Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Томас Эмлин көфер сүзләр сөйләүчеме, хакыйкатьне яклаучымы?

Томас Эмлин көфер сүзләр сөйләүчеме, хакыйкатьне яклаучымы?

ТОМАС Эмлин кем ул? Аны хакыйкать ягына басарга нәрсә этәргән? Аңардан нинди үрнәк алып була? Бу сорауларга җавап алыр өчен, XVII (азагы) — XVIII (башы) гасырдагы Англия белән Ирландиягә әйләнеп кайтыйк. Ул вакытта англикан чиркәве зур хакимлеккә ия булган. Күп кенә протестант берләшмәләре, шул исәптән аерым кешеләр, чиркәүгә каршы килә торган булган.

Ул борчулы вакытта Томас Эмлин туган да. Ул 1963 елның 27 маенда Стамфорд шәһәрендә (Англия, Линкольншир дигән графлык) дөньяга килгән. 19 яшендә ул беренче тапкыр вәгазь сөйләгән. Соңрак ул Лондонда яшәгән бер графиня утарында рухани булып хезмәт итә башлаган, ә тагын бераздан соң Белфаст (Төньяк Ирландия) шәһәренә күченгән. Анда Томас бер кечкенә чиркәүдә хезмәт иткән. Шуннан соң ул төрле җирләрдә, шул исәптән Дублинда (Ирландия) да, рухани ролен башкарган.

НИ ӨЧЕН АНЫ ГАЕПЛӘГӘННӘР?

Томас Эмлин Изге Язмаларны җентекләп тикшергән. Нәтиҗәдә, аның Троица тәгълиматына нык ышанычы какшый башлаган. Инҗилнең беренче дүрт китабын тикшергәч, ул үзенең дөрес нәтиҗәләр ясаганына инанган.

Томас башкалар белән үз «ачышларын» уртаклашырга ашыкмаган. Ләкин кайберәүләр аның вәгазьләрдә Троица тәгълиматын искә алмаганына игътибар иткән. Ул башкалар аның «ачышларын» кабул итмәячәк икәнен белгән, шуңа күрә: «Карашларым дөнья күрсә, мин бу хезмәтне бүтән башкара алмам»,— дип язган. 1702 елның июнендә ике рухани халык алдында аны Троица тәгълиматын вәгазьләрдә телгә алмаганы өчен хөкем иткән. Эмлин үзенең бу тәгълиматка ышанмаганын һәм үз хезмәтен калдырып китәргә җыенганын әйткән.

Эмлин үз китабында Гайсәнең Аллаһы Тәгаләгә тиң булмавын Изге Язмалар нигезендә раслаган

Берничә көннән соң ул Дублиннан Англиягә китеп барган. Ике ай ярым узгач, ул Дублинга кире кайткан. Кирәк эшләрне эшләп бетергәннән соң, ул Лондонга күченеп киткән. Ул вакытта үз карашларын якларга теләп Томас Эмлин «Изге Язмаларның Гайсә Мәсих турындагы хәбәрен тикшерү» дигән хезмәтне бастырып чыгарган («An Humble Inquiry Into the Scripture-Account of Jesus Christ»). Шул басмада ул Гайсә пәйгамбәрнең Аллаһы Тәгалә була алмаганын раслаучы дәлилләр китергән. Бу дәлилләр Эмлинның элекке хезмәттәшләренең ачуын чыгарган. Һәм алар аңа каршы бер рәсми гариза тутырып җибәргән.

Томасны кулга алганнар, ә 1703 елның 14 июнендә Патша эскәмиясе судында хөкем иткәннәр. Аның «Суд барышы турындагы ышанычлы язулар» дигән хезмәтендә әйтелгәнчә, аны бер китапны язганы һәм бастырганы өчен хөкем иткәннәр («True Narrative of the Proceedings»). «Имеш [ул] Аллаһыга каршы чыгып, хәтта явыз ният корып, Гайсә Ходай-Атага тиң түгел дип әйткән». Теге суд чын «тамаша» булган. Судьялар белән бер эскәмиядә Ирландия чиркәвенең 7 епископы утырган. Эмлинга үзен якларга сүз бирмәгәннәр. Ричард Левинс исемле атаклы адвокат Томаска: «Аучы бүрегә аулаган кебек, сине дә тынгылыкта калдырмаслар»,— дип әйткән. Суд ахырында лорд Ричард Пайн — Ирландиянең  төп судьясы — присяжныйларга: «Епископлар барысын да күреп тора»,— дигән. Аның, күрәсең, присяжныйлар хөкем карарын чыгармаса, аларның үзләренә каты җәза биреләчәк дип әйтәсе килгән.

«Мин Алла хакыйкате һәм аның даны хакына газап чигәм» (Томас Эмлин).

Эмлинны гаепле дип тапкач, прокурорның урынбасары аңа үз карашларыннан ваз кичәргә тәкъдим иткән. Тегесе ризалашмаган. Аңардан штраф түләткәннәр һәм бер елга төрмәгә утыртканнар. Штрафны түли алмаганга, ул бер ел урынына ике ел утырган. Хөкүмәт Томасны 1705 елның 21 июлендә иреккә чыгарткан, чөнки аның дусты хөкүмәтне штрафның күләмен кечкенәйтергә сораган. Боларның барысын кичергәннән соң ул мәкалә башындагы: «Мин Алла хакыйкате һәм аның даны хакына газап чигәм»,— дигән сүзләрне әйткән.

Лондонга күченгәч, Эмлин Изге Язмаларны тикшерүче Уильям Уистон белән аралаша башлаган. Аны да, Томасны кебек, эзәрлекләгәннәр, чөнки аның Изге Язмалардагы тәгълиматларга карашлары башка кешеләрнекеннән аерылып торган. Ул үз карашларын басмага язып куеп бастырган булган. Уистон Эмлинны хөрмәт иткән һәм аны «„элекке мәсихче динен“ беренче һәм төп тотучы» дип атаган.

НИ ӨЧЕН УЛ ТРОИЦА ТӘГЪЛИМАТЫН КИРЕ КАККАН?

Эмлинның карашлары Уильям Уинстонныкы һәм Исаак Ньютонныкы (башка хөрмәтле белгеч) белән кисешкән булган. Томас Троица тәгълиматы Изге Язмаларда язылганнарга каршы килә дип санаган. Ул болай дип әйткән: «Озак вакыт дәвамында җентекле тикшерүләрне үткәргәннән соң һәм Изге Язмаларны өйрәнгәннән соң... мин... Троица тәгълиматына карата карашларымны үзгәртергә кирәк дип таптым». Ул «Аллаһы һәм Гайсә Мәсихнең Атасы бердәнбер Аллаһы Тәгалә» дигән нәтиҗәгә килгән.

Эмлинны андый нәтиҗә ясарга нәрсә дәртләндергән? Ул Гайсә һәм аның Атасы арасында аерманы күрсәтә торган күп шигырьләр тапкан. Биредә шундый шигырьләр китерелә (Эмлинның сүзләре курсив язу белән язылган).

  •  Яхъя 17:3. «Гайсә Мәсих беркайчан да теге Аллаһы яки Аллаһы Тәгалә дип аталмый. Ул бердәнбер Аллаһы түгел». Аның Атасы гына «бердәнбер хак Аллаһы» дип атала.

  •  Яхъя 5:30. «Угыл үз ихтыярын түгел, ә Атасының ихтыярын үти».

  •  Яхъя 5:26. «Аңа Атасы тормыш биргән».

  •  Эфеслеләргә 1:3. «Гайсә Мәсих еш кына Аллаһы Улы дип атала, әмма, тикшерүләрдән күренгәнчә, Ата беркайчан да Аллаһының Атасы дип аталмый. Шулай да ул еш кына Хуҗабыз Гайсәнең Атасы дип атала».

Бар фактларны тикшереп чыккач, Томас Эмлин мондый кыю нәтиҗә ясаган: «Изге Язмаларның бер шигырендә дә Ата, Угыл һәм изге рух бер үк нәрсә дип турыдан-туры да әйтелми, читләтеп тә әйтелми».

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН САБАК

Бүгенге көндә кайберәүләр генә Изге Язмалардагы тәгълиматларны кабул итә. Ләкин Эмлин турында әйткәндә, ул хакыйкать ягына басарга әзер булган. Ул мондый фикер әйткән: «Әгәр дә кеше Изге Язмаларны укып берәр нәрсәне ачык аңлагач, шул мөһим тәгълиматларны башкалар белән уртаклашмаса, аңа бу китапны укыйсы һәм өйрәнәсе юк». Томас Эмлин хакыйкатьне яклаган, ул компромисска бармаган.

Эмлин һәм аның кебек башка кешеләр безгә үрнәк калдырган. Башкалар безне нәфрәт итсә, без, шул кыю кешеләр кебек, хакыйкать ягына басарга әзер булырбызмы? Безгә үз-үзебезгә: «Нәрсә мөһимрәк — Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне тугры тотумы, җәмәгатьнең күңелен табумы?» — дигән сорау биреп уйланырга кирәк.