Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ

«Менә, мин һәммә нәрсәне яңартам»

«Менә, мин һәммә нәрсәне яңартам»

Сез гаиләгез белән сәламәт булырга һәм озак яшәргә телисезме? Сезнең авырту, кайгы һәм үлем инде булмаячак дөньяда яшисегез киләме? Андый дөнья уйдырма түгел. Чынында гадел яңа дөнья тиздән урнашачак, чөнки ул — Йәһвә Аллаһының ихтыяры. Инҗилнең Ачылыш китабында 21:3—5 тә Аллаһы ихтыярының үтәлеше турында җентекләп әйтелә. Әйдәгез, шул өзеккә игътибар итик. (Укы.)

«[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк» (Ачылыш 21:4). Ул нинди күз яшьләрен сөртәчәк? Монда сүз шатлык яшьләре турында да, безнең сизгер күзләрне гел юып торучы күз яшьләре турында да бармый. Аллаһының вәгъдәсе кайгы һәм җәфа яшьләренә кагыла. Аллаһы андый яшьләрне сөртү белән генә чикләнмәячәк; ул аларның сәбәпләрен — кайгы белән җәфаларны — юк итеп күз яшьләрне тулысынча сөртәчәк.

«Үлем... инде булмаячак» (Ачылыш 21:4). Күз яшьләребезнең төп сәбәбе — дошманыбыз үлем. Йәһвә тыңлаучан кешеләрне үлемнән коткарып алачак. Ничек итеп? Ул үлемнең сәбәбен — Адәмнән мирас итеп күчкән гөнаһны юк итәчәк (Римлыларга 5:12). Йәһвә тыңлаучан кешеләрне Гайсәнең йолым корбаны нигезендә камиллеккә китерәчәк *. Шунда соңгы дошман — үлем «юкка чыгарылачак» (1 Көринтлеләргә 15:26). Тугры кешеләр Аллаһының беренче нияте буенча яши алачак, аларның тормышлары — мәңге, ә сәламәтлекләре камил булачак.

«Авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4). Нинди авырту турында сүз бара? Миллионлаган кешеләр гөнаһ белән камилсезлек аркасында интегеп яши, шуңа күрә психик, эмоциональ һәм физик авыртулар кичерә. Нәкъ шул авырту инде булмаячак.

Күз яшьләре, үлем һәм авырту инде булмаячак дөнья турындагы вәгъдә тиздән тормышка ашачак. «Әмма бу дөнья кайда булачак? — дип сорарсыз сез.— Аллаһының вәгъдәсе, бәлки, күктәге тормышка кагыладыр». Юк, күктәге тормышка кагылмый. Ни өчен алай дип әйтеп була? Беренчедән, бу вәгъдә мондый сүзләр белән башлана: «Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә, һәм ул алар белән бергә яшәячәк» (Ачылыш 21:3). Икенчедән, шул вәгъдәдә «үлем... инде булмаячак» дөнья турында әйтелә. Димәк, бу дөньяда үлем башта булган, ә шуннан соң булмаячак. Күктә беркем дә беркайчан үлмәгән, җирдә исә үлем инде күптән хөкем сөрә. Шунысы ачык: Аллаһы вәгъдә иткән бәхетле тормыш җирдә булачак.

Аллаһы елгадай аккан кайгы белән җәфалар яшьләрен сөртәчәк

Йәһвә гадел яңа дөнья турындагы үз вәгъдәсенә ышануыбызны тели. Киләчәктә безне нинди фатихалар көтәсен әйткәч, ул үз вәгъдәсенең үтәләчәгенә болай дип ышандыра: «Менә, мин һәммә нәрсәне яңартам». Һәм болай дип өсти: «Бу сүзләр ышанычлы һәм хак» (Ачылыш 21:5). Аллаһының бәхетле хезмәтчеләре аның вәгъдәсенең данлы үтәлешен күрәчәк. Моны күрер өчен нәрсә эшләргә кирәк? Моның турында яраткан кешеләрегез белән белем алырга тырышыгыз.

^ 5 абз. Гайсәнең йолым корбаны турында күбрәк белер өчен, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның 4 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.