Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | НИ ӨЧЕН ЯХШЫ КЕШЕЛӘР ГАЗАП ЧИГӘ?

Явызлыкны Аллаһы бетерәчәкме?

Явызлыкны Аллаһы бетерәчәкме?

Йәһвә һәм Гайсә Мәсих Шайтан китергән явызлыкны юк итәчәк. Инҗилдә моның турында ачык итеп әйтелә: «Аллаһы Улы [Гайсә] Иблиснең эшләрен җимерергә дип килде» (1 Яхъя 3:8). Комсызлыкка, нәфрәткә һәм явыз эшләргә нигезләнгән бүгенге дөнья төзелеше юк ителәчәк. «Бу дөньяның идарәчесе [Шайтан Иблис] куып чыгарылачак»,— дип вәгъдә иткән Гайсә (Яхъя 12:31). Шайтанның тәэсире юкка чыккач, гадел яңа дөнья урнаштырылачак һәм җирдә тынычлык хөкем сөрәчәк (2 Петер 3:13).

Ә үз юлларын үзгәртергә теләмәгән һәм явызлыкка баткан кешеләр белән нәрсә булачак? «Мәмләкәттә бары гадел юлдагылар, бары гөнаһсызлар гына яшәячәк. Ә яманнар юк ителәчәк, гөнаһ юлындагылар мәмләкәттән куып чыгарылачак» дигән сүзләр турында уйланыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22). Начар кешеләрнең йогынтысы инде булмаячак. Вакыт узу белән андый тыныч шартларда тыңлаучан кешеләр мирас итеп алынган камилсезлектән азат ителәчәк (Римлыларга 6:17, 18; 8:21).

Шул яңа дөньяда Аллаһы явызлыкны ничек юк итәчәк? Кешеләрне үзләренә бүләк ителгән ихтыяр ирегеннән мәхрүм итепме һәм аларны роботларга әйләндерепме? Юк, ул, тыңлаучан кешеләрне үз юлларына өйрәтеп, аларга начар фикерләрдән һәм эшләрдән арынырга булышачак.

Аллаһы газапларның бар сәбәпләрен юкка чыгарачак

Аллаһы көтелмәгәндә килеп чыга торган бәла-казалар белән нәрсә эшләячәк? Ул үз Патшалыгының җир өстеннән тиздән хакимлек итәчәген вәгъдә иткән. Аллаһы шул Патшалыкта Патша итеп Гайсә Мәсихне билгеләгән, һәм аның чирләгән кешеләрне савыктырыр өчен көче бар (Маттай 14:14). Гайсәнең шулай ук табигать көчләре өстеннән идарә итәр өчен куәте бар (Марк 4:35—41). Димәк, беркем дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгеп газапланмаячак (Вәгазьче 9:12). Мәсихнең идарәсе астында кешеләр бернинди һәлакәт күрмәячәк (Гыйбрәтле сүзләр 1:33).

Ә трагедияле очракларда үлгән миллионлаган гаепсез кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Гайсә үз дусты Лазарны терелтер алдыннан болай дигән: «Мин — терелү һәм тормыш» (Яхъя 11:25). Әйе, Гайсәнең үлгән кешеләрне терелтер өчен кодрәте бар!

Яхшы кешеләр явызлыктан газапланмаячак. Сез дә андый дөньяда яшәргә теләсәгез, Изге Язмаларны өйрәнеп хак Аллаһы һәм аның нияте турында күбрәк белем алыгыз. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу белемне алырга шатлык белән булышачак. Без сезне аларга мөрәҗәгать итәргә я бу басманы чыгаручыларга язарга чын күңелдән чакырабыз.