Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ӨЙРӘТЕГЕЗ

Аллаһының йөрәге сызларга мөмкин. Без аны ничек шатландыра алабыз?

Аллаһының йөрәге сызларга мөмкин. Без аны ничек шатландыра алабыз?

Синең берәр нәрсәң авыртканга елаганың бармы? ~ * Күп кенә кеше берәр нәрсәсе авыртса елый. Әмма кайвакыт безнең тәнебез түгел, ә йөрәгебез «сызлый». Мәсәлән, кемдер безнең турында ялганны сөйләсә. Моның аркасында йөрәк сызларга мөмкин, шулай бит? ~ Аллаһының да йөрәге сызлый. Беләсеңме, нинди очракларда? Кемдер аның турында ялганны сөйләгәндә. Безнең Аллаһыга авырту китерәсебез килми. Алайса, без аны ничек шатландыра алабыз? Әйдә, моны белик.

Аллаһыны яратабыз дип әйткән кайбер кешеләр чынында аңа авырту китергән. Алай гына да түгел, алар Аллаһыны рәнҗеткән! Боларның барысы турында Изге Язмаларда язылган. Без дә Йәһвәне тыңламаганда аның йөрәге сызлый. Ни өчен? Әйдә, моны белик.

Йәһвә җирдә яшәр өчен беренче кешеләрне яраткан. Ул аларны «Гадән бакчасы» дип аталган оҗмахка урнаштырган. Алар аңа күп авырту китергән. Аларның исемнәрен беләсеңме? ~ Әйе, дөрес. Бу Адәм һәм соңрак яратылган Хаува булган. Алар Йәһвәне ничек рәнҗеткәнен беләсең киләме? Әйдә, моңа игътибар итик.

Аларны Гадән бакчасына урнаштыргач, Йәһвә аларга аны эшкәртергә кушкан. Алар балалар таба алган һәм алар белән бергә мәңге яши алган. Әмма Адәм белән Хауваның балалары әле туганчы, бер куркыныч вакыйга булган. Нәрсә булганын беләсеңме? ~ Бер фәрештә Хауваны, ә аннары Адәмне Йәһвәгә каршы фетнә күтәрергә котырткан. Ул моны ничек эшләгән?

Шул фәрештә еланны кулланып Хаува белән сөйләшә башлаган. Елан аңа: «Алланың Үзе кебек булачаксыз»,— дигән. Хаувага бу сүзләр ошаган. Шуңа күрә ул аның сүзләрен үтәргә булган. Беләсеңме, Хаува нәрсә эшләгән? ~

Хаува тыелган агачтан җимеш өзеп алып ашаган. Аллаһы, әле Хауваны яратканчы, Адәмгә бу агачтан ашамаска кушкан булган. Ул Адәмгә болай дип әйткән: «Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең».

Хаува бу әмерне белгән. Шулай да ул агачка карап торуын дәвам иткән. Агачның «торышка гүзәл, җимешенең ризык өчен хуш булуын күргәч», ул «җимеш өзеп алып ашаган» һәм иренә дә соңрак биргән. «Ул да ашаган». Синеңчә, ни өчен Адәм шулай эшләгән? ~ Чөнки ул Хауваны Йәһвәгә караганда күбрәк яраткан. Аның Аллаһының күңелен түгел, ә үз хатынының күңелен табасы килгән. Әмма берәр кемгә тыңлаучан булуга караганда, Аллаһыга тыңлаучан булу күпкә мөһимрәк!

Хәтерлисеңме, Хаува белән елан сөйләшкән иде? Кеше курчак кулланып сөйләгән кебек, кемдер еланны кулланып сөйләгән. Бу кем булган?~ Бу «Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан» булган.

Беләсеңме, Йәһвәнең күңелен ничек сөендерергә? ~ Аңа һәрвакыт тыңлаучан булырга тырышсаң, син аны шатландырырсың. Шайтанның сүзләре буенча, ул теләсә кемне үз ихтыярын үтәргә этәрә ала. Шуңа күрә Йәһвә безгә болай ди: «И улым [я кызым], зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын». Шайтан Йәһвәне мыскыл итә. Ул теләсә кемне Аллаһы юлыннан яздыра ала дип әйтә. Шуңа күрә Йәһвәнең күңелен сөендерер өчен аңа тыңлаучан бул һәм аңа хезмәт ит! Син алай эшләргә тырышырсыңмы? ~

^ 3 абз. Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.