УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ
Ни өчен Изге Язмаларда кайбер исемнәр төшереп калдырылган?
Изге Язмаларның Рут китабында Муса кануны буенча үз вазифасын үтәргә теләмәгән кешенең исеме төшереп калдырылган (Рут 4:1—12). Шуңа күрә Изге Язмаларда берәр кемнең исеме китерелмәсә, ул — начар я исеме белән атар өчен әллә ни мөһим булмаган персонаж дигән нәтиҗә ясау дөрес булырмы?
Юк. Башка бер мисалга игътибар итик. Гайсә үзенең соңгы Пасах бәйрәмен үткәрер өчен шәкертләренә «шәһәргә шундый-шундый кеше янына барырга» һәм аның йортында барысын әзерләргә кушкан (Маттай 26:18). Бу адәм, исеме әйтелмичә «шундый-шундый кеше» дип кенә аталганга, начар булган я әллә ни мөһим булмаган дигән нәтиҗә ясау дөрес булырмы? һич тә юк. «Шундый-шундый» дип аталган кеше, һичшиксез, Гайсәнең шәкерте булган. Аның исеме бу өзек өчен әллә ни мөһим булмаганга, төшереп калдырылган.
Шунысын да әйтергә кирәк: Изге Язмаларда күп кенә явыз шәхесләрнең исемнәре язылган, һәм шул ук вакыт күп кенә тугры кешеләрнең, исемнәре әйтелмичә, мисаллары китерелгән. Мәсәлән, беренче хатын-кызның — Хауваның исеме бик яхшы билгеле. Ә ул үзен эгоистларча тоткан һәм тыңламаучан булган, шулай итеп Адәмне гөнаһ кылырга котырткан һәм кешелекне аяныч хәлгә китергән (Римлыларга 5:12). Шул ук вакыт Нух хатынының исеме Изге Язмаларда искә алынмый, ә ул фидакарь, тыңлаучан рухлы булган һәм иренә мөһим эшне башкарырга булышкан. һичшиксез, аның исеме төшереп калдырылса да, бу Нухның хатыны әллә ни мөһим шәхес булмаган я Аллаһы аны хупламаган дигәнне аңлатмый.
Изге Язмаларда Йәһвә ниятен үтәүдә мөһим роль уйнаган, хәтта үзләрен батырларча тоткан, башка шәхесләр дә искә алына. Мәсәлән, Сурия гаскәренең башлыгы Нааман йортында кол булып хезмәт иткән кечкенә бер исраилле кызының мисалына игътибар итик. Ул үз хуҗасы Нааманның хатынына Исраилдәге Йәһвәнең бер пәйгамбәре турында кыюлык белән сөйләгән. Нәтиҗәдә, гаҗәеп бер могҗиза булган (4 Патшалык 5:1—14). Исраилдәге хакимнең Ифтахның кызы да иманның гаҗәеп бер үрнәген калдырган. Ул үз әтисенең антын үтәр өчен, үз теләге белән кияүгә чыгып бала табудан баш тарткан (Хакимнәр 11:30—40). Шулай ук 40 тан артык мәдхияне язган кешеләрнең исемнәре дә һәм бер җаваплы вазифаны үтәгән пәйгамбәрнең исеме дә билгесез (3 Патшалык 20:37—43).
Тагы да гаҗәебрәк үрнәк тугры фәрештәләр калдырган. Аларның саны йөзләгән миллион булса да, Изге Язмаларда икесенең генә исеме китерелә: Җәбраил һәм Микаил (Данил 7:10; Лүк 1:19; Яһүд 9). Калганнарның исемнәре Изге Язмаларда искә алынмый. Мәсәлән, Шимшонның әтисе Маной янына бер фәрештә килгәч, Маной аңардан: «Сүзең үтәлгәч, сиңа хөрмәт күрсәтер өчен, исемеңне әйт»,— дип сораган. Фәрештә болай дигән: «Нәрсәгә син минем исемемне сорыйсың?» Ул үзен тыйнак тоткан һәм Аллаһы гына лаек булган хөрмәтне кабул итәргә теләмәгән (Хакимнәр 13:17, 18).
Изге Язмаларда ни өчен кайберәүләрнең исемнәре әйтелгән, ә кайберәүләрнең әйтелмәгән икәне аңлатылмый. Ләкин Аллаһыга, дан эзләмичә, тугры хезмәт иткән шәхесләрдән без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз.