Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вәсвәсәгә бирешмәгез!

Вәсвәсәгә бирешмәгез!

«Минем порнографияне карыйсы килмәгән иде. Интернетка керәсем генә килде. Кинәт экранда бер рекламаның тәрәзәсе ачылды. Аннары ниндидер тавыш яңгырады, һәм мин үзем дә сизмәстән тәрәзәне ачтым» (КОДИ *).

«Эшемдәге бер чибәр кыз күзләрен миңа ата башлады. Бер көнне ул миңа кунакханәгә барып „бергә вакыт үткәрергә“ тәкъдим итте. Аның нәрсә теләгәнен мин белә идем» (ДИЛАН).

«КАЙБЕР кешеләрнең күңелләре вәсвәсәләргә тартыла. Вәсвәсә алар өчен тыелган җимеш кебек. Әмма башка кешеләр өчен вәсвәсә — явыз дошман. Алар аның белән каты көрәшә. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Берәр вәсвәсәгә дучар булгач, сез бирешерсезме, я көрәшерсезме?

Вәсвәсәгә — аеруча әхлаксызлык кылу вәсвәсәсенә — бирешкән кеше ачы җимешләр ура. Изге Язмаларда: «Зина кылучының акылы зәгыйф; моны эшләүче үзенең җанын харап итә»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 6:32, 33).

Әхлаксызлык кылу вәсвәсәсенә дучар булсагыз, нишләрсез? Инҗилдә болай диелә: «Изге булыгыз һәм фахишәлектән ерак торыгыз — Аллаһының ихтыяры шул. Һәрберегез, изге булыр өчен һәм Аллаһы хуплавын алыр өчен, үз тәнен ничек буйсындырып яшәргә икәнен белсен» (1 Тисалуникәлеләргә 4:3, 4). Вәсвәсәгә ничек каршы торырга? Әйдәгез, өч чарага игътибар итик.

1 нче чара. Күзләр белән сак булу

Күзебезне әхлаксыз рәсемнәргә төбәп торсак, әхлаксыз теләкләребез уянырга мөмкин. Карау һәм теләү арасында бәйләнешкә Гайсә пәйгамбәр әле игътибар иткән булган. Ул: «Хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була»,— дип әйткән. Ул: «Әгәр уң күзең сине гөнаһка тартса, аны умырып ал да, читкә ташла»,— дигән (Маттай 5:28, 29). Аның нәрсә әйтәсе килгән? Аның сүзләреннән бер нәтиҗә ясап була: безгә кыюлык белән эш итәргә һәм күзләребезне әдәпсез рәсемнәрдән сакларга кирәк.

Әхлаксыз рәсемнәрне күргәндә читкә борылыгыз

Бер мисал китерик. Әйтик, сез ялгыш сварканың утлы чаткыларына күз ташладыгыз, ди. Сез шул утка күз алмыйча карап торырсызмы? Һич тә юк! Бәлки, сез күзләрегезне читкә борырсыз я аларны сакларга теләп кулларыгыз белән капларсыз. Бу мисалны уйларыгызга карата кулланып була. Уйларыгызны нәҗес нәрсәләрдән саклагыз.  Хуан исемле бер ир кеше элек порнографияне карый торган булган. Ул болай дип әйтә: «Мөлаем хатын-кызны күрсәм, аңардан күземне алу авыр: минем аңа кат-кат карыйсым килә. Шуңа күрә мин күзләремне читкә борырга тырышам һәм үз эчемнән: „Хуан, Йәһвәгә дога кыл. Хәзер ук дога кыла башла! Югыйсә, соң булыр“,— дип әйтәм. Дога кылганнан соң минем теләгем басыла» (Маттай 6:9, 13; 1 Көринтлеләргә 10:13).

Тәкъва Әюбтән үрнәк алырга тырышыйк. Ул тәвәккәллек белән: «Мин үз күзләрем белән килешү төзедем. Ничек инде мин берәр кызга карап торыйм?» — дигән (Әюб 31:1).

Киңәш. Берәр әхлаксыз рәсемне күрсәгез, күзләрегезне шунда ук читкә борырга тырышыгыз. Мәдхия җырлаучыдан үрнәк алыгыз. Ул Аллаһыга: «Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор»,— дип дога кылган булган (Мәдхия 119:37, ЯД [118:37]).

2 нче чара. Уйлар белән сак булу

Камил булмаганга, һәрбер кешегә вакыт-вакыт дөрес булмаган теләкләр белән көрәшергә туры килә. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала. Шуннан соң теләк, үсә барып, гөнаһ тудыра, ә кылган гөнаһ үлемгә китерә» (Ягъкуб 1:14, 15). Андый куркыныч «упкынга» төшмәс өчен нәрсә эшләргә?

Башыгызга әхлаксыз уйлар килгәндә, алардан арынырга тырышыгыз һәм дога кылыгыз

Әхлаксыз теләкләрегез туса, шуны онытмагыз: барысы да сезнең кулыгызда. Аларга каршы көрәшегез. Андый уйларны тамыр белән тартып чыгарырга тырышыгыз. Әхлаксыз уйларны кире кагыгыз. Трой исемле бер ир кеше «кармакка» эләгеп порнографияне Интернеттан караган булган. Ул болай ди: «Мин әхлаксыз уйларны сафлар белән алмаштырыр өчен бар тырышлыкларымны куя идем. Бу бик ук җиңел түгел иде. Күп тапкырлар мин порнографияне карау кармагына эләктем. Ләкин тора-бара мин уйларымны тыя белергә өйрәндем». Эльза исемле бер хатын-кыз яшүсмер булганда әхлаксызлык кылу вәсвәсәсенә бирешкән булган. Ул: «Күптөрле эшләр башкарганга һәм Йәһвәгә дога кылганга, мин әхлаксыз уйларымны буйсындыра алдым»,— дип әйткән.

 Киңәш. Башыгызга әхлаксыз уйлар килә башласа, алардан арынырга тырышыгыз һәм шундук дога кылыгыз. Әхлаксыз уйлар белән көрәшегез, «хак нәрсәләр, җитди карашка лаеклы нәрсәләр, тәкъва нәрсәләр, саф нәрсәләр, яратуга лаеклы нәрсәләр, хуплап әйтелә торган нәрсәләр, яхшы нәрсәләр һәм мактауга лаеклы нәрсәләр турында уйланып яшәгез» (Филипиялеләргә 4:8).

3 нче чара. Тәртипне күзәтү

Берәр нәрсәне эшләргә теләк һәм мөмкинлек булса, вәсвәсәгә бирешү һәм бәлагә эләгү бик җиңел (Гыйбрәтле сүзләр 7:6—23). Бу кармакка ничек эләкмәскә?

«Мин янымда беркем дә булмаганда Интернетка чыкмыйм»

Изге Язмаларда бер акыллы киңәш бирелә: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр, тәҗрибәсез кеше исә бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Шуңа күрә тәртибегезне күзәтегез. Проблемаларга китерәчәк юлның якынлашуын абайлап алырга тырышыгыз һәм андый юлдан бармагыз (Гыйбрәтле сүзләр 7:25). Филип исемле бер ир кеше порнографияне карау кармагыннан ычкына алган. Ул болай дип әйтә: «Мин компьютерны ачык урынга куйдым, шуңа күрә өйдәгеләр минем нәрсә эшләгәнемне күреп тора. Интернеттагы фильтрлар урнаштырдым. Моннан тыш, янымда беркем дә булмаганда Интернетка чыкмыйм». Югарыда искә алынган Трой да «әхлаксыз фильмнарны карамый һәм әхлаксызлык турында әдәпсез итеп фикер алышкан кешеләр белән аралашмый». Ул «үзенә куркыныч янавын теләми».

Киңәш. Йомшак якларыгыз бар икәнен таныгыз һәм вәсвәсәгә төшерерлек юлга басмас өчен нинди чаралар күреп булганын алдан уйланыгыз (Маттай 6:13).

БИРЕШМӘГЕЗ!

Көрәшеп тә, вәсвәсәгә бирешсәгез, нәрсә эшләргә? Кулларыгыз салынып төшмәсен, көрәшеп торыгыз. Изге Язмаларда: «Тәкъва кеше җиде мәртәбә егылса да янә торып басар»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 24:16). Бу сүзләр аша Йәһвә безне «торып басарга» өнди. Сез аның ярдәмен кабул итәрсезме? Һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итеп торыгыз. Аның Сүзен — Изге Язмаларны өйрәнеп үз иманыгызны ныгытыгыз. Мәсихче очрашуларга йөреп Йәһвәгә тугры калырга тәвәккәл булыгыз. Аллаһының: «Мин сине ныгытачакмын, сиңа булышачакмын»,— дигән вәгъдәсе рухыгызны ныгытып торсын (Ишагыйя 41:10).

Мәкалә башында искә алынган Коди болай ди: «Порнографияне карау гадәтемне ташлар өчен миңа күп тырышлыклар куярга туры килде. Мин күп тапкыр „егылдым“, әмма Йәһвә ярдәме белән кармактан ычкына алдым». Мәкалә башында искә алынган Дилан да Кодиның сүзләренә кушыла. Ул: «Миңа эшемдәге кызның тәкъдимен кабул итү һәм аның белән төн үткәрү әллә ни авыр булмас иде. Шулай да мин аның тәкъдимен икеләнмичә кире кактым. Вөҗданың саф булганда, син шундый җиңеллек сизәсең! Әмма Йәһвә йөрәген сөендереп яшәү тагы да шатлыклырак».

Кыю эш итсәгез һәм вәсвәсәгә каршы торсагыз, Йәһвә, һичшиксез, сезнең белән горурланачак! (Гыйбрәтле сүзләр 27:11)

^ 2 абз. Исемнәр үзгәртелгән.