Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

«Мин күрә идем, ләкин аңламый идем»

«Мин күрә идем, ләкин аңламый идем»

1975 елда, миңа ике яш булганда, әнием бер сәер нәрсәгә игътибар итте. Ул мине кулында тотып торганда, дус хатыны ниндидер авыр әйбер төшереп җибәрде. Ул идәнгә гөп итеп төште. Әнием минем хәтта дерт итеп тә китмәгәнемә игътибар итте. Миңа өч яшь тулса да, мин һаман сөйләшми идем. Аннары табиблар гаиләмә шаккатыргыч хәбәр әйтте — мин саңгырау идем.

Мин әле кечкенә бала булганда, әти-әнием аерылды. Әниемә мине, ике абыемны һәм апамны бер үзенә үстерергә туры килде. Ул вакытта Франциядә саңгырау балалар өчен белем алу авыр иде, һәм кайвакыт өйрәтү ысуллары хәтта рәхимсез иде. Шулай да бала чактан ук минем, башка саңгырау кешеләргә караганда, бер өстенлегем булды. Аның турында сөйләргә рөхсәт итегезче.

Миңа биш яшь

Берникадәр вакыт дәвамында укытучылар фикеренчә, саңгырау балалар сөйләшергә өйрәнергә һәм сөйләшкән кешенең авызына карап аны аңларга тиеш булганнар. Ул вакытта мин үскән җирдә, Франциядә, мәктәпләрдә ишарәләр теле бөтенләй тыелган булган. Дәресләр вакытында кайбер саңгырау балаларның кулларын хәтта артына бәйләп куя иделәр.

Бәләкәй чакта мин һәр атна берничә сәгать логопед белән үткәрдем. Ул, казналыгымны я башымны тотып, мине ишетмәгән авазларны әйтергә мәҗбүр итеп тора иде. Башка балалар белән мин аралаша алмый идем. Ул еллар минем өчен бик авыр булды.

Алты яшь тугач, мине саңгыраулар өчен интернат мәктәпкә бирделәр. Мин башка саңгырау балаларны беренче тапкыр күрдем. Монда да ишарәләр теле тыелган булган. Без ымлап сөйләшсәк, безне чәчебездән тарта иделәр я бармакларыбызга суга иделәр. Ләкин без, үзебез уйлап чыгарган ишарәләр кулланып, яшертен сөйләшә идек. Ниһаять, мин башка балалар белән аралаша башладым. Шулай итеп бәхетле дүрт елым үтте.

Әмма ун яшь тулгач, мине башлангыч мәктәпкә күчерделәр, мин анда ишеткән балалар белән бергә укый башладым. Тормышның яме югалды. Миңа, башка саңгырау балалар үлде, һәм бөтен җир йөзендә мин бер үзем генә калдым, кебек тоела иде. Табиблар, логопед белән үткәрелгән дәресләр юкка булмасын өчен, гаиләдәгеләремә ишарәләр телен өйрәнмәскә һәм миңа да саңгырау балалар белән аралашырга рөхсәт итмәскә киңәш бирделәр. һаман да күз алдымда: бер табибта утырганда, мин аның өстәлендә ишарәләр теле буенча китап күрдем. Китапның тышлыгында рәсемнәрне күреп: «Миңа ул кирәк!» — дип әйттем. Табиб шунда ук китапны яшәрде *.

МИН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНӘ БАШЛЫЙМ

Әни безне мәсихче принципларга өйрәтергә тырышты. Ул безне Бордо шәһәре янындагы Мериньякта үткәрелә торган Йәһвә Шаһитләренең җыелышына йөртте. Бала буларак мин анда күп нәрсә аңламый идем. Әмма кардәшләр чиратлап минем яныма утырып ишеткәннәрен язып бара иде. Аларның яратуы һәм кайгыртуы миңа нык тәэсир итте. Өйдә әнием минем белән Изге Язмаларны өйрәнде, әмма мин беркайчан да ул мине өйрәткән нәрсәләрне гел дә аңламый идем. Мин үземне Данил пәйгамбәр кебек хис итә идем. Фәрештәдән пәйгамбәрлек ишеткәч, ул болай дигән: «Мин моны ишеттем, ләкин аңламадым» (Данил 12:8). Минем очрагымда болай дип әйтеп була: «Мин күрә идем, ләкин аңламый идем».

Шулай да мин Изге Язмалардагы төп хакыйкатьләр турында әкренләп белем алдым. Яхшы аңлаган тәгълиматларны мин бик тә кадерләдем һәм аларны тормышымда кулланырга тырыштым. Шулай ук мин башкаларга карап өйрәндем. Мәсәлән, Изге Язмаларда безгә сабыр булырга кирәк дип әйтелә (Ягъкуб 5:7, 8). Сабыр булу нәрсә икәнен мин аңламый идем. Әмма, бу сыйфатны күрсәткән кардәшләргә карап, мин моңа төшенә башладым. Әйе, мәсихче җыелыш минем өчен зур фатиха булып китте.

ӨМЕТ ӨЗЕЛҮ һӘМ КӨТЕЛМӘГӘН БҮЛӘК

Стефан миңа Изге Язмаларны аңларга ярдәм итте

Бер вакыт яшүсмер чагымда мин урамда ишарәләр телендә сөйләшкән берничә яшь кешене очраттым. Алар белән яшерен аралашып, мин француз ишарәләр телен өйрәнә башладым. Шул ук вакытта мин мәсихче җыелышларны калдырмый идем. Анда Стефан исемле яшь Йәһвә Шаһите мине үз канаты астына алды. Минем белән аралашыр өчен ул зур тырышлыклар куя иде, мин дә аңа тартыла идем. Әмма шатлыгым озакка сузылмады. Стефан армиядә хезмәт итүдән баш тарткач, аны төрмәгә утыртканнар. Бу минем өчен зур кайгы булды. Стефан төрмәдә утырганда, мин җыелышка бөтенләй йөрмәдем дип әйтеп була.

Унбер айдан соң Стефанны төрмәдән чыгардылар. Ул минем белән ишарәләр телендә сөйләшә башлагач, гаҗәпләнүемне күз алдыгызга китерәсездер. Мин таң калдым! Нәрсә булган соң? Төрмәдә утырганда Стефан француз ишарәләр телен өйрәнгән икән. Мин аның кул хәрәкәтләренә һәм мимикасына карап тордым һәм ышанычым үсә барды: хәзер инде тормышымда күп нәрсә яхшы якка үзгәрәчәк.

НИһАЯТЬ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ХАКЫЙКАТЬНЕ АҢЛЫЙМ

Стефан минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Элек мин Изге Язмалар тәгълиматларының кисәкләрен генә белә идем дип әйтеп була, ә хәзер алар тулы рәсемгә җыелгандай булды. Бала чагымда миңа Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбызда матур рәсемнәрне карарга ошый иде. Мин анда күрсәтелгән кешеләргә һәм рәсемдәге үзенчәлекләргә игътибар итеп, хикәяләрне исемдә калдырырга тырыша идем. Ибраһим, аның «нәсел орлыгы», «бихисап күп кеше» турында мин белә идем, әмма аларның чын мәгьнәсенә, миңа ишарәләр телендә аңлаткач кына, төшендем (Яратылыш 22:15—18; Ачылыш 7:9). Ниһаять, мин үземнең туган телемне, йөрәгемә якын булган телемне таптым!

Хәзер инде очрашуларда әйтелгәннәрен аңлаганга күрә минем белемгә сусавым үсә барды. Стефанның ярдәмендә мин Изге Язмаларны яхшырак аңлый башладым һәм 1992 елда тормышымны Йәһвә Аллаһыга багышлап, суга чумдырылдым. Әмма, уңышларыма карамастан, мин оялчан идем. Бәләкәй чагымда кешеләр белән аралашмаганга миңа әле дә кешеләр арасында булу авыр иде.

ОЯЛЧАНЛЫК БЕЛӘН КӨРӘШҮЕМ

Вакыт узу белән ишарәләр телендә сөйләшкән бәләкәй төркемебез турында Песак җирендәге (Бордо шәһәре янында) җыелыш кайгырта башлады. Бу безнең өчен зур ярдәм булды, һәм мин рухи яктан үсә бардым. Миңа әле дә аралашырга авыр булса да, ишеткән дусларым миңа барысы да аңлаешлы булуы турында кайгыртып торды. Ирле-хатынлы Жилль һәм Элоди минем белән аралашыр өчен күп тырышлыклар куя иде. Алар еш кына мине төшке ашка яисә алар белән бер чынаяк кофе эчәргә чакыра иде, һәм шулай итеп без дуслашып киттек. Чыннан да, яратучан Аллаһыдан үрнәк алган кешеләр арасында булу зур шатлык китерә!

Хатыным Ванесса — чын ярдәмчем

Бу җыелышта мин Ванесса исемле мөлаем бер апа-кардәшне очраттым. Аның игътибарлы булуы һәм гаделлекне яратуы миңа бик ошады. Ул беркайчан да минем саңгырау булуымны киртә кебек күрмәде, киресенчә, ул моны яңа нәрсәгә өйрәнү өчен мөмкинлеккә кебек карады. Ул күңелемне яулап алды, һәм 2005 елда без өйләндек. Миңа аралашырга авыр булса да, Ванесса миңа оялчанлыгым белән көрәшергә һәм үз хисләремне белдерергә булыша. Ул миңа вазифаларымны үтәргә ярдәм итә, һәм мин моның өчен аңа бик рәхмәтлемен.

ЙӘһВӘДӘН ТАГЫ БЕР БҮЛӘК

Без өйләнгән елны мине тәрҗемә эшенә өйрәтер өчен бер айга Лувьедә (Франция) урнашкан Йәһвә Шаһитләренең филиалына чакырдылар. DVD дискларда кайбер басмаларны француз ишарә телендә чыгарыр өчен соңгы елларда инде күп эшләнгән булган. Әмма бик күп эш булганга, тәрҗемә бүлегенә тагы да кешеләр кирәк булган.

Француз ишарәләр телендә Изге Язмалар нигезендә нотык белән чыгыш ясыйм

Ванесса белән икебез дә филиалда хезмәт итүне зур хөрмәт һәм Йәһвә Аллаһыдан зур бүләк итеп саный идек. Әмма безнең шикләребез туды: безнең ишарә телендә сөйләшкән төркемебез белән нәрсә булыр икән? Өебез белән нәрсә эшләрбез микән? Ванесса филиал янында үзенә эш табармы? Йәһвә бөтен проблемаларыбызны искиткеч итеп чиште. Йәһвәнең никадәр саңгырау кешеләрне яратуын мин үзем татыдым.

БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН ХАЛЫКНЫҢ ЯРДӘМЕ

Тәрҗемә эшендә катнашып, Йәһвә оешмасы саңгырау кешеләргә рухи яктан ярдәм итәр өчен күпме эшләгәнен, мин яхшырак аңладым. Хезмәттәшләрем берничә ишарәләр өйрәнеп минем белән аралашырга тырыша. Аларның тырышлыклары йөрәгемә үтеп керә һәм миңа зур шатлык китерә! Мин үземне гаилә әгъзасы итеп хис итәм. Андый ярату — Йәһвә халкы арасындагы бердәмлекнең чагылышы (Мәдхия 132:1).

Филиалда тәрҗемә бүлегендә эшлим

Йәһвә гел ышандырып тора иде: мәсихче җыелышта миңа булышырга әзер булган кардәшләр һәрвакыт булыр. Моның өчен мин Йәһвәгә бик рәхмәтлемен. Шулай ук мин башка саңгырау кешеләргә яратучан Барлыкка Китерүчебез турында белем алырга һәм аңа якынлашырга ярдәм итүдә өлешемне кертергә шатмын. Озакламый кешеләргә аралашырга бернәрсә дә комачауламас һәм бар кешеләр дә бер гаилә буларак «саф телдә» сөйләшәчәк, чөнки алар Йәһвә Аллаһы һәм аның ниятләре турындагы хакыйкатьне беләчәк. Мин моны түземсезлек белән көтәм (Софония 3:9).

^ 9 абз. 1991 елда гына Франция хөкүмәте саңгырау балаларга белем бирүдә ишарәләр телен куллануны законлаштырган.