Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ

Ул «эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән»

Ул «эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән»

РӘХӘБ тәрәзәдән Әрихә янындагы үзәнлеккә күз сала. Күтәрелеп барган кояшның нурлары үзәнлеккә сибелә. Анда һөҗүм итәргә җыенган армия тора. Бу — Исраил гаскәрләре. Алар шәһәрне уратып аның стеналары янында кабат үтәләр. Алар атлап барганда тузан күтәрелә һәм быргылар тавышы яңгырый.

Әрихә — Рәхәбнең туган шәһәре. Ул аның һәр урамын, һәр йортын һәм халык белән шыгрым тулы мул һәр базарын белә. Ә шәһәрдә яшәүчеләр белән ул тагы да яхшырак таныш. Ул аларның көчәя барган куркуларын күрә торгандыр. Инде берничә көн исраиллеләр көненә бер тапкыр шәһәрне уратып аның стеналары янында үтә. Кешеләргә бу сәер булып күренәдер. Әрихәнең урамнарында һәм мәйданнарында быргылар тавышы таралганда, Рәхәб, башка кешеләрдән аермалы буларак, куркуга һәм өметсезлеккә бирелми.

Җиденче көнне иртән-иртүк Исраил армиясе кабат шәһәрне уратып үтә башлый. Рәхәб моны күзәтеп тора. Исраилле гаскәрләр арасында ул быргылар кычкырткан һәм килешү сандыгын алып барган руханиларны күрә. Килешү сандыгы аларның Аллаһысы Йәһвә алар белән бергә икәнен күрсәтә. Күз алдыгызга китерегез: Рәхәб шәһәр стенасының тышкы ягына чыга торган тәрәзәдән эленеп торган кызыл бауны тотып тора. Бу бау Рәхәбкә ул үзе һәм аның гаиләсе коткарылган булачагын исенә төшереп тора. Рәхәбне хыянәтче дип атап буламы? Юк. Йәһвә турында әйткәндә, Рәхәб аңа тугры калган, һәм Аллаһы аны гаҗәеп иманлы хатын-кыз дип санаган. Әйдәгез, Рәхәб турындагы өзеккә игътибар итик һәм нинди сабаклар алып булганы турында уйланыйк.

РӘХӘБ ИСЕМЛЕ ФАХИШӘ

Рәхәб фахишә булган. Бу факт Изге Язмаларны өйрәнүче галимнәрне элек шулкадәр шаккатырган ки, алар хәтта Рәхәб трактир хуҗасы гына булган дип әйткән. Әмма Изге Язмаларда бу факт турында ачык итеп һәм хакыйкатьне яшермичә әйтелә (Йошуа 2:1; Еврейләргә 11:31; Ягъкуб 2:25). Кәнган җәмгыятендә Рәхәбнең профессиясе, бәлки, хупланган булгандыр, әмма Рәхәб үзе, күрәсең, андый эштә катнашуның дөрес булмаганын аңлаган. Вөҗданны — нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен аера белү сәләтен — безгә Йәһвә биргән (Римлыларга 2:14, 15). Рәхәб, бәлки, үз тормыш рәвешеннән оялгандыр. Ул үзен тозакта булгандай хис иткәндер һәм үз гаиләсен кайгыртыр өчен башка юл юк дип уйлагандыр. Бүген дә андый тормыш алып барган кайбер кешеләр үзләрен шулай ук хис итә.

Һичшиксез, Рәхәбнең үз тормышын үзгәртәсе килгән. Аның туган якларын көч куллану белән әхлаксызлык баскан, кешеләр якын туганнары һәм хайваннар белән якынлык кылган (Левиләр 18:3, 6, 21—24). Андый явыз эшләр дин аркасында киң таралган булган. Гыйбадәтханәләрдә фахишәлеккә һәм җеннәр тарафыннан тудырылган Баал белән Молых кебек илаһларга табынуга этәргәннәр. Табынганда алар хәтта сабыйларны утта яндырып корбанга китергән.

Йәһвә Кәнгандагы хәлне күреп торган. Нәкъ аларның явыз эшләре аркасында ул болай дигән: «Җир нәҗесләнде; шуңа күрә Мин, аның халкының гөнаһы өчен, җирне җәзаладым, һәм җир үзендә яшәүчеләрне читкә какты» (Левиләр 18:25). «Гөнаһы өчен, җирне җәзалау» үз эченә нәрсә алган? Исраилгә мондый вәгъдә бирелгән булган: «Раббы Аллаһыгыз күз алдыгыздан бу халыкларны азлап-азлап кына китәргә мәҗбүр итәр» (Канун 7:22). Бу сүзләр әйтелгәнче берничә гасыр алдарак Йәһвә Ибраһимның гаиләсенә бу җирне бирергә вәгъдә иткән, ә Аллаһы «ялганлый алмый» (Титуска 1:2; Яратылыш 12:7).

Йәһвә шулай ук кайбер халыкларны юк итәргә карар иткән (Канун 7:1, 2). «Бөтен дөньяның Хакиме» буларак, Йәһвә һәр кешенең йөрәген күреп торган һәм явызлык белән әхлаксызлык кешеләрнең йөрәкләрендә никадәр тамырланган икәнен яхшы белгән (Яратылыш 18:25; 1 Елъязма 28:9). Рәхәбкә шәһәрнең тиздән юк ителәчәге билгеле булган. Аңа анда яшәү җиңел булганмы? Исраил турындагы хәбәрләр килеп җиткәч, аның нинди хисләр кичергәнен без төгәл әйтә алмыйбыз. Рәхәб шуны белгән: Йәһвә үз халкын яклап Мисыр армиясен юк иткән, ә ул вакытта Йәһвәнең халкы — җәберләнгән коллар, ә Мисыр дөньяда иң көчле патшалык булган. Һәм шул Исраил Әрихәгә һөҗүм итәргә җыена! Әрихәдә яшәүчеләр явызлык һаман да тәүбә итмичә кыла. Хәзер ни өчен шул кәнганлыларның Изге Язмаларда «буйсынмаучылар» дип аталганы аңлашыла (Еврейләргә 11:31).

Рәхәб алардан аерылып торган. Еллар буе ул Исраил һәм аның Аллаһысы Йәһвә хакындагы хәбәрләр турында уйлана алган. Йәһвә кәнганлы илаһларга һич тә охшамаган булган! Ул үз халкын түбәнсетмәгән, аны яклап сугышкан һәм хезмәтчеләрен әхлакый яктан бозмаган, киресенчә, аларга югары нормалар биргән. Кайбер халыклар хатын-кызларны җенси теләкләрне канәгатьләндерер өчен саткан, сатып алган һәм җирәнгеч табынуда катнаштырган, ә Йәһвә хатын-кызларны хөрмәт иткән. Исраилнең Үрдүн елгасы буенда урнашканы турында һәм һөҗүм итәргә әзер булганы турында ишеткәч, Рәхәб үз халкы өчен борчыла башлагандыр. Йәһвә Рәхәбнең яхшы сыйфатларын күргәнме?

Бүген дә Рәхәбкә охшаш кешеләр бик күп. Алар үзләрен тозакта булгандай хис итәләр, шатлыксыз тормыш алып барырга мәҗбүр, андый тормыш аркасында аларны хөрмәт итмиләр. Аларга үзләренә беркем дә игътибар итми һәм үзләрен беркем дә кадерләми дип тоела. Рәхәбнең мисалы шуны күрсәтә: Йәһвә һәрберебезне күреп тора, һәм бу безне юата. Без төшенкелеккә бирелсәк тә, ул «һәрберебезгә якын» (Рәсүлләр 17:27). Ул үзенә иман итүчеләрдән ерак түгел, аларга өмет бирергә әзер һәм моны эшләргә тели дә. Ә Рәхәб аңа иман иткәнме?

УЛ АЛАРНЫ КАБУЛ ИТКӘН

Бер көн Рәхәб йортына ике чит ил кешесе килә. Бу кешеләр үзләренә игътибар җәлеп итмичә шәһәргә үтеп керергә өметләнә, әмма шәһәрдәге кешеләр аеруча игътибарлы: Исраилнең берәр шымчыны җибәрүеннән курка. Күрәсең, Рәхәб шунда ук бу кешеләрнең кем икәнлеген аңлап ала. Чит ил кешеләренең аңа килүләре сәер булып күренми, әмма бу ике кешегә фахишә үзе түгел, ә кунып чыгу урыны гына кирәк.

Чынында бу ике кеше — Исраил шымчысы. Аларның җитәкчесе Йошуа аларга Әрихәнең көчле һәм йомшак якларын белеп алырга кушкан. Әрихә — Исраил яулап алырга тиешле Кәнган иленең беренче шәһәре, һәм, күрәсең, ул Кәнган шәһәрләренең иң көчлесе. Йошуаның шуны беләсе килгән: ниндирәк бу шәһәр, аның үзен һәм аның кешеләрен анда нәрсә көтә? Шымчылар, һичшиксез, Рәхәб йортын юри сайлаган: фахишә йортына килгән чит ил кешесенә беркем дә игътибар итмәс иде. Кешеләрнең сөйләшүләрен тыңлап, аларның үзләре өчен, бәлки, файдалы мәгълүмат аласы киләдер.

Инҗилдә Рәхәб «хәбәрчеләрне кунакчыллык күрсәтеп кабул иткән» дип әйтелә (Ягъкуб 2:25). Ул аларны үз йортына кабул итә һәм, аларның кем булуын һәм ни өчен монда килүен абайлап алса да, аларга үзендә калырга рөхсәт итә. Аның, бәлки, Йәһвә Аллаһы турында күбрәк беләсе килгәндер.

Ләкин көтмәгәндә Әрихә патшасының хәбәрчеләре килә. Исраил шымчыларының Рәхәб янына килүләре турында имеш-мимешләр йөри башлый. Рәхәб нәрсә эшләр? Бу ике чит ил кешесен яклап торса, ул үз тормышын да һәм туганнарының тормышын да куркыныч астына куймасмы? Аларны үз йортында яшерсә, Әрихәнең халкы аның үзен дә, гаиләсен дә, теге шымчыларны да үтермәсме? Әмма Рәхәб бу кешеләрнең кем булуын төгәл белә бит. Ул Йәһвә Аллаһы үз илаһысына караганда күпкә яхшырак икәнен инде белә. Аңа Йәһвә ягына басарга вакыт җитмәгәнме?

Рәхәбнең озак уйлар өчен вакыты юк. Рәхәб тапкыр һәм кичектермичә эш итә. Ул шымчыларны йортның яссы түбәсендә кибеп яткан җитен сабаклары арасында качыра. Шуннан соң ул патша хәбәрчеләренә мондый җавап кайтара: «Әйе, минем яныма кешеләр килгән иде. Әмма аларның кайдан килгәнен мин белмәгән идем. Караңгылык төшкәндә капкаларны япкан вакытта бу кешеләр китте. Аларның кая киткәннәрен мин белмим. Алар артыннан чабыгыз, аларны куып җитәрсез» (Йошуа 2:4, 5). Рәхәбнең патша хәбәрчеләренең йөзләренә ничек караганын күз алдыгызга китерә аласызмы? Алар аның куркуын сизәрме?

Рәхәб Йәһвә хезмәтчеләрен яклап үз тормышын куркыныч астына куйган

Аның хәйләсе уңышлы барып чыга! Патша кешеләре Үрдүн якларына ашыгып китә (Йошуа 2:7). Рәхәб җиңел сулап куядыр. Әллә нәрсә уйлап чыгармыйча, ул мәрхәмәтсез кешеләрне башка юл белән җибәрә. Аларның хакыйкатьне белергә хаклары булмаган. Шулай итеп, ул бер дә гаепсез Йәһвә хезмәтчеләрен коткарып кала.

Рәхәб ашыга-ашыга йорт түбәсенә менә дә, ике шымчыга барысын сөйләп бирә. Ул аларга шулай ук бер мөһим якны ачыклый: аның халкы һөҗүм итүчеләрдән куркып тора һәм хафага төшкән. Бу яхшы хәбәр шымчыларны сөендергәндер. Исраил Аллаһысы Йәһвәнең көче турында ишеткәч, теге явыз кәнганлыларның котлары алынган! Шунда Рәхәб безнең өчен зуррак әһәмияткә ия булган сүзләр әйтә: «Сезнең Йәһвә Аллаһыгыз — югарыда, күкләрдәге һәм монда, җирдәге Аллаһы ул» (Йошуа 2:11). Йәһвә турындагы хәбәрләр аны шуңа өйрәткән: Исраил Аллаһысына гына таянып була. Ул Йәһвәгә иман итә башлый.

Рәхәб бер дә шикләнми: Йәһвә үз халкына җиңәргә булышачак. Шуңа күрә ул шымчылардан үзенә һәм гаиләсенә мәрхәмәт күрсәтүләрен һәм исән калдыруларын ялварып сорый. Алар ризалаша һәм аңа болай эшләргә куша: Рәхәб аларның серләрен сакларга һәм кызыл бау тәрәзәдән асып куярга тиеш. Бу кызыл бауны күреп, гаскәриләр аның үзен дә, гаиләсен дә коткарачак (Йошуа 2:12—14, 18).

Рәхәб күрсәткән иманнан без бер әһәмиятле нәрсәгә өйрәнә алабыз. Инҗилдә әйтелгәнчә, «иман ишеткән сүздән килә» (Римлыларга 10:17). Рәхәб Йәһвәнең кодрәте һәм гаделлеге турында ишетеп белгән, шуңа күрә ул аңа иман итәргә һәм таянырга булган. Без исә аңа караганда Йәһвә турында күбрәкне беләбез. Без алга таба да аның турында белем алырга тырышырбызмы һәм Аның Сүзеннән — Изге Язмалардан — белем алып аңа алга таба да иман итәрбезме?

ӘРИХӘ СТЕНАЛАРЫ «НИГЕЗЕНӘ КАДӘР ҖИМЕРЕЛГӘН»

Рәхәбнең киңәшенә колак салып, бу ике шымчы тәрәзәдән асылынып торган бауга тотынып аска төшә һәм тауларга качып китә. Әрихәдән төньякта урнашкан текә тауларда күп кенә мәгарәләр бар. Шымчылар шунда качып тора алган. Шуннан соң алар, исраиллеләрнең лагерена кайтып, аларга Рәхәб сөйләгән яхшы хәбәрне җиткерә.

Рәхәб Исраил Аллаһысына иман иткән

Соңрак Йәһвә үз халкына Үрдүн елгасының суларын туктатып коры җир буйлап үтәргә мөмкинлек бирә. Моның турында ишеткәч, Әрихә халкы куркуга төшә (Йошуа 3:14—17). Ә Рәхәбнең Йәһвәгә иманы ныгый гына.

Аннары Исраил Әрихә шәһәренең стеналарын уратып алты көн үтә. Алар һәр көн бер тапкыр стеналарны уратып чыга. Инде җиденче көн килеп җитә, һәм ул башка көннәрдән аерылып тора. Мәкаләнең башында әйтелгәнчә, гаскәриләр таң аткач шәһәр буйлап йөри башлый. Һәм шәһәрне бер тапкыр уратып үткәч, алар йөрүләрен дәвам итәләр һәм шәһәрне уратып кат-кат үтәләр (Йошуа 6:15). Ни өчен алар шулай эшли?

Шәһәрне җиденче тапкыр уратып чыккач, гаскәриләр туктый. Быргылар тавышы тына. Тынлык урнаша. Шәһәрне киеренке, шомлы хәл баса. Шуннан соң Исраил гаскәрләре, Йошуаның кушуы буенча, көчле тавыш белән кычкырып җибәрә. Әрихә стеналары өстендә басып торган сакчылар исраиллеләр шулай эшләп сәер һөҗүм итә дип уйлыймы? Шулай уйласа да, тиздән барысы да үзгәреп куя. Аларның аяклары астындагы зур стеналар җимерелә башлый. Алар селкенә-селкенә ярыла да, нигезенә кадәр җимерелеп төшә! Әмма тузан таралгач, барысы шуны күрә: стенаның бер өлеше бербөтен калган. Рәхәбнең иманы ярдәмендә аның йорты һаман да үз урынында тора. Йәһвәнең үзен коткарып калдырганын аңлап, ул нинди хисләр кичергәнен күз алдыгызга китерә аласызмы?! * Аның гаиләсе исән калган! (Йошуа 6:10, 16, 20, 21).

Йәһвә халкы да Рәхәбне иманы өчен ихтирам иткән. Бер йортның гына җимерек булмавын күргәч, алар Йәһвәнең бу хатын-кызны яклап торганын аңлаган. Рәхәб үз гаиләсе белән явыз кешеләр яшәгән шәһәргә чыгарылган хөкемнән котыла алган. Сугыштан соң Рәхәб рөхсәт алып Исраил лагере янында яши башлый. Берникадәр вакыт узгач, Рәхәб үзе исраилле булып китә. Ул Салмун исемле бер ир кешегә кияүгә чыга, һәм аларның Боаз исемле уллары туа. Ул нык иманлы бер кеше була. Боаз Рут исемле моаблы хатын-кызына өйләнә * (Рут 4:13, 22). Искиткеч иман күрсәткән бу гаиләдән — башта Давыт патша, ә соңрак Гайсә Мәсих үзе чыга (Йошуа 6:22—25; Маттай 1:5, 6, 16).

Рәхәб турындагы өзектән шуны күрәбез: Йәһвә һәрбер кешене кадерли. Ул барыбызны да күрә, йөрәкләребездәге уй-ниятләрне белә. Рәхәбнең иманына игътибар иткән кебек, ул безнең дә иманыбызга игътибар итә һәм аны күреп шатлана. Рәхәбнең иманы аны эш итәргә дәртләндергән. Инҗилдә язылганча, ул «эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән» (Ягъкуб 2:25). Шуңа күрә аның иманын үрнәк итеп тоту бик акыллы булыр иде!

^ 27 абз. Шунысы игътибарга лаек: Йәһвә шымчыларның Рәхәб белән килешү төзегәннәренә хөрмәт белән караган.

^ 28 абз. Рут белән Боаз турында күбрәк белергә теләсәгез, 2012 елда бастырылган «Безнең догаларны кем тыңлый?» һәм «Могҗизалар. Алар була аламы?» дигән брошюралардан «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән рубрикадагы мәкаләләрне карагыз.