Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ:

Җирнең киләчәге бармы?

Җирнең киләчәге бармы?

«Ыруг-нәсел килә дә китә, ә дөнья мәңге тора» * (СӨЛӘЙМАН ПАТША, Б.Э.К. XI ГАСЫР).

Борынгы заманда яшәгән Изге Язмаларның бу язучысы кешенең кыска тормышын Җирнең мәңге булуына капма-каршы куйган. Меңләгән еллар буыннар килә дә китә, ә Җир шары кешеләр өчен әле дә йорт булып кала һәм аларны бар кирәклесе белән тәэмин итеп тора.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң дөнья зур тизлек белән үзгәрә башлаган. Транспорт, элемтә чаралары һәм башка технологияләр турында әйткәндә, кешеләр тик бер буын гомере эчендә генә бик зур уңышларга ирешкән, ә бу үз чиратында моңарчы булмаган икътисади үзгәрешләргә китергән. Күпләр элек хыялларында да булмаган шартларда яши. Соңгы 70 ел эчендә кешеләр саны өч тапкыр диярлек арткан.

Ләкин боларның барысы Җиргә тәэсир итмичә калмый. Тикшерүчеләр әйткәнчә, кешеләрнең эшчәнлеге Җиргә шулкадәр зур зыян китерә ки, хәтта табигатьтәге әйләнешләр тиздән тиешле итеп үтә алмаячак. Кайбер галимнәр бүгенге геологик чорны Антропоцен дип атый. Бу чорда кешеләрнең Җиргә йогынтысы аеруча зур.

Изге Язмаларда кешеләр «җирне һәлак итүдә» катнашачак дип алдан әйтелгән булган (Ачылыш 11:18). Бүген бу пәйгамбәрлек үтәләме? Кешеләр Җиргә тагын никадәр зур зыян китерер? Планетабыз төзәтеп булмаслык зыян күрерме? Җирнең киләчәге бармы?

ТӨЗӘТЕП БУЛМАСЛЫК ЗЫЯН

Җиргә төзәтеп булмаслык зыян яныймы? Кайбер галимнәрнең уйлавынча, климаттагы үзгәрешләрнең нәрсәгә китерәчәген алдан әйтү бик авыр. Алар андый кискен һәм көтелмәгән  үзгәрешләр аркасында глобаль афәтнең булуы ихтимал дип курка.

Мисал өчен Көнбатыш Антарктиданың бозлык катламын алыйк. Кайберәүләр җирнең глобаль җылынуы бу бозлык катламының эреп торуына китерәчәк дип уйлый. Бозлык өслеге кояш нурларын табигый рәвештә чагылдыра. Ләкин бозлык катламы эри һәм юкара барганга күрә, океанның сулары күбәя. Бу сулар кояш нурларын начаррак чагылдыра, һәм суларның температурасы күтәрелә. Нәтиҗәдә, бозлык катламы тагы да тизрәк эри. Бу эрү туктатып булмаслык процесска әйләнергә мөмкин, ә диңгезнең күтәрелүе аркасында йөзләгән миллион кеше зур зыян күрер.

ЭКОЛОГИК КРИЗИСНЫҢ ТИРӘНӘЮЕ

Планетадагы экологик кризис белән ничек көрәшергә? Моңа кагылышлы күп төрле тәкъдимнәр ясалган булган. Аларның берсе — тотрыклы үсеш. Бу тәкъдим буенча, икътисади һәм сәяси үсешне күтәргәндә, табигый ресурсларны акыл белән кулланырга кирәк. Бу тәкъдим нинди нәтиҗәләргә китергән?

Кызганычка каршы, бөтендөнья икътисади кризис кебек, экологик кризис та даими тирәнәя бара. Кешеләр Җирнең ресурсларын шулкадәр тиз куллана, ул хәтта аларны яңадан тупларга өлгерми. Андый хәлне ничек та булса чишеп буламы? Бер эколог шуны ачык таныган: «Без планетабыздан ничек дөрес файдаланырга икәнен белмибез дип әйтеп була». Дөнья хәле Изге Язмаларда язылган мондый сүзләргә туры килә: «Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый» (Иремия 10:23).

Икенче яктан, Изге Язмаларда Барлыкка Китерүче Аллаһы Җирне бөлгенлеккә төшерүгә юл куймаячак дип әйтелә. Мәдхия 113:24 тә болай дип язылган: «Җирне Ул [Ходай] адәм улларына биргән». Әйе, планетабыз — күктәге Атабызның «игелекле... бүләге» (Ягъкуб 1:17). Аллаһы безгә бер вакыт һәлак булачак бүләк бирер идеме? Әлбәттә, юк! Планетабыз һәм андагы процесслар моңа дәлил булып тора.

БАРЛЫККА КИТЕРҮЧЕНЕҢ НИЯТЕ НИНДИ?

Тәүратның Яратылыш китабында Аллаһы Җирне ярату күрсәтеп барлыкка китергән дип  әйтелә. Башта Җир турында болай диелә: «Җир йөзе әле сурәтсез, буп-буш — төпсез упкын, караңгылык эченә чумган [иде]». Шулай да, анда тормыш өчен бик мөһим булган «сулар» искә алына (Яратылыш 1:2). Аннары Аллаһы: «Яктылык булсын»,— дигән (Яратылыш 1:3). Күрәсең, кояш нурлары атмосферага үтеп кергән, һәм беренче тапкыр Җирдә яктылык күренә башлаган. Шуннан соң Яратылышта коры җирнең һәм диңгезләрнең барлыкка килүе турында бәян ителә (Яратылыш 1:9, 10). Аннары «яшеллекләр, төренә күрә орлык бирә торган үләннәр... җимеш агачлары» үсә башлаган (Яратылыш 1:12). Шулай итеп, тормыш өчен кирәкле әйләнешләр һәм процесслар, мәсәлән, фотосинтез үтә алсын өчен, Җирдә бар кирәкле нәрсәләр инде булган. Аллаһы моның барысын кем өчен әзерләгән?

Борынгы пәйгамбәр Ишагыйя Аллаһы турында болай дигән: «[Ул] Җирне Бар итүче һәм аны Яратучы; ул аны нык куйган, юкка гына түгел, ә яшәр өчен барлыкка китергән» (Ишагыйя 45:18). Әйе, Аллаһының нияте буенча, кешеләр Җирдә мәңге яшәргә тиеш.

Кызганычка каршы, кешеләр Аллаһының матур бүләген — Җирне — дөрес кулланмаганга, аны аяныч хәлгә китергән. Ләкин Аллаһының нияте үзгәрмәгән. Борынгы вакытта бер кеше болай дип әйткән: «Аллаһы бит Ул кеше заты түгел, Ул ялган сөйләми; Ул адәм угылы да түгел, Үзенең фикерен үзгәртмәс. Ул сөйләр дә эшен эшләмәсме?» (Саннар 23:19) Аллаһы кешеләрнең Җирне юк итүенә юл куймаячак. Киресенчә, тиздән ул «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» (Ачылыш 11:18).

ҖИР — МӘҢГЕЛЕК ЙОРТЫБЫЗ

Гайсә Мәсих үзенең күпләргә билгеле булган Таудагы вәгазендә болай дип әйткән: «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алачаклар» (Маттай 5:5). Соңрак шул ук вәгазьдә Гайсә Җирнең нәрсә ярдәмендә юк ителүдән котылачагын әйткән. Ул үз шәкертләрен болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен». Әйе, Аллаһы Патшалыгы, ягъни хөкүмәте, Җиргә карата Аллаһының ниятен үтәячәк (Маттай 6:10).

 Патшалык китерәчәк искиткеч үзгәрешләр турында Аллаһы болай ди: «Менә, мин һәммә нәрсәне яңартам» (Ачылыш 21:5). Аллаһы Җирне яңа планета белән алмаштырачакмы? Юк, чөнки асылда планетабыз үзеннән-үзе начар түгел. Аллаһы планетадагы экологик кризис өчен җаваплы кешеләрне юк итәчәк: «җирне һәлак итүчеләр», ягъни бүген идарә итүче хөкүмәтләр, инде булмаячак. Аларның урынына «яңа күк» — яңа күктәге хөкүмәт, ягъни Аллаһы Патшалыгы урнаштырылачак. Бу Патшалык «яңа җир», ягъни җирдәге яңа җәмгыять өстеннән идарә итәчәк (Ачылыш 21:1).

Кешеләр аркасында туган экологик кризисны юк итәр өчен, Аллаһы Җирнең ресурсларын тулыландырачак. Аллаһының башкарачак эшләре турында мәдхия җырлаучы Аллаһы тарафыннан рухландырылып болай дип язган: «Син җиргә килеп, аның сусавын баскансың, аның байлыгын күбәйтәсең». Климат яхшы булганга һәм, иң мөһиме, Аллаһы үз фатихасын биргәнгә күрә, Җир оҗмахка әйләнәчәк һәм җирдә мул итеп ризык булачак (Мәдхия 64:10—14).

Һиндстанның җитәкчесе Мохандас Ганди, аның шәхси сәркатибе Пьярелалның сүзләре буенча, болай дип әйткән: «Җир кешеләрнең бар ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала, әмма аларның комсызлыгын канәгатьләндерә алмый». Аллаһы Патшалыгы, кешеләрнең йөрәкләр торышын үзгәртәчәк һәм шулай итеп Җир проблемаларының төп сәбәбен юк итәчәк. Ишагыйя пәйгамбәр алдан әйткәнчә, Патшалык идарә иткәндә, кешеләр бер-берсенә һәм җиргә «зыян китермәсләр һәм бернәрсәне дә җимермәсләр» (Ишагыйя 11:9). Бүген төрле культуралардан чыккан һәм төрле шартларда яшәгән кешеләр Аллаһының югары нормаларына инде өйрәнә. Алар Аллаһыны һәм кешеләрне яратырга, рәхмәтле булырга, табигать турында кайгыртырга, Җирнең ресурсларын сак кулланырга һәм Аллаһының нияте буенча яшәргә өйрәнә. Алар Җирдә булачак оҗмахтагы тормышка әзерләнә (Вәгазьче 12:13; Маттай 22:37—39; Көләсәйлеләргә 3:15).

Аллаһы искитмәле планетабызның юк ителүенә юл куймаячак

Тәүратның Яратылыш китабында язылган барлыкка китерү турындагы өзек мондый сүзләр белән тәмамлана: «Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде» (Яратылыш 1:31). Әйе, Аллаһы искитмәле планетабызның юк ителүенә юл куймаячак. Планетабызның киләчәге кайгыртучан Барлыкка Китерүче Йәһвә Аллаһының кулында. Моны белү бик юата. Ул мондый вәгъдә бирә: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:29). Сез дә «гаделләр» арасында булыгыз, һәм Җир сезнең мәңге йортыгыз булсын.

^ 3 абз. Изге Язмалар, Вәгазьче 1:4.