәкъ син мин булган тәнендә кешене корбанга китерерсең». Де Коник фикерләвенчә, «Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» — ул бар рәсүлләрне мыскыллап күрсәтә торган борынгы гностик пародия. Де Коник белән Пирсон бу кулъязмада Яһүд бер дә яхшы кеше итеп күрсәтелмәгән дигән нәтиҗәгә килгән.

«ЯһҮД БӘЯН ИТКӘН ЯХШЫ ХӘБӘР» БЕЗНЕ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТӘ?

Күргәнебезчә, бу кулъязманы тикшергән кайбер белгечләр Яһүд анда яхшы кеше итеп, ә башкалар ул җен итеп сурәтләнгән дип уйлый. Әмма аларның берсе дә бу китапта төгәл тарихи мәгълүмат язылган дип санамый. Барт Эрман болай дип аңлата: «Бу китапны Яһүд тә, үзен Яһүд дип атаучы кеше дә язмаган. [...] Бу китапны Яһүдне белгән замандашы да язмаган... Димәк, бу китап — безгә Гайсә яшәгән вакытлар турында яңа мәгълүмат ача торган чыганак түгел».

«Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» — ул б. э. II гасырында грек телендә язылган гностик китап. Белгечләр бу китап чыннан да Иреней күздә тоткан китап булганына һаман шикләнә. Әмма «Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» шуны ап-ачык күрсәтә: бервакыт мәсихче дине төрле төркемнәргә бүленгән һәм һәр төркемнең үз тәгълиматы булган. Бу китап берничек тә Изге Язмаларның абруен какшатмый. Киресенчә, ул рәсүлләрнең сүзләрен раслый, мәсәлән, рәсүл Паул сүзләрен раслый: «Беләм, мин киткәч... шәкертләрне үзләренә ияртер өчен, сезнең арагыздан хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр чыгачак» (Рәсүлләр 20:29, 30).

^ 11 абз. Гностик китапларның күбесе Гайсә тәгълиматларын имеш яхшырак аңлаган кешеләрнең исемнәрен йөртә, мәсәлән, «Томас бәян иткән Яхшы хәбәр» һәм «Магдалалы Мәрьям бәян иткән Яхшы хәбәр». Бүгенге көннәрдә якынча 30 андый борынгы язма барлыгы турында билгеле.

^ 18 абз. Бу кулъязмада Яһүд Гайсәне башкаларга караганда яхшырак аңлаган җен дип аталган. Андый карашта булган белгечләр, Инҗилдәге җеннәрнең сурәтләвенә туры килә дип әйтә, чөнки ул җеннәр дә Гайсә чыннан да кем булганын сөйләп йөргән (Марк 3:11; 5:7).