Изге Язмалар нигезендә җаваплар
Ни өчен безгә дога кылырга кирәк?
Йәһвә Аллаһы безнең үз борчуларыбызны иркен һәм регуляр рәвештә үзенә сөйләвебезне тели (Лүк 18:1—7). Безнең белән кызыксынганга күрә, ул безне тыңлый. Күктәге Атабыз безне дога кылырга үзе чакыра икән, ни өчен безгә андый чакыруны кабул итмәскә? (Филипиялеләргә 4:6 укы.)
Догада ярдәм генә сорарга кирәкме? Юк. Дога кылу ярдәмендә без Аллаһыга якынлаша алабыз (Мәдхия 8:4, 5). Үз хисләребезне Аллаһыга регуляр рәвештә белдергәндә, без аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерәбез. (Ягъкуб 4:8 укы.)
Безгә ничек дога кылырга кирәк?
Аллаһы безнең дога кылганда күперенке сүзләр әйтүебезне я яттан белгән догаларны кабатлавыбызны теләми. Дога кылыр өчен билгеле бер гәүдә торышында булу да таләп ителми. Йәһвә безне аңа чын күңелдән дога кылырга чакыра (Маттай 6:7). Мәсәлән, борынгы Исраилдә яшәгән Һанна үз гаиләсендә булган һәм үзен борчыган бер проблема турында дога кылган. Соңрак кайгысы шатлык белән алышынгач, ул Аллаһыга чын күңелдән рәхмәтләрен белдергән. (1 Ишмуил 1:10, 12, 13, 26, 27; 2:1 укы.)
Без нинди искиткеч хөрмәткә ия! Без Барлыкка Китерүчегә үз борчуларыбыз белән мөрәҗәгать итә алабыз. Без шулай ук аны данлый алабыз һәм башкарган эшләре өчен рәхмәтләр әйтә алабыз. Һичшиксез, безгә бу кыйммәтле мөмкинлекне бик кадерләргә кирәк. (Мәдхия 144:14—16 укы.)
Изге Язмалар нигезендә башка сорауларга җавапны сайттан белеп була