Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГАИЛӘ БӘХЕТЕНЕҢ СЕРЛӘРЕ

Үги ата һәм үги аналы гаиләләр

Үги ата һәм үги аналы гаиләләр

ҮГИ БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН АВСТРАЛИЯДӘ ЯШӘҮЧЕ МАРГАРЕТ * болай ди: «Иремнең элекке хатыны балаларына, мин хәтта теш чистартырга кушсам да, мине тыңламаска куша». Маргарет бүленешләргә китерүче шул киңәшләрнең никахында авырлыклар тудырганын сизә.

Үги ата һәм үги аналы гаиләләргә еш кына махсус авырлыклар белән очрашырга туры килә. Ул авырлыклар башка кешеләр белән мөнәсәбәтләргә бәйле *. Аларга үги балаларының әти-әнисе белән, мәсәлән, аларга кунакка килгәндә, балалар тәрбияләгәндә һәм акча белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә, уртак эшләр алып барырга туры килә. Дуслар белән туганнарга да, яңа гаилә әгъзаларына ияләшер өчен, көч куярга туры килә. Изге Язмалардагы киңәшләр андый гаиләләргә ничек булыша ала? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

1. ҮГИ БАЛАНЫҢ ҮЗ ӘТИ-ӘНИСЕ

Үги балалар тәрбияләүче Джудит (Намибия) болай ди: «Үги балаларымның әнисе аларга мин әтиләренең яңа хатыны гына һәм гаиләбездәге башка балалар аларга туган түгел дигән. Аның сүзләре йөрәгемә авыр таш булып ятты, чөнки үги балаларымны үз балаларымны яраткандай яратам».

Белгечләр әйтүенчә, үги бала тәрбияләгән гаилә баланың әти-әнисе белән мөнәсәбәтләре аркасында авырлыклар кичерергә һәм андый мөнәсәбәтләр гаиләне таркатырга мөмкин. Күп кенә очракларда аеруча зур авырлыклар баланың үги анасы һәм үз анасы арасындагы мөнәсәбәтләр аркасында туа. Хәлне яхшыртыр өчен нәрсә эшләп була?

Уңышка ирешүнең ачкычы: акыллы чикләр куегыз. Үги баланың үз әти-әнисенә бала тормышына үз өлешен кертергә рөхсәт итмәсәгез, бала эмоциональ яктан интегәчәк *. Аның үз әти-әнисе аны «бар иткән» һәм алар бала тормышында махсус роль уйный (Гыйбрәтле сүзләр 23:22, 25). Икенче яктан, элекке тормыш иптәшегезгә яңа гаиләгез белән аралашыр өчен, чиктән тыш зур азатлык бирсәгез, яңа тормыш иптәшегезгә бу ошамас я, хәтта, аның ачуын чыгарыр. Акыл белән эш итәргә тырышыгыз, никахыгызны яклар өчен акыллы чикләр куегыз, шул ук вакыт, үги баланың әти-әнисе белән хезмәттәшлек итегез.

ӘТИ-ӘНИЛӘР ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

  • Элекке тормыш иптәшең белән сөйләшкәндә балаларыгыз турында гына сөйләшергә тырыш. Мәсәлән, көндез бер үк вакытта балага шалтыратып, аның белән сөйләшеп буламы дип ипләп кенә сора. Балага вакыт булганда гына я инде төн якынлашып килгәндә генә шалтыратуга караганда бу күпкә яхшырак.

  • Әгәр сезгә балагызга опекун булырга рөхсәт ителми икән, сез аның белән аңа шалтыратып, хат я СМС җибәреп аралаша аласыз (Канун 6:6, 7). Кайберәүләр хәтта видеоэлемтә аша баласы белән аралаша. Шулай итеп син үз балаңны күпкә күбрәк аңлый башларсың һәм аңа ярдәм итүче күпкә яхшырак киңәшләр бирә алырсың!

ҮГИ АНАЛАР ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

  • Үги балагызның үз әнисенең «хәленә керегез» һәм, барыбер ул баланың әнисе булып кала дип, аны ышандырыгыз (1 Петер 3:8). Баласы турында хәбәр итеп торыгыз, күбрәк яхшы якларны искә алыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 16:24). Аңардан киңәш сорагыз, киңәш биргәндә рәхмәт әйтегез.

  • Баланың әнисе яныгызда булганда, балага наз күрсәтүдә, аны сөюдә тыйнаграк булыгыз. Үги балалар тәрбияләүче Беверли (Кушма Штатлар) болай ди: «Үги балаларымның миңа әни дип эндәшәселәре килә. Без аларга моны өйдә эшләргә рөхсәт иттек, әмма алар әниләре Джейн булганда я, аның гаиләсендә вакыт үткәргәндә, моны эшләмәскә куштык. Шуннан соң Джейн белән арабыз яхшырды. Без аларга бергәләп мәктәптәге спектакльләрне әзерләргә булышабыз, алар табигатькә чыкканда алар белән бергә барабыз».

Сезнең бала белән аралашып торыр өчен күп мөмкинлекләрегез бар

БАЛАНЫҢ ӘТИ-ӘНИСЕ һӘМ ҮГИ ӘТИ-ӘНИСЕ БЕР-БЕРСЕ БЕЛӘН ТАТУ ЯШӘСЕН ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

    Игътибарлы булу һәм хөрмәт итү башкалар белән тыныч-тату яшәргә булыша

  • Бала алдында аның әти-әнисе я үги әти-әнисе турында начар сүз сөйләмәгез. Андый сөйләшүгә кереп китү бик җиңел, әмма бу баланың күңелен яраларга мөмкин. Өстәвенә, сез сүзләрегезнең ничек һәм кайда кабатланачагын белмисез бит (Вәгазьче 10:20). Бала әти-әнисе я үги әти-әнисе сезне яманлап сөйләде дисә, балагызга булышырга тырышыгыз. Сез болай дип әйтә аласыз: «Кызганычка каршы, син моны ишеткәнсең. Күрәсең, әниеңнең миңа ачуы чыккан. Кешеләр ачулары чыкканда кайвакыт кирәкмәгән нәрсә әйтеп куялар».

  • Кагыйдәләр һәм җәза бирү ике йортта да бер булсын. Әгәр бу мөмкин түгел икән, әти-әнисен түбәнсетмичә аерманы аңлатып бирегез. Астагы диалогка игътибар итегез:

    Үги ана: Азат, тастымалыңны элеп куйчы.

    Азат: Әни йортында без аны идәндә калдыра идек, һәм әни үзе аны алып элә иде.

    Үги ана (ачу белән): Шуңа күрә син ялкау булып үскәнсең дә инде.

    Аста китерелгән җавап яхшырак булмасмы?

    Үги ана (тыныч кына): Шулаймы? Ярар, ләкин монда һәр кеше үз тастымалын үзе элеп куя.

  • Бала үз әти-әнисе белән бергә вакыт үткәрергә булса, ул вакытка бернәрсә дә планлаштырмаска тырышыгыз (Маттай 7:12). Ә инде планлаштырып куйгансыз икән, һәм үзгәртеп булмый икән, башта әти-әнисе белән сөйләшеп алыгыз һәм алар шул план белән ризалашканнан соң гына балага планлаштырган эшегезне әйтегез.

КИҢӘШ. Баланың әнисен (үги әнисен) очратсагыз, мондый адымнар ясарга тырышыгыз:

  1. Аның күзләренә карагыз, елмаегыз. Тирән сулап кую я җилкәләрне сикертеп кую кебек хәрәкәтләрдән сакланыгыз.

  2. Исәнләшкәндә исемен әйтеп эндәшегез. Мәсәлән: «Исәнмесез, Гөлүсә»,— диегез.

  3. Берничә кеше белән сөйләшеп торсагыз, аны да шул сөйләшүгә кушылырга чакырыгыз.

2. БАЛИГЪ БАЛАЛАР

Үги балалар турындагы бер китапта ире һәрвакыт үз балаларын яклый дип зарланучы бер хатын-кызның сүзләре китерелә. Бу хатын-кызның сүзләре буенча, балалар аның белән үзләрен тупас тоталар, әмма ире моны танырга теләми. «Мин шунда ук кызып китәм»,— ди ул. Балигъ балалар белән мөнәсәбәтләрегез никахыгызга зыян китермәсен өчен нәрсә эшләргә?

Уңышка ирешүнең ачкычы: бала хәленә керә белегез. Инҗилдә: «һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен»,— диелә (1 Көринтлеләргә 10:24). Кеше хәленә керә белегез. Балигъ үги балалар әти-әнисенең назыннан мәхрүм булырлар дип куркырга мөмкин. Я алар, үги әти-әнисенә карата игелекле булып, үз әти-әнисенә хыянәт итә дип уйлый торгандыр. Шул ук вакыт, әти-әниләр балалары алардан читләшә башлар дип аларга каршы сүз әйтмәскә тырышалар.

Үги балаларны үзегезгә дус булырга мәҗбүр итмәгез, арагызда дуслык үзеннән-үзе үсә барсын. Дөресен генә әйткәндә, кемнедер яратырга мәҗбүр итү — акылсызлык (Җырларның җыры 8:4). Үги балаларыгыз белән дуслык турында әйткәндә, акыллы һәм тормышка ашачак хыяллар белән яшәгез.

Хәтта сезне рәнҗетсәләр дә, уегызда булган я сез хис иткән һәрнәрсәне әйтеп тормагыз (Гыйбрәтле сүзләр 29:11). Үз телегезгә хуҗа булу аеруча авыр булганда, борынгы Исраилнең патшасы Давыт пәйгамбәр кебек дога кылыгыз: «Әй Раббы, авызымны сакландыр, телемне дә тыелдыр» (Мәдхия 140:3).

Балалар үскән йортта яшәргә булсагыз, шуңа гаҗәпләнерсез: алар өчен мондагы һәрнәрсә кадерле. Мөмкин кадәр әзрәк, аеруча аларның бүлмәләрендә, үзгәрешләр ясагыз. Бәлки, сез яңа урынга күчәргә булырсыз.

КИҢӘШ. Әгәр үги бала үзен сезнең белән өзлексез тупас тота һәм сезне хөрмәт итми икән, үз хисләрегезне тормыш иптәшегезгә бушатыгыз һәм аның әйткәннәрен тыңлагыз. Аны баланы төзәтергә мәҗбүр итмәгез. Бер-берегезне аңлашып яшәргә тырышыгыз. Сез «бер фикердә булганга» туган хәлне бергәләп хәл итә алырсыз (2 Көринтлеләргә 13:11).

Гаиләгездәге һәр баланы яратыгыз

3. ТУГАННАР һӘМ ДУСЛАР

Үги балалар үстерүче Марион (Канада) болай ди: «Әти-әнием үз улыма еш кына бүләкләр бирсә дә, иремнең балаларына бирми иделәр. Шуңа күрә без үзебез аларга бүләкләр сатып ала идек, әмма кайвакыт моны булдыра алмадык».

Уңышка ирешүнең ачкычы: яңа гаиләңне беренче урынга куегыз. Туганнарыгыз белән дусларыгызга яңа гаиләгез алдында бурычыгызны әйтегез (1 Тимутигә 5:8). Алар яңа гаиләгезне шунда ук ярата башламаса да, алардан үзләрен хөрмәт белән, әдәпле тотуларын үтенегез. Шуны да аңлатыгыз: игътибар һәм игелек күрсәтү ягыннан балаларны мәхрүм итсәләр, алар рәнҗергә мөмкин.

Элекке тормыш иптәшегезнең әти-әнисенә үз балаларыгыз белән вакыт үткәрергә рөхсәт итегез. Англиядә яшәүче Сюзанна исемле бер әни кеше болай ди: «Минем беренче ирем вафат булгач, 18 айдан соң мин кабат кияүгә чыктым. Элекке иремнең әти-әнисе яңа иремне кабул итәргә теләмәде. Балаларга аларга шалтыратырга, алар белән күбрәк вакыт үткәрергә рөхсәт иткәч һәм ярдәм иткәннәре өчен аларга үз рәхмәтләребезне белдерә башлагач, хәл яхшы якка үзгәрде».

КИҢӘШ. Әгәр берәр дустыгыз я туганыгыз белән мөнәсәбәтләрегез аеруча авыр икән, моның турында үз тормыш иптәшегез белән фикер алышып алыгыз һәм бу мөнәсәбәтләрне яхшыртыр өчен адымнарны билгеләгез.

Дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр гаилә тормышыгызны авырайтырга мөмкин. Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланыгыз һәм гаиләгез Аллаһы Сүзендәге: «Йорт зирәклек белән корылыр һәм акыл белән ныгытылыр»,— дигән вәгъдәнең фатихасын татыячак (Гыйбрәтле сүзләр 24:3).

^ 3 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 4 абз. Башка төрле авырлыклар белән көрәшер өчен киңәшләрне «Үги ата һәм үги аналы гаиләләрнең уңышлары» (рус) дигән брошюрадан алып була. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 8 абз. Әлбәттә, элекке тормыш иптәшегез гаиләгезгә янаса я гаиләгезне мыскылласа, сезгә гаиләгезне яклар өчен катырак чикләр куярга туры килер.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Яңа иремнең (хатынымның) элекке тормыш иптәше белән тагы да яхшырак мөнәсәбәтләрдә булыр өчен нәрсә эшли алам?

  • Туганнарым белән дусларыма гаиләмә ялгыш зыян китермәсеннәр өчен, ничек булыша алам?