Сез беләсезме?
Гайсә заманында гыйбадәтханәдәге иганәләрне ничек җыйганнар?
Хәзинә саклана торган урын Хатын-кызлар ишегалдында урнашкан булган. Бер китапта болай дип әйтелә: «Бу урын колонналар белән уратып алынган булган. Эчке яктан стена янында иганәләрне салыр өчен унөч савыт, ягъни „торба“ торган» («The Temple — Its Ministry and Services»).
Бу савытларны торба (музыка коралы) дип атаганнар, чөнки аларның өсте — тар, ә асты киң булган. Корбаннар өчен билгеләнгән иганәләрне корбанның төренә карап төрле савытларга салганнар. Иганәләрне төрле максатлар өчен кулланганнар. Күп кенә кешеләрнең, шул исәптән ярлы тол хатынның да, иганәләр салуын күзәтеп торганда, Гайсә Хатын-кызлар ишегалдында булган (Лүк 21:1, 2).
Беренче ике савытта гыйбадәтханә өчен салым сакланган: берсе — быелгы, икенчесе — былтыргы салым өчен куелган. Урман күгәрченнәре, күгәрченнәр, утыннар, хуш исле сумала һәм алтын савытлар — һәрберсе билгеле бер бәягә бәяләнгән булган. 3—7 нче савытларга шул бәяне, ягъни иганәләрне салганнар. Әгәр кешенең иганәләр салганнан соң акчасы калса, ул аны калган башка савытларның берәрсенә салган. Гөнаһ йолу корбаны өчен китерелгән акчаның беразы калса, аны 8 нче савытка салганнар. 9—12 нче савытларга гаеп йолу корбаны, изге кошлар, насаралыларның һәм тазартылган махаулыларның корбаннары өчен китерелгән бәядән калган акчаны иганә итеп салганнар. 13 нче савыт ирекле иганәләр өчен булган.
Инҗилне язучы Лүкнең хәбәре ышанычка лаекмы?
Лүк үз исемен йөрткән Яхшы хәбәрне һәм Рәсүлләр кылган эшләр дигән китапны язган. Лүк «барысын баштан ук җентекләп тикшереп төгәл хәбәр җыйдым» дип әйтә, әмма кайбер белгечләр ул язган вакыйгаларны шик астына куя (Лүк 1:3). Лүкнең хәбәре тарихи мәгълүматларга туры киләме?
Лүк язган фактларны тикшереп була. Мәсәлән, ул, грек телендә язганда, Римдагы түрәләрнең тарихи, әмма киң таралмаган берничә титулларын куллана. Бүген бу титуллар Тисалуникәдәге шәһәр хакимнәре, Филипиядәге шәһәр башлыклары һәм Эфестәге бәйрәмнәр белән уеннар оештыручылар дип тәрҗемә ителә (Рәсүлләр 16:20; 17:6; 17:6; 19:31). Лүк Һируд Антипасны — өлкә идарәчесе, ә Сергиус Паулусны Кипрның проконсулы дип атый (Рәсүлләр 13:1, 7).
Римның берәр өлкәсенең дәрәҗәсе һәм аның идарәчесенең титулы үзгәреп торганын исәпкә алсак, Лүкнең титулларны дөрес куллануы игътибарга лаек. Изге Язмалар белгече Брюс Мецгернең сүзләре буенча, «Рәсүлләр китабында искә алынган бу фактлар аларның [титулларның] куллануының урынына һәм вакытына һәрвакыт туры килә». Белгеч Уильям Рамсей Лүкне «энәсеннән җебенә кадәр язучы тарихчы» дип атый.