Тәрҗемәи Хәл
Мин хәлсезлегемдә көч таптым
Минем көчсез тәнемне (29 килограмм) инвалид коляскасында күргәч, беркем дә мине көчле дип атамас. Ләкин тәнемнең көче кими барса да, миңа эчке көчем булышып тора. Минем көч һәм хәлсезлек тормышыма ничек тәэсир иткәне турында сөйлисем килә.
Балачагымны искә төшергәндә, хәтеремә бәхетле көннәр генә килә. Без әти-әнием белән көньяк Франциядәге авылда зур йортта яшәдек. Әтием минем өчен таган ясады, һәм миңа бакчада йөгереп йөрергә ошый иде. 1966 елны безгә Йәһвә Шаһитләре килде һәм әтием белән озак кына сөйләште. Инде җиде айдан соң ул Йәһвә Шаһите булып китте. Әнием дә әтиемә иярде. Әти-әнием өйдә җылы мөнәсәбәтләр булдырып мине үстерде.
Авырлыкларым Испаниягә — әти-әниемнең туган иленә — кайтуыбыз белән башланды. Кулларым һәм тубык сөякләрем сызлый башлады. Ике ел дәвамында төрле табибларга йөргәннән соң, мине бер атаклы ревматологка күрсәттеләр. Ул кайгылы тавыш белән: «Инде бик соң»,— дип әйтте. Әнием елый башлады. Салкын соры бүлмәдә, «хроник аутоиммун авыру» һәм «ювениль полиартрит» * кебек сәер сүзләр яңгырады. Мин — ун яшьлек кыз — бу сүзләргә төшенмәдем, ләкин табиб ниндидер куркыныч нәрсәләр турында сөйли икәнен аңлый идем.
Табиб безгә балалар шифаханәсендә дәваланырга тәкъдим итте. Анда килеп, бинаны күргәч, куркып киттем. Тәртип бик кырыс иде: монахиняләр чәчләремне кисте һәм ямьсез формага киендерде. Мин елап: «Мондагы тормышны ничек түзеп чыгарга соң?» — дип уйлап куйдым.
МИН ЙӘҺВӘНЕҢ КАЙГЫРТУЫН ТОЕП ЯШӘДЕМ
Әти-әнием мине Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәткән иде, шуңа күрә мин шифаханәдәге католик йолаларында катнашуны кире кактым. Ләкин монахиняләргә мине аңлау авыр иде. Мин Йәһвәгә, мине ташлама дип, ялвара идем һәм тиздән аның үземне яклавын сиздем. Бу минем өчен кайгыртучан әтинең җылы һәм нык кочаклап алуы шикелле иде.
Әти-әниемә якшәмбе көннәрендә кыска вакытка миңа килеп китәргә рөхсәт иттеләр. Иманым ныгый барсын өчен, алар Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны китереп торды. Гадәттә, балаларга үз китапларын сакларга рөхсәт ителми иде, ләкин монахиняләр миңа Изге Язмаларны да, башка китапларны да тотарга рөхсәт итте. Мин Изге Язмаларны көн саен укып тордым. Мин шулай ук үз өметем турында башка кызларга сөйли идем. Мин аларга җирдәге оҗмах турында һәм анда беркем авырмаячак дип әйтә идем (Ачылыш 21:3, 4). Кайвакыт үземне моңсу һәм ялгыз хис иткәнемә карамастан, мин иманым һәм Йәһвәгә таянуым ныгый барганына шатлана идем.
Алты озын айдан соң, табиблар мине өйгә кайтарып җибәрде. Хәлем яхшы якка үзгәрмәгән булса да, әти-әнием белән яңадан булырга шат идем. Буымнарым кәкрәя барды, авырту интектереп тора иде. Яшүсмер чагымда мин бик хәлсез идем. Шулай да 14 яшемдә мин суга чумдырылдым. Мин күктәге Әтиемә хезмәт итүдә иң яхшысын эшләргә тәвәккәл идем. Ләкин кайчак Йәһвәгә өметем өзелә иде. «Ни өчен бу газаплар нәкъ миңа төште? Зинһар өчен, мине савыктыр,— дип дога кыла идем мин,— күпме газаплар кичергәнемне син күрмисеңме әллә?»
Яшүсмер чагым минем өчен авыр вакыт булды. Сәламәтлегем яхшырмас икәнен танырга туры килде. Мин үземне дусларым белән чагыштыра идем — алар сәламәт һәм тормышка шатланып яши иде. Мин үземне башкалардан түбәнрәк хис итә идем һәм үз-үземә бикләндем. Шуңа карамастан, гаиләм һәм дусларым миңа булышып торды. Мин назлы хисләр белән 20 яшькә олырак булган Алисияне искә төшерәм. Ул чын дустым булып китте. Ул авыруымны гына түгел, ә башка нәрсәләрне дә күрергә булышты һәм игътибарымны авырлыкларга туплау урынына башкалар белән кызыксынырга ярдәм итте.
ТОРМЫШ МӘГЪНӘЛЕ БУЛЫП КИТӘ
18 яшемдә мин авыруымның хәтәр рецидивын кичердем. Миңа хәтта мәсихче җыелыш очрашуларына йөрү авыр булды. Шулай да мин өйдә утырган вакытымны Изге Язмаларны тырышып өйрәнер өчен кулландым. Әюб китабы һәм мәдхияләр миңа шуны аңларга булышты: иң беренче чиратта Йәһвә безнең турында физик яктан түгел, ә рухи яктан кайгырта. Еш кына дога кылып мин «кеше көченнән өстенрәк кодрәтне» һәм «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгын» ала идем (2 Көринтлеләргә 4:7; Филипиялеләргә 4:6, 7).
22 яшемдә мин инвалид коляскасында гына йөрергә туры киләчәк икәнен аңладым. Мин кешеләр мине күрми башлар һәм миңа коляскада утыручы гарипкә кебек кенә карарлар дип курка идем. Әмма чынында инвалид коляскасы миңа күбрәк иреклек бирде һәм «каһәрдән» фатихага әверелде. Изабель исемле бер дустым миңа рухи максат куярга һәм аның белән бер айны 60 сәгать вәгазьләргә тәкъдим итте.
Башта аның тәкъдиме миңа башка сыймаслык булып күренде. Ләкин мин Йәһвәдән көч сорап, гаиләмнең һәм дусларымның ярдәме белән бу эшне башкардым. Вакыйгаларга тулы ай бик тиз үтте. Һәм мин үз курку һәм оялу хисләремне җиңдем. Мин моңа шулкадәр шатландым ки, хәтта 1996 елны гомуми пионер хезмәтен башларга, ягъни ай саен хезмәттә билгеле вакыт үткәрергә булдым. Бу карар — кабул ителгән карарларымның иң яхшысы. Ул миңа Аллаһыга якынлашырга һәм хәтта физик яктан ныгырга ярдәм итте. Хезмәттә катнашып, мин күп кешеләргә иманым турында сөйли алдым һәм кайберәүләргә Аллаһының дуслары булып китәргә ярдәм иттем.
ЙӘҺВӘ МИҢА БУЛЫШЫП ТОРА
2001 елның җәендә мин авариягә эләктем һәм ике аягымны сындырып, хастаханәгә яттым. Интектергеч авыртудан газапланып, мин эчтән кайнар дога кылдым: «Йәһвә, зинһар өчен, мине калдырма!» Шундук янәшәдәге караватта яткан бер хатын миннән: «Сез Йәһвә Шаһитеме?» — дип сорады. Минем җавап бирергә хәлем юк иде, шуңа күрә мин башым кактым. «Мин сезнекеләрне беләм! Гадәттәгечә, мин журналларыгызны укыйм»,— дип әйтте ул. Бу сүзләр миңа көч өстәп җибәрде! Хәтта аяныч хәлемдә мин Йәһвә турында шаһитлек бирә алдым. Нинди хөрмәт!
Азрак терелгәч, мин күбрәк вәгазьләргә булдым. Аякларым гипста иде, һәм әнием мине инвалид коляскасында хастаханә буенча йөрткән иде. Һәр көн без берничә пациентларга кереп чыга идек һәм, хәлләрен белешеп, аларга Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны калдырып китә идек. Бу мине хәлдән тайдырса да, Йәһвә миңа кирәкле көч биреп торды.
Соңгы елларда авыруым көчәя барды. Әтиемнең вафат булуы да миңа кайгы өстәде. Шулай да мин уңай караш сакларга тырышам. Ничек итеп? Мөмкин булганда, мин дусларым һәм туганнарым белән вакыт үткәрергә тырышам. Бу миңа начар уйларга бирешмәскә булыша. Ә берүзем калганда, мин укыйм, Изге Язмаларны өйрәнәм һәм башкаларга телефон аша вәгазьлим.
Еш кына мин күзләремне йомам да уйларыма батып «тәрәзәгә» карыйм: Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяны күз алдыма китерәм
Мин шулай ук гади нәрсәләргә, мәсәлән, йөземә өрә торган җилгә я чәчәкләрнең исләренә шатланырга тырышам. Бу мине рәхмәтле булырга өйрәтә. Юмор хисе дә бик ярдәм итә. Бер тапкыр дустым, без аның белән вәгазьләгәндә, язулар ясар өчен тукталды. Кинәт кенә инвалид коляскам тәгәрәп китә башлады, һәм мин тукталып торган машинага эләктем. Без бик курыктык, ләкин бернинди җитди зыян юк икәнен күргәч, яхшы гына көлдек.
Әйе, мин күп нәрсәне эшли алмыйм. Әмма киләчәктә мин күп нәрсәне эшләячәкмен. Мин бу вакытны зарыгып көтәм. Еш кына мин күзләремне йомам да уйларыма батып «тәрәзәгә» карыйм: Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяны күз алдыма китерәм (2 Петер 3:13). Мин үземне сәламәт, йөри алган һәм тормышка шатланып торган кеше итеп күз алдыма китерәм. Давыт патшаның сүзләрен минем өчен аеруча кадерле: «Ходайга өметлән, йөрәкле бул, күңелең ныгысын, Ходайга өметлән» (Мәдхия 26:14). Тәнем хәлсезләнеп барса да, Йәһвә мине көчле итә. Мин әле дә хәлсезлегемдә көч табам.
^ 6 абз. Полиартритның бу төре — балалар авырый хроник авыру. Тәннең иммун системасы сәламәт тукымаларга зыян китереп, аны юк итә. Бу авыртуга һәм буыннарның шешүенә китерә.