Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ:

Аллаһы сезнең өчен күп нәрсә башкарган

Аллаһы сезнең өчен күп нәрсә башкарган

«Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).

Изге Язмалардагы өзекләр, ягъни шигырьләр, арасында Яхъя 3:16 — иң билгеле һәм иң киң таралган шигырь. Кайберәүләрнең фикеренчә, «Аллаһының кешелек белән мөнәсәбәтләренең һәм коткаруга юлының мәгънәсен яхшырак белдерә торган» башка бернинди дә шигырь юк. Шул сәбәпле кайбер илләрдә берәр зур вакыйга һәм бәйрәм вакытында я бу шигырьнең сүзләрен, я «Яхъя 3:16» дип кенә язып куялар. Бу сүзләрне шулай ук машиналарга ябыштырып куялар, стеналарга һәм башка урыннарга язалар.

Шулай итеп, күрәсең, кешеләр шуңа ышануларын күрсәтә: Аллаһының мәхәббәте мәңгелек коткарылуга гарантия булып тора. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Аллаһының мәхәббәте сезнең өчен нәрсәне аңлата? Сезнеңчә, Аллаһы сезне яратканыгызны нинди эшләр башкарып күрсәткән?

«АЛЛАҺЫ ДӨНЬЯНЫ ШУЛКАДӘР ЯРАТА»

Күп кеше Галәмне, табигатьне һәм кешеләрне Аллаһы барлыкка китергән дигән сүзләр белән ризалаша. Тере организмнар бик катлаулы һәм искиткеч итеп яратылган. Шуңа күрә, һичшиксез, ниндидер бик акыллы Зат аларны барлыкка китерергә тиеш булган. Күп кеше көн саен Аллаһыга тормыш бүләге өчен рәхмәт әйтә. Андый кешеләр бар кирәкле нәрсә, мәсәлән, һава, су, ризык, табигатьтәге әйләнешләр, Аллаһыдан икәнен таный. Моның барысы ярдәмендә кешеләр яшәвен дәвам итә һәм кылган эшләреннән канәгатьлек сизә.

Аллаһы чыннан да безнең Барлыкка Китерүчебез һәм Яшәү Көче Бирүче, шуңа күрә безгә бар нәрсә өчен аңа рәхмәтле булырга кирәк (Мәдхия 103:10—28; 144:15, 16; Рәсүлләр 4:24). Аллаһы тормышыбыз мөмкин булсын  өчен, күп нәрсә башкарып тора. Моның турында уйланганда, безнең Аллаһының мәхәббәте өчен рәхмәт хисе туа. Рәсүл Паул бу фикерне болай дип белдергән: «Ул [Аллаһы] үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә... Чөнки аның ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез» (Рәсүлләр 17:25, 28).

Аллаһы үз мәхәббәтен күрсәтеп, безнең турында физик яктан да, башка күп яклардан да кайгырта. Рухи ихтыяҗлар һәм аларны канәгатьләндерү мөмкинлеге биреп, ул шулай ук безне хайваннардан өстен куйган (Маттай 5:3). Шулай итеп, тыңлаучан кешеләрнең Аллаһы гаиләсенең әгъзалары, ягъни аның «балалары», булып китәргә өмете бар (Римлыларга 8:19—21).

Яхъя 3:16 да Аллаһы Гайсә пәйгамбәрне җиргә җибәреп, үз мәхәббәтен күрсәткән дип әйтелә. Гайсә безне үз Аллаһысы һәм Атасы турында өйрәтергә һәм безнең өчен үләргә тиеш булган. Ләкин күп кеше шуны таный: алар ни өчен Гайсәгә кешеләр өчен үләргә кирәк булган икәнен һәм нинди мәгънәдә Гайсәнең үлеме безгә Аллаһының мәхәббәтен күрсәтә икәнен чынында аңламый. Изге Язмаларда Гайсә үлеменең сәбәбе һәм кыйммәтлеге аңлатыла. Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

«ҮЗЕНЕҢ БЕРДӘНБЕР УЛЫН БИРДЕ»

Һәр кеше авырый, картая һәм үлә. Ләкин андый хәл Йәһвә Аллаһының башлангыч ниятенә кермәгән. Аллаһы беренче кешеләргә җирдәге оҗмахта мәңге яшәү мөмкинлеген биргән. Әмма моның өчен алар аны тыңлап яшәргә тиеш булган. Аллаһы аларны кисәткән: үзен тыңламасалар, үләчәкләр (Яратылыш 2:17). Беренче кеше Аллаһының хакимлегенә каршы фетнә күтәргән. Моның аркасында Адәм үзен дә, үз балаларын да үлемгә дучар иткән. «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән»,— дип аңлаткан рәсүл Паул (Римлыларга 5:12).

Әмма Аллаһы «дөреслекне ярата» (Мәдхия 36:28). Беренче кеше гөнаһын белә торып эшләгән. Аллаһы моңа игътибар итмичә кала алмаган. Әмма Аллаһы, бер кешенең тыңламаучанлыгы аркасында бар кешелек мәңге газапланырга һәм үләргә тиеш дип, санамаган. Киресенчә, «җан өчен җан» дигән гадел принципны кулланып, Аллаһы гаделлек урнаштырган. Шуңа күрә Аллаһыны тыңлап яшәгән кешеләрнең мәңге яшәү өмете бар (Чыгыш 21:23). Әмма мондый сорау туа: Адәм югалткан камил тормышны ничек кире кайтарырга? Моның өчен берәрсе Адәмнең тормышына тиң булган тормышны — камил тормышны — бирергә, ягъни корбан итәргә тиеш булган.

Гайсә теләп җиргә килгән һәм, кешелекне гөнаһтан һәм үлемнән коткарыр өчен, үз тормышын биргән

Әлбәттә, Адәмнең камил булмаган балаларының берсе дә андый бәяне түли алмаган. Әмма Гайсә моны эшли алган (Мәдхия 48:8—10). Гайсә гөнаһсыз туган, шуңа күрә ул Адәм кебек камил булган. Үз тормышын биреп, Гайсә кешеләрне гөнаһ коллыгыннан йолып алган. Шуңа күрә Адәм белән Хаувадан туган токымнарның камил тормышка ия булу мөмкинлекләре бар (Римлыларга  3:23, 24; 6:23). Андый бөек ярату безгә файда китерсен өчен, безгә берәр нәрсә эшләргә кирәкме?

«ИМАН ИТҮЧЕ»

Гайсәгә «иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен» дигән Яхъя 3:16 дагы сүзләргә игътибар итик. Бу сүзләр шуны күрсәтә: мәңгелек тормыш бүләген алыр өчен, бездән кайбер шартларны үтәү таләп ителә. «Мәңгелек тормыш алырга» теләсәк, безгә Гайсәгә иман итәргә һәм аны тыңлап яшәргә кирәк.

Сез, бәлки, болай дип сорарсыз: «Ни өчен безгә аны тыңлап яшәргә кирәк? Гайсә бит „иман итүче“ мәңгелек тормыш алачак дигән?» Әйе, иман итү, ягъни ышану, мөһим. Әмма онытмыйк: Изге Язмаларда иман дигән сүз ышанудан күбрәкне үз эченә ала. Бер белешмәлек буенча, Яхъя кулланган грек сүзе «ышану гына түгел, ә таяну» дигән мәгънә белдерә («Vine’s Expository Dictionary of Old and New Testament Words»). Аллаһының хуплавын алыр өчен кешегә Гайсәне Коткаручы итеп тану гына җитми. Иман иткән кеше, Гайсә әйткәнне үз тормышында кулланыр өчен, чын күңелдән тырышлыклар куярга тиеш. Әгәр иманны күрсәтүче эшләр юк икән, иман турында сүзләр буш була. «Иман эшләр белән күрсәтелмәсә үле» (Ягъкуб 2:26). Башка сүзләр белән әйткәндә, ышанган кеше иманын күрсәтеп торырга тиеш, ягъни иманы я ышанулары буенча яшәргә тиеш.

Рәсүл Паул моны болай дип аңлата: «Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора, чөнки без мондый нәтиҗәгә килдек: бер кеше барысы хакына үлгән... Ул, яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр дип, барысы хакына үлгән» (2 Көринтлеләргә 5:14, 15). Гайсәнең корбаны өчен чын күңелдән рәхмәтле булуыбыз безне үз тормышыбызда үзгәрешләр ясарга этәрә: без үзебез өчен түгел, ә безнең өчен үлгән Гайсә хакына яшәргә тиешбез. Башкача әйткәндә, Гайсәнең әмерләрен үтәү тормышыбызда беренче урында торырга тиеш. Андый үзгәреш карашларыбызга, карарларыбызга һәм бар эшләребезгә тәэсир итәчәк. Гайсәгә ышанган һәм үз иманын эшләр белән күрсәтеп яшәгән кешеләрне нинди әҗер көтә?

«ҺӘЛАК БУЛМАСЫН ӨЧЕН, Ә МӘҢГЕЛЕК ТОРМЫШ АЛСЫН ӨЧЕН»

Яхъя 3:16 да болай диелә: «Һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен». Бу сүзләрдә йолым корбанына иман күрсәткән һәм Аллаһы нормалары буенча яшәгән кешеләргә карата Аллаһының вәгъдәсе турында әйтелә. Аллаһы андый кешеләрнең «һәлак булмавын» һәм «мәңгелек тормыш алуын» тели. Аллаһы мәхәббәтен татыган кешеләр ике төркемгә бүленә.

Бер төркемгә Гайсә күктәге мәңгелек тормыш вәгъдә иткән. Тугры шәкертләре аның данында идарә итә алсын өчен, ул аларга урын әзерләячәк дигән (Яхъя 14:2, 3; Филипиялеләргә 3:20, 21). Күктәге тормыш өчен терелтелгән кешеләр «Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачак һәм аның белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итәчәк» (Ачылыш 20:6).

Мәсих шәкертләренең чикләнгән саны гына андый хөрмәткә ия булачак. Гайсә болай дигән: «Кечкенә көтү, курыкма, чөнки күктәге Атагыз сезгә Патшалыкны бирүне хуп күрде» (Лүк 12:32). Бу «кечкенә көтүдә» күпме кеше булырга тиеш? Ачылыш 14:1, 4 тә болай дип әйтелә: «Шунда мин [күктәге] Сион тавында басып торучы Бәрәнне [терелтелгән Гайсә Мәсихне] һәм аның белән бергә 144 000 затны күрдем. Аларның маңгайларына Бәрәннең исеме һәм аның Атасының исеме язылган иде. [...] Алар Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче җимешләр итеп кешеләрдән сатып алынган». Тарих дәвамында җирдә яшәгән миллиардлаган кешеләр саны белән чагыштырганда 144 000 кеше чыннан да «кечкенә көтү» генә. Бу кешеләр патшалар итеп күрсәтелгән. Алар кем өстеннән идарә итәчәк?

Гайсә күктәге Патшалыктан фатихалар алачак тугры кешеләрнең икенче төркеме турында да әйткән. Яхъя 10:16 да Гайсәнең мондый сүзләре язылган: «Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар минем тавышымны ишетәчәкләр, бер көтү һәм бер көтүче булачак». Бу «сарыклар»  җирдәге мәңгелек тормышны зарыгып көтә. Адәм белән Хауваның мәңге яшәргә мөмкинлекләре булган, ә хәзер андый киләчәк шул «сарыкларны» көтә. Без шул кешеләр җирдә яшәячәк икәнен кайдан беләбез?

Изге Язмаларның күп кенә урыннарында оҗмах җирдә булачак дип әйтелә. Сез моны үз Изге Язмаларыгызны ачып күрә аласыз: Мәдхия 36:9—11; 45:9, 10; 71:7, 8, 16; Ишагыйя 35:5, 6; 65:21—23; Маттай 5:5; Яхъя 5:28, 29; Ачылыш 21:4. Бу шигырьләрдә сугышлар, ачлык, авыртулар һәм үлем бетәчәк дип пәйгамбәрлек ителә. Кешеләр үз йортларын төзәячәк, үз бакчаларында уңыш үстереп җыячак һәм балаларын тынычлыкта тәрбияләячәк дип әйтелә *. Сезгә андый киләчәк ошыймы? Без бу вәгъдәләрнең тиздән, һичшиксез, үтәләчәгенә ышана алабыз.

АЛЛАҺЫ КҮП НӘРСӘ БАШКАРГАН

Аллаһы сезнең өчен һәм бөтен кешелек өчен нәрсә эшләгәне турында уйлап кына карагыз. Ул чыннан да инде күп нәрсә башкарган. Безнең тормыш, акыл, сәламәтлек, шулай ук яшәү өчен бөтенесе бар. Моннан тыш, Яхъя 3:16 дан белгәнебезчә, Гайсә, безнең өчен үлеп, йолым түләгән. Аллаһының шул бүләге безгә тагы да зуррак фатихалар китерә ала.

Авыртулар, сугышлар, ачлык һәм үлем булмаган дөньяда тыныч һәм әйбәт шартлар булачак. Андый дөньяда мәңгелек тормыш чиксез бәхет һәм фатихалар китерәчәк. Сез бу фатихаларны күрерсезме? Бу сездән генә тора. Үзегезгә мондый сорау бирегез: ә мин Аллаһы өчен нәрсә эшлим?

^ 24 абз. Күбрәк белер өчен, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның 5 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.