Сез беләсезме?
Борынгы Римдагы коллар ничек яшәгән?
Рим империясендәге күпчелек коллар кем булган? Бу сугышта әсирлеккә алынган я урланган кешеләр булган. Аларны сатканнар, шуңа күрә алар, гадәттә, өйләренә бүтән кайтмаган я туганнарын күрмәгән.
Күп кенә коллар бакыр чыгару урыннарында авыр эшләгәнлектән үлә торган булган. Башкалары исә күпкә җиңелрәк яшәгән: алар хуҗаларының кырларында яисә өйләрендә хезмәт иткән. Хуҗасыннан качып киткән колны табу авыр булмаган, чөнки колларның муеннарына тимер муенчак кидергәннәр. Муенчакта медальон эленеп торган, ә медальонда колны тапкан һәм хуҗасына кайтарган кешегә күпме акча түләнәчәк икәне язылган булган. Хуҗасыннан берничә тапкыр качып киткән колларның маңгайларына «F» (латин телендәге «качкын» дигән мәгънә белдергән фугитивус сүзеннән килгән) хәрефе төшерелгән тамга куйганнар.
Инҗилнең Филимун китабы буенча, рәсүл Паул качкан колны — Анисимусны — хуҗасы Филимун янына җибәргән дип хәбәр ителә. Филимунның үз колына каты җәза бирергә хакы булган, ләкин Паул үз дусты Филимуннан тегесен «ихлас күңелдән... кабул итәргә» һәм аңа карата мәсихче ярату күрсәтергә үтенгән (Филимун 10, 11, 15—18).
Ни өчен Финикиядәге куе кызыл буяу кыйбат торган?
Финикия (бүгенге Ливан территориясенең тирәсендә урнашкан) куе кызыл буяу чыгарганга яхшы билгеле булган. Бу буяуны Тир шәһәрендә ясый торган булганнар. Мәсәлән, борынгы Исраилнең патшасы Сөләйман гыйбадәтханәне Тирның бер һөнәрчесе ясаган «куе кызыл йонлы» тукыма белән матурлаткан (2 Елъязма 2:13, 14).
Тирда ясала торган куе кызыл буяу ул вакытта иң кыйбаты булган, чөнки аны ясар өчен күп вакыт һәм көч куярга туры килгән. Башта балыкчылар диңгездән мурицид семьялыгыннан моллюскларны * тоткан. 12000 моллюск нибары бер киемне генә буярга җитәрлек булган, шуңа күрә күбрәк моллюскларны тотарга тырышкан. Шуннан соң алар моллюсклардан буяу матдәләрен чыгарган. Моның өчен аларның итләрен кабырчыкларыннан аерганнар. Буяу хәзерләгән кешеләр бу матдәләрне тоз белән бутап өч көнгә урамга чыгарганнар һәм кояшта кибәргә калдырып киткәннәр. Соңрак килеп чыккан массаны бер казанга салып каплавыч белән каплаганнар, ә аннары диңгез тозын салып берничә көн пар белән пешекләгәннәр.
Сәүдә итәргә яраткан һәм башка җирләрне көчләп басып алган финикиялеләр берничә гасыр Тирдагы куе кызыл буяуны ясый һәм сата торган булган. Урта диңгез территориясендә, хәтта ерак Кадиста (Испания), әле дә буяу эшенең эзләрен табып торалар.
^ 8 абз. Аларның кабырчыкларының озынлыгы 5—8 сантиметрга кадәр җитә.