Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: НИ ӨЧЕН ГАЗАПЛАР ШУЛКАДӘР КҮП? АЛАР КАЙЧАН БЕТӘЧӘК?

Бик күп бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелгән!

Бик күп бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелгән!

Кечкенә Ноелль рәсем ясарга яратучы сөйкемле бер бала булган. Бер җәй көнне ул үз йортларының артында урнашкан бассейнга барган һәм анда төшеп батып үлгән. Аңа дүрт яшь тулырга нибары ике атна гына калган булган.

2012 елның 14 декабрендә бер кеше Коннектикут штатындагы (АКШ) бер мәктәптә 26 кешене атып үтергән. Алар арасында алты-җиде яшьлек 20 бала булган. Шарлотта, Дэниэль, Оливия, Жозефина — аларның кайбер исемнәре генә. Аларны җирләү вакытында АКШның президенты Барак Обама бу балаларның исемнәрен әйткәннән соң җыелган халыкка: «Андый кайгы-хәсрәт китерә торган вакыйгалар булмаска тиеш»,— дигән.

18 яшьлек Бано 1996 елны гаиләсе белән Ирактан Норвегиягә күченгән булган. Дуслары аны «Кояш Нуры» дип атап йөрткән. Әмма, кызганычка каршы, 2011 елның 22 июлендә ул вафат булган. Аны һәм башка 76 кешене психик авыру белән чирләгән бер экстремист үтергән. Шул экстремист мактанып: «Күбрәк кешеләрне үтерә алмаганым өчен... гафу итегез мине»,— дип әйткән.

Андый җан өзгеч хәбәрләр һәр илдән диярлек ирешеп тора. Уйлап кына карагыз, бәхетсезлекләр, җинаятьләр, сугышлар, терроризм, төрле афәтләр һәм башка бәла-казалар аркасында кешеләр нинди зур газап һәм авырту кичерә! Шулкадәр күп бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелгән, һәм андый очраклар еш кына булып тора!

Кайберәүләр моның барысында Аллаһыны гаепли. Аларның фикеренчә, Барлыкка Китерүчебез кешеләр турында берничек тә кайгыртмый. Башкаларның уйлавынча, Аллаһы газап чиккәнебезне күрә, әмма бер нәрсә дә эшләми. Өченчеләре исә: «Аллаһы шулай язган инде»,— дип әйтә. Әйе, һәр кеше үзенчә аңлата. Ә ышанычка лаек һәм канәгатьләндерерлек җавап кайдан алырга? Аллаһы Сүзендә — Изге Язмаларда кешеләрнең ни өчен газап чиккәннәре һәм бу газаплар ничек бетәчәге аңлатыла. Моның турында сүз киләсе мәкаләләрдә барыр.