Изге Язмалар нигезендә җаваплар
Аллаһы бар диннәрне хуплыймы?
Сезнең, дөньядагы яңалыкларны тыңлаганда, шуңа игътибар иткәнегез бардыр: кешеләр кайвакыт дин дип явыз эшләр башкара. Бар диннәр дә Аллаһыдан дип әйтеп булмый (Маттай 7:15). Дөресен әйткәндә, кешеләрнең күбесе алданган. (1 Яхъя 5:19 укы.)
Шулай да яхшылыкны һәм хакыйкатьне яраткан эчкерсез кешеләргә Аллаһы игътибар итә (Яхъя 4:23). Аллаһы андый кешеләрне үз Сүзеннән — Изге Язмалардан — белемнәр алырга чакыра. (1 Тимутигә 2:3—5 укы.)
Хак динне ничек табып була?
Йәһвә Аллаһы, төрле диннәрдән чыккан кешеләрне хакыйкатькә һәм бер-берсен яратырга өйрәтеп, аларны берләштерә (Михей 4:2, 3). Шулай итеп, кешеләрнең бер-берсе белән ничек мөгамәлә иткәннәренә карап, сез хак динне тотучы кешеләрне таный алырсыз. (Яхъя 13:35 укы.)
Хак динне тотучылар үз иманын һәм тормышын Изге Язмаларга нигезли (2 Тимутигә 3:16). Алар шулай ук Аллаһы исемен данлый (Марка 12:29). Алар Аллаһы Патшалыгын кешелек өчен бердәнбер өмет дип таный (Данил 2:44). Алар Гайсәдән үрнәк алып «яктылыкларына... балкырга» рөхсәт итәләр һәм үз якыннарына яхшы эшләр кылалар (Маттай 5:16). Шуңа күрә Аллаһы хезмәтчеләрен аның Патшалыгы турындагы хәбәрне таратып өйдән-өйгә йөрүләре буенча танып була. (Маттай 24:14; Рәсүлләр 5:42; 20:20 укы.)
Изге Язмалар нигезендә башка сорауларга җавапны сайттан белеп була
Хак дин ярдәмендә Йәһвә Аллаһы төрле кешеләрне берләштерә (Мәдхия 132:1).