АЛЛАҺЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ
Аллаһы «үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирә»
Йәһвә Аллаһының хезмәтчеләре аңа яраклы булыр өчен тырышлыклар куя. Аллаһы моны кадерлиме? Кайберәүләр бу сорауга «юк» дип әйтер. Аларның фикеренчә, Аллаһы безгә игътибар итми. Ләкин андый караш Аллаһыны начар итеп күрсәтә. Аның Сүзендә барысы да ачык итеп аңлатып бирелә. Бу китаптан шунысы күренә: Йәһвә үз тугры хезмәтчеләренең тырышлыкларын кадерли. Әйдәгез, рәсүл Паулның Еврейләргә 11:6 да язылган сүзләрен карап чыгыйк.
Йәһвәнең хуплавын ничек алып була? «Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый»,— дип яза рәсүл Паул. Игътибар итегез: Паул иман итми торып Аллаһының хуплавын алу авыр дип әйтми, ә ул моны эшләп булмый дип әйтә. Башкача әйткәндә, Аллаһы хуплавын табар өчен иман күрсәтү мөһим.
Йәһвәне сөендерер өчен иманыбыз нинди булырга тиеш? Аллаһыга иман итү ике як белән аерылып тора. Беренчедән, без «аның барлыгына» ышанырга тиеш. Аллаһының барлыгына шикләнеп тә, аның хуплавын алып булмый. Ләкин чын иман үз эченә күбрәкне ала, чөнки хәтта җеннәр дә Йәһвәнең барлыгына ышана (Ягъкуб 2:19). Аллаһыга ышануыбыз безне эш итәргә, ягъни аны сөендерүче тормыш алып барып иманыбызны күрсәтергә этәрергә тиеш (Ягъкуб 2:20, 26).
Икенчедән, без Аллаһының «әҗер бирүенә... ышанырга тиеш». Чын иманлы кеше шуңа ышана: аның Аллаһыны сөендерүче тормыш алып барырга тырышлыклары юкка гына түгел (1 Көринтлеләргә 15:58). Йәһвәнең безгә әҗеребезне бирә алуына һәм шулай эшләргә теләвенә шикләнеп тә, аның хуплавын алып булмый (Ягъкуб 1:17; 1 Петер 5:7). Аллаһы кешеләрне кайгыртмый, аларның кылган эшләрен кадерләми һәм Аллаһыны саран дип санаган кеше Изге Язмаларның Аллаһысын белми дип әйтеп була.
Йәһвә кемгә әҗер бирә? «Ихластан эзләүчеләргә»,— дип әйтә Паул. Изге Язмаларны тәрҗемә итүчеләр өчен бер белешмәлектә болай дип аңлатыла: «ихластан эзләүчеләр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Аллаһыны эзләргә тырышу, ягъни аның турында белем алырга тырышу, дигәнне түгел, ә аңа гыйбадәт кылыр өчен тырышлыклар куюны аңлата. Башка белешмәлектә болай аңлатыла: бу грек фигыле тырышлыкларның интенсив һәм бер максатка тупланган булуын күрсәтә. Әйе, кеше Йәһвәгә аңа иман иткәнгә ихластан һәм ашкынып гыйбадәт кылса, Йәһвә андый кешегә әҗерен бирә (Маттай 22:37).
Йәһвәнең безгә әҗеребезне бирә алуына һәм шулай эшләргә теләвенә шикләнеп тә, аның хуплавын алып булмый
Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә ничек әҗерләрен бирә? Ул кыйммәтле әҗерне — җирдәге Оҗмахта мәңге тормышны — киләчәктә бирергә вәгъдә итә. Моннан Аллаһының никадәр безне яратуы һәм безгә карата никадәр юмарт булуы күренә (Ачылыш 21:3, 4). Йәһвәне ихластан эзләүчеләр инде бүген мул фатихалар ала. Аллаһының изге рухы һәм аның Сүзендәге акыллы киңәшләр ярдәмендә алар канәгатьләндерә торган фатихалы тормыш алып бара (Мәдхия 143:15; Маттай 5:3).
Чыннан да, Йәһвә — рәхмәтле Аллаһы! Ул үзенең багышланган хезмәтчеләренең тугры хезмәтләрен кадерли. Моны белү сездә Аллаһыга тагы да якынрак булу теләген уятмыймы? Уятса, Йәһвә мул фатихалаячак иманны ничек күрсәтергә һәм ничек ныгытырга икәне турында белем алырга тырышыгыз.
Ноябрь аенда Изге Язмаларны укыгыз