Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Тормышымны Йәһвәгә хезмәт итүгә багышладым

Тормышымны Йәһвәгә хезмәт итүгә багышладым

1937 елның гыйнвар аенда мәктәпне тәмамлагач, мин Айова штатындагы (АКШ) университетка кердем. Ул вакытта без Кушма Штатларның урта көнбатышында яши идек. Университет якында гына урнашкан иде. Уку өчен үзем түләдем, шуңа күрә дәресләргә дә йөрергә, эшләргә дә туры килде. Шулай итеп, башка эшләр өчен вакытым әз кала иде. Мин балачактан ук биек биналар һәм асылмалы күперләр белән мавыга идем.

1942 елның башында Кушма Штатлар Икенче бөтендөнья сугышында катнаша башлады. Ул вакытта мин бишенче курста укый идем. Моңарчы берничә ай алдан мин төзелеш конструкцияләрне проектлаштыру буенча бакалавр дәрәҗәсен алган идем. Без бүлмәдә ике егет белән яшәдек. Аларның берсе миңа «астагы катта яшәгән малайларга килеп йөри торган кеше» белән сөйләшергә киңәш бирде. Анда барып, мин бер Йәһвә Шаһите белән таныштым. Аның исеме Джон (Джонни) Бремер иде. Мине аның теләсә кайсы сорауга Изге Язмалардан җавап бирә алганы сокландыра иде. Нәтиҗәдә, мин Джонни белән Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнә башладым, ә аннары, мөмкинлек булганда, аның белән бергә вәгазьләп йөри башладым.

Джонниның атасы Отто Айова штатындагы Уолнут шәһәрендә әле банкның директоры булып эшләгәндә Йәһвә Шаһите булып киткән. Эшеннән китеп, Отто тулы вакытлы хезмәт башлаган. Берникадәр вакыт узгач, мин аның үзенең һәм гаиләсенең яхшы үрнәгенә карап, бер мөһим карар кабул иттем.

КАРАР ИТӘРГӘ ВАКЫТ

Бер тапкыр мин университетның деканы белән сөйләштем. Ул минем начар укый башлавым турында әйтте һәм, элек яхшы укыган булсам да, университетны тәмамлый алмавым бар диде. Йәһвәдән җитәкчелек бир дип үтенә-үтенә дога кылуларым әле дә хәтеремдә. Күп тә үтмәде, мин проектлашу буенча профессор белән сөйләштем. Аңа берәр инженерны тәкъдим итсен дигән үтенеч белән мөрәҗәгать иткән булганнар. Ул телеграммага миннән сорап тормыйча җавап биргән һәм мин ризалашырмын дип язып җибәргән. Мин профессорга рәхмәт әйттем, әмма аңа ни өчен тормышымны Йәһвәгә хезмәт итүгә багышларга теләгәнемне аңлаттым. 1942 елның 17 июнь аенда мин суга чумдырылу үттем һәм шунда ук диярлек пионер булып, ягъни Йәһвә Шаһитләренең тулы вакытлы хезмәтчесе булып, хезмәт итә башладым.

Соңрак шул ук елны мине хәрби хезмәт үтәргә чакырдылар. Хәрби комиссариатка килеп, мин бу хезмәттә катнашу карашларыма каршы килә дип һәм сугышта катнаша алмыйм дип аңлаттым. Мин университеттагы профессорлардан рекомендацияләр язарга сорадым. Алар минем яхшы холкым турында һәм төзелеш конструкцияләрне проектлаштыруда остарып бетүем турында язды. Ләкин аларның яхшы сүзләренә карамастан миннән 10 000 доллар штраф түләттеләр һәм Левенуэрт шәһәрендәге (Канзас штаты) төрмәгә 5 елга утырттылар.

ТӨРМӘДӘ УТЫРУЫМ

Левенуэрт шәһәрендәге (АКШ) федераль төрмә. Анда якынча 230 Йәһвә Шаһите утырган иде

Левенуэрт шәһәрендәге федераль төрмәдә 230 дан артык яшь Йәһвә Шаһите утыра иде. Бу төрмәнең фермасында без берничә сакчыларның күзәтүендә үз йөкләмәләребезне башкарып эшли идек. Аларның кайберләре безнең мәсихче нейтралитет саклавыбызны белә иде һәм карашларыбызны хуплый иде.

Берничә сакчының ярдәме белән без Изге Язмалар турында фикер алышыр өчен очрашуларыбызны үткәрдек. Алар шулай ук безгә төрмәгә Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны кертергә булыша иде. Ә төрмә башлыгы хәтта «Юаныч» дигән журналга (хәзерге «Уяныгыз!» дигән журнал) язылган иде!

АЗАТЛЫК ҺӘМ МИССИОНЕР ХЕЗМӘТЕ

Мине төрмәгә биш елга утырткан булсалар да, мин өч ел гына утырдым. Һәм 1946 елның 16 февраль аенда азат ителдем. Ул вакытта Икенче бөтендөнья сугышы инде тәмамланган иде. Төрмәдән чыккач, мин тулы вакытлы хезмәтне башладым, ягъни яңадан пионер булып киттем. Мине Левенуэрт шәһәренә (Канзас штаты) кайтырга билгеләделәр. Бу хәбәр мине куркуга төшерде, чөнки андагы кешеләр Йәһвә Шаһитләре турында тискәре фикер йөртә иделәр. Эш мәсьәләсе — катлаулы, ә яшәү урыны мәсьәләсе тагын да катлаулырак иде.

Бер көнне кешеләр белән Изге Язмалар турында сөйләшеп өйдән-өйгә йөргәндә, төрмәдәге бер сакчы мине күрүгә: «Монда киләсе булма!» — дип кычкырды. Аның кулындагы бейсбол битасын күргәч, минем котым очты, һәм мин шунда ук китәргә ашыктым. Башка йортта яшәгән бер хатын-кыз: «Мин хәзер киләм»,— диеп, ишекне ябып куйды. Һәм мин көтәргә булдым. Шунда ул өстәге тәрәзәне ачты да, бер дә көтмәгәндә минем башыма савыт-сабаны юудан калган пычрак суны агызды. Шулай да хезмәтем фатихалар китерә иде. Мин биргән басмаларны укыган кайбер кешеләр Йәһвә Шаһитләре булып киткән. Мин моның турында соңрак белдем.

1943 елны Нью-Йорк штатының төньягында миссионерлар өчен мәктәп оештырылды. Мине бу мәктәпнең 10 нчы сыйныфында укырга чакырдылар. 1948 елның 8 февраль аенда мин укуымны тәмамладым. Бу мәктәп Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаад дип атала башлады. Шуннан соң мине Алтын Ярга (хәзерге Гана) җибәрделәр.

Алтын Ярга килгәч, мин дәүләт хезмәткәрләренә һәм европалыларга вәгазьләдем. Ял көннәре мин Йәһвә Шаһитләренең бер җыелышы белән хезмәттәшлек итә идем һәм аның әгъзалары белән бергә өйдән-өйгә йөреп вәгазьли идем. Шулай ук мин, төрле урыннарда берәм-берәм яшәгән Йәһвә Шаһитләренә килеп китеп, аларны вәгазьләргә өйрәттем. Өстәвенә, мин Фил Сөяге Ярыннан (хәзерге Кот-д’Ивуар) ерак кына түгел урнашкан бер җирдә күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иттем.

Бу җирләрдә хезмәт иткәндә, мин җирле африкалы кебек яшәргә өйрәндем: пычрак куышта йокладым, кашыксыз ашадым һәм чүлдә йөргән исраиллеләр кебек «лагерьдан» читтә чүгәләп утырдым (Канун 23:12—14). Алай гомер итеп, мин башка миссионерлар белән африкалылар алдында яхшы абруй казандым. Без кайбер җирле түрәләрнең хатыннары белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә идек. Шуңа күрә кайбер кешеләр безгә каршы чыгып, визаларыбызны гамәлдән чыгаргач, бу түрәләрнең хатыннары үз ирләренә басым ясаган. Һәм, нәтиҗәдә, безне шул илдән куып чыгармадылар!

Африкада хезмәт иткән башка миссионерлар кебек, мин дә малярия белән чирләп киттем. Мин я туңып калтырана идем, я кызып тирли идем. Кайвакыт мин саташып яттым. Вакыт-вакыт миңа теш казнасы дерелмәсен өчен кулым белән тотып торырга туры килә иде. Шулай да хезмәтем миңа шатлык белән канәгатьлек китерде.

Африкада беренче дүрт ел яшәгәндә, мин Эва Халквист белән языштым. Аның белән мин Кушма Штатлардан киткәнче әле танышкан идем. Ул Галаад мәктәбенең 21 нче сыйныфында укый иде. 1953 елның 19 июль аенда ул укуын тәмамлады. Бу мәктәпнең чыгарылышы Нью-Йорк шәһәрендәге Янки стадионында Йәһвә Шаһитләренең халыкара конгрессында үтте. Моны белгәч, мин Кушма Штатларга барып җитәр өчен бер корабль капитаны белән сөйләштем, һәм ул мине эшкә алды.

22 көн кайвакыт ярсый торган диңгезләр буйлап баргач, мин ярга чыктым һәм Эва янына Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенә (Нью-Йорк штаты, Бруклин) киттем. Без аның белән Нью-Йорк шәһәренең бер бинаның түбәсенә мендек. Аннан порт һәм офык күренә иде. Анда мин аңа үземә кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Берникадәр вакыттан соң Эва, Алтын Ярга күчеп, минем белән бергә хезмәт итә башлады.

ГАИЛӘДӘГЕ БУРЫЧЛАРНЫ ҮТИБЕЗ

Эва белән бергә Африкада берничә ел хезмәт иткәннән соң, әниемнән хат алдык. Ул әтиемнең рак белән авырып үләргә торганы турында язды. Безгә миссионер хезмәтеннән беразга туктап торырга рөхсәт бирделәр. Һәм без Кушма Штатларга кайттык. Әтиемнең сәламәтлеге көннән-көн начарая барды. Тиздән ул вафат булды.

Ганага кайтып анда якынча дүрт ел яшәгәннән соң, без әниемнең дә хәле начарланганын белдек. Кайбер дуслар Эва белән өйгә кайтып әниемне карарга киңәш итә иде. Бу карарны кабул итү аеруча авыр булды. Миссионер булып 15 ел (Эва белән бергә 11 ел) хезмәт иткәннән соң, без АКШка кайттык.

Алтын Ярдагы (хәзерге Гана) бер җирле түрә белән очрашу

Күп еллар дәвамында без әниемне карадык һәм аңа, хәле булганда, җыелыш очрашуларына йөрергә ярдәм итеп тордык. 1976 елның 17 гыйнвар аенда ул 86 яшендә вафат булды. Әмма 9 елдан соң минем башыма тагы да зуррак бәхетсезлек төште. Эва да рак авыруы белән чирләп китте. Без аның белән бергә бу авыруга каршы бар көчебезне куеп көрәштек, ләкин җиңә алмадык. 1985 елның 4 июнендә ул 70 яшендә вафат булды.

ШАТЛЫКЛЫ ХЕЗМӘТЕМДӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР

1988 елны мине яңа гына киңәйтелгән Ганадагы филиалның багышлавына чакырдылар. Нинди истәлекле вакыйга иде ул! Мин Ганага якынча 40 ел элек Галаад мәктәбен тәмамлаганнан соң килгән идем. Ул вакытта монда нибары берничә йөз Йәһвә Шаһите генә бар иде. Әмма 1988 елның башында монда инде 34 000 нән артык вәгазьче хезмәт итә иде, ә хәзер бу илдә якынча 114 000 Йәһвә Шаһите!

Ганага килеп киткәннән соң ике ел узгач, мин 1990 елның 6 августында Эваның якын дустына — Бетти Миллерга өйләндем. Без икебез дә Йәһвәгә хезмәт итү тормышыбыз юлы булсын өчен тырышлыклар куябыз. Без ата-бабаларыбыз, әти-әниләребез һәм Эва җирдәге Оҗмахта тереләчәк көнне зарыгып көтәбез (Рәсүлләр 24:15).

Йәһвәгә 70 елдан артык вакыт хезмәт итүем минем өчен зур хөрмәт. Бу хөрмәт турында уйланганда минем күзләремнән яшьләр чыга. Мин Йәһвәгә мең рәхмәтләр әйтәм, чөнки аның ярдәме белән мин аңа гомерем буе хезмәт итәм. Мин 90 нан узган булсам да, тормышым әле дә Йәһвәгә хезмәт итү белән тыгыз бәйле. Ул — Галәмдәге конструкцияләрне иң бөек Проектлаштыручы — миңа көч белән кыюлык биреп тора.