ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ СӨЙЛӘШҮ
Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? (Беренче өлеш)
Бу мәкалә — Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән була алган сөйләшүләренең берсе. Күз алдыгызга китерегез: Кәрим исемле Йәһвә Шаһите Дамир исемле ир-ат янына килә.
БЕЛЕМНЕ «ТЫРЫШЫП ЭЗЛӘ»
Кәрим: Дамир, миңа сезнең белән Изге Язмалар нигезендә сөйләшергә бик ошый *. Үткән тапкыр сез Аллаһы Патшалыгы турында сорау бирдегез һәм: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Патшалык 1914 елда идарә итә башлаган дип әйтә?» — дип сорадыгыз.
Дамир: Әйе, мин бер басмагызны укыдым. Анда Аллаһы Патшалыгы 1914 елда идарә итә башлаган диелгән иде. Миндә сорау туды: сез бар тәгълиматларыгыз Изге Язмаларга нигезләнгән дип әйтәсез, шулай бит?
Кәрим: Әйе, шулай.
Дамир: Мин Изге Язмаларны укып чыктым. Ләкин берәр шигырьнең 1914 елны искә алуын хәтерләмим. Шуннан мин Интернетта Изге Язмаларны карадым һәм «1914» дип кертеп тикшердем. Әмма бер нәрсә дә табылмады.
Кәрим: Дамир, сезне чын күңелдән мактыйсым килә. Беренчедән, сез Изге Язмаларны укып чыктыгыз. Сезнең Аллаһы Сүзен чыннан да яратуыгыз күренә.
Дамир: Әйе, мин Изге Язмаларны яратам. Аңа тиң китап юк.
Кәрим: Шулай. Икенчедән, сез үз сорауларыгызга җавап эзләгәндә, Изге Язмаларны кулланасыз. Изге Язмаларда киңәш ителгәнчә, сез белемне «тырышып эзлисез» *. Тырышлыкларыгыз мактауга лаек.
Дамир: Рәхмәт. Мин өйрәнергә яратам. Чынында мин күбрәк «казып карадым» һәм без өйрәнгән китапта 1914 ел турында күбрәк мәгълүмат таптым. Анда бер патшаның төше искә алына. Бу төштә зур агачны кисеп ташлыйлар, һәм аннары ул яңадан үсеп чыга бугай.
Кәрим: Әйе, дөрес. Бу — Данил китабының 4 нче бүлегендә язылган пәйгамбәрлек. Бу бүлектә Бабыл патшасы Набуходоносор күргән төш турында әйтелә.
Дамир: Нәкъ шулай. Мин бу пәйгамбәрлекне берничә тапкыр укып чыктым, ләкин, дөресен генә әйткәндә, бу төшнең Аллаһы Патшалыгы я 1914 ел белән ничек бәйле булуын аңламадым.
Кәрим: Беләсезме, Дамир, хәтта Данил пәйгамбәр, бу пәйгамбәрлекне язарга рухландырылган булса да, аның мәгънәсен аңлап җиткермәгән!
Дамир: Чыннанмы?
Кәрим: Әйе. Монда, Данил 12:8 дә аның сүзләре язылган: «Мин моны ишеттем, ләкин аңламадым».
Дамир: Димәк, мин генә андый түгел икән. Бу мине юата.
Кәрим: Данил аңламаган булган, чөнки Аллаһы ул вакытта Данил китабында язылган
пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсен ачыкларга иртә дип санаган. Ләкин бүген, безнең заманда, без аларны яхшырак аңлый алабыз.Дамир: Сез кайдан моны беләсез?
Кәрим: Игътибар итегезче, киләсе шигырьдә, Данил 12:9 да, нәрсә әйтелә: «Бу сүзләр ахыр вакытта кадәр сер итеп калдырылган һәм мөһерләп куелган». Шулай итеп, бу пәйгамбәрлек, күп вакыт үткәч кенә, «ахыр вакытында» гына ачыкланырга тиеш булган. Һәм тиздән без Изге Язмаларны өйрәнеп нәкъ шул заманда яшәвебезгә инанырбыз әле *.
Дамир: Ярар, ә сез миңа Данил китабында язылган пәйгамбәрлекне аңлата аласызмы?
Кәрим: Тырышырмын.
НАБУХОДОНОСОРНЫҢ ТӨШЕ
Кәрим: Башта, әйдәгез, кыскача патша Набуходоносорның төшен искә төшерик. Аннары аның мәгънәсе турында сөйләшербез.
Дамир: Ярар.
Кәрим: Бу төштә Набуходоносор күккә җиткән гаять зур агач күргән. Аннары ул Аллаһы фәрештәсенең бу агачны кисеп ташларга боерыгын ишеткән. Ләкин Аллаһы агач төбен җирдә калдырырга кушкан. «Җиде вакыт» үткәч, бу агач яңадан үсеп чыгарга тиеш булган *. Башта бу пәйгамбәрлек патша Набуходоносорда үтәлгән. Ул, күккә җиткән агач кебек, бөек патша булса да, «җиде вакытка» кисеп ташланган булган. Аннары нәрсә булганын хәтерлисезме?
Дамир: Юк, хәтерләмим.
Кәрим: Изге Язмалар буенча, Набуходоносорның, күрәсең, җиде елга акылы зәгыйфьләнгән. Шул вакытта ул патша булып идарә итә алмаган. Ләкин, җиде вакыт үткәч, Набуходоносор акылына кайткан һәм яңадан идарә итә башлаган *.
Дамир: Анысы аңлашыла. Әмма ничек моның барысы Аллаһы Патшалыгы һәм 1914 ел белән бәйле?
Кәрим: Кыскача әйткәндә, бу пәйгамбәрлекнең ике үтәлеше бар. Беренче тапкыр ул, патша Набуходоносорның идарәсе өзелгәч, үтәлгән, ә икенче тапкыр — Аллаһының идарәсе өзелгәч. Бу пәйгамбәрлекнең нәкъ икенче үтәлеше Аллаһы Патшалыгы белән бәйле.
Дамир: Сез бу пәйгамбәрлекнең икенче үтәлеше бар икәнен кайдан беләсез?
Кәрим: Беренчедән, моның турында бу пәйгамбәрлекнең үзендә әйтелә. Данил 4:17 буенча, бу пәйгамбәрлек яшәүчеләр «Аллаһы Тәгалә кеше патшалыгы өстеннән Хаким икәнен һәм аны кемгә тели, шуңа бирә» икәнен белсеннәр өчен бирелгән булган. «Кеше патшалыгы» дигән сүзтезмәгә игътибар иттегезме?
Дамир: Әйе, монда «Аллаһы Тәгалә кеше патшалыгы өстеннән Хаким» дип әйтелә.
Кәрим: Дөрес. Сезнеңчә, монда кем турында әйтелә?
Дамир: Аллаһы турында.
Кәрим: Димәк, бу шигырьдәге пәйгамбәрлек Набуходоносорга гына түгел, ә шулай ук «кеше патшалыгына», ягъни Аллаһының кешеләр өстеннән хакимлегенә карый. Моны без пәйгамбәрлекнең контекстыннан күрәбез.
Дамир: Сезнең нәрсә әйтәсегез килә?
ДАНИЛ КИТАБЫНЫҢ ТӨП ТЕМАСЫ
Кәрим: Изге Язмалардагы Данил китабында кат-кат бер темага игътибар ителә. Анда Аллаһы Патшалыгының киләчәгенә басым ясала. Бу Патшалыкта Аллаһының Улы Гайсә идарә итәчәк. Әйдәгез, мәсәлән, икенче бүлеккә игътибар итик. Данил 2:44 не укып чыга аласызмы?
Дамир: Әйе. «Һәм ул патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак».
Кәрим: Рәхмәт. Сезнеңчә, бу шигырьдә Аллаһы Патшалыгы турында әйтеләме?
Дамир: Хм-м-м. Төгәл әйтә алмыйм.
Кәрим: Игътибар итегез, монда бу Патшалык «мәңге торачак» дип әйтелә. Аллаһы Патшалыгы чыннан да мәңге торачак, ә кешеләрнең бернинди хөкүмәте турында алай әйтеп булмый. Шулай бит?
Дамир: Шулайдыр.
Кәрим: Данил китабында Аллаһы Патшалыгы турында башка бер пәйгамбәрлек бар. Ул Данил 7:13, 14 тә язылган. Булачак хаким турында анда болай диелә: «Бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр аңа хезмәт итсен өчен, аңа хакимлек, дан һәм патшалык бирелде. Аның хакимлеге гасырларга калачак вә беркайчан да бетмәячәк; аның патшалыгы җимерелмәячәк». Бу пәйгамбәрлектә сез таныш сүзләрне күрәсезме?
Дамир: Монда да патшалык искә алына.
Кәрим: Дөрес. Һәм теләсә кайсы патшалык түгел. Монда бу Патшалыкка «бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр» өстеннән хакимлек бирелгән диелә. Башка сүзләр белән әйткәндә, бу Патшалык бөтен җир өстеннән идарә итәчәк.
Дамир: Мин моңа игътибар итмәдем, ләкин сез дөрес әйтәсез. Монда чыннан да шулай әйтелә.
Кәрим: Карагыз, бу пәйгамбәрлектә тагын нәрсә әйтелә: «Аның хакимлеге гасырларга калачак вә беркайчан да бетмәячәк; аның патшалыгы җимерелмәячәк». Бу пәйгамбәрлек без яңа гына укыган Данил 2:44 тә язылган сүзләргә бик охшаш түгелме?
Дамир: Әйе, охшаш.
Кәрим: Карап чыккан фикерләрне кыскача кабатлыйк. Данил китабының 4 нче бүлегендәге пәйгамбәрлек кешеләр «Аллаһы Тәгалә кеше патшалыгы өстеннән Хаким» икәнен белсеннәр өчен бирелгән булган. Бу шигырь шул пәйгамбәрлекнең бөегрәк үтәлеше барлыгын һәм ул Набуходоносорга гына карамый икәнен үзеннән-үзе күрсәтә. Тулаем Данил китабында Аллаһы Патшалыгының киләчәге турындагы пәйгамбәрлекләр очрый. Бу Патшалыкта Аллаһының Улы Гайсә идарә итәчәк. Сезнеңчә, Данил китабының 4 нче бүлегендә дә Аллаһы Патшалыгы турында әйтелә дигән нәтиҗә ясау акыллы түгелме?
Дамир: Күрәсең, шулай. Ләкин мин әле дә 1914 ел белән бәйләнешне күрмим.
«ҖИДЕ ВАКЫТ ҮТСЕН»
Кәрим: Хәзер яңадан патша Набуходоносорны искә төшерик. Пәйгамбәрлекнең беренче үтәлешендә агач бу патшаны символлаштырган. Бу агач кисеп ташлангач һәм аның төбе җирдә калдырылгач, бу патшаның акылы берникадәр вакытка зәгыйфьләнгән һәм ул үз идарәсен югалткан. Набуходоносор акылына кайтып яңадан идарә итә башлагач, җиде вакыт тәмамланган. Пәйгамбәрлекнең икенче үтәлешендә Аллаһының идарәсе берникадәр вакытка өзелгән, әмма Аллаһының берәр кимчелеге булганга түгел.
Дамир: Аңламадым.
Кәрим: Изге Язмалар язылган чорда Иерусалимда идарә иткән исраилле патшалар турында алар «Йәһвә тәхетендә» * утырган дип әйткәннәр. Алар Аллаһының вәкилләре булган. Шуңа күрә бу патшаларның идарәсе чынында Аллаһы идарәсенең гәүдәләнеше булган. Әмма вакыт узу белән бу патшаларның күбесе Аллаһыга тыңламаучан булып киткән, һәм гражданнарының күбесе аларның начар үрнәкләренә ияргән. Исраиллеләрнең буйсынмаучанлыгы аркасында б. э. к. 607 елда Аллаһы бабыллыларга аларны яулап алырга рөхсәт иткән. Шул вакыттан алып Иерусалимда, Йәһвәнең вәкиле булып, беркем дә идарә итмәгән. Шул мәгънәдә Аллаһының идарәсе өзелгән булган. Бу фикер сезгә аңлашыламы?
Дамир: Аңлашыла бугай.
Кәрим: Шулай итеп, б. э. к. 607 елда җиде вакыт башланган, ягъни Аллаһының идарәсе өзелгән. Җиде вакыт үткәч, Аллаһы үз вәкиле итеп яңа хакимне билгеләп куярга тиеш булган, ләкин хәзер инде җирдә түгел, ә күктә. Без сезнең белән Данил китабыннан укыган башка пәйгамбәрлекләр шул вакытта үтәлергә тиеш булган. Әмма бик мөһим сорау туа: җиде вакыт кайчан тәмамланган? Бу сорауга җавап тапсак, без Аллаһы Патшалыгының кайчан идарә итә башлаганын да белербез.
Дамир: Ә-ә-ә, аңлашылды, әйдәгез, мин әйтеп карыйм: җиде вакыт 1914 елда тәмамланган, дөресме?
Кәрим: Дөп-дөрес!
Дамир: Әмма кайдан без моны беләбез?
Кәрим: Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә җиде вакытның әле тәмамланмаган булуын күрсәткән *. Димәк, бу чор бик озын. Гайсә җиргә килгәнче йөзләгән ел алдан җиде вакыт инде башланган булган һәм, ул күккә кайткач та, күпмедер вакыт дәвам ителгән. Хәтерлисездер, без әйткән идек: Данил пәйгамбәрлекләренең мәгънәсе «ахыр вакытында» гына ачыкланырга тиеш булган *. Шунысы кызык, 1800 елларның азагында Изге Язмаларны эчкерсез тикшерүчеләр бу һәм башка пәйгамбәрлекләрне тырышып тикшергән. Алар җиде вакытның 1914 елда тәмамланачагын аңлый башлаган. 1914 елдан соң булган дөньядагы зур вакыйгалар Аллаһы Патшалыгының шул елда идарә итә башлаганын раслаган. Бу елны дөньяның соңгы көннәре, яки ахыр заман башланган. Дамир, сез бүген күп нәрсәләр белдегез...
Дамир: Әйе. Бу сорауны яхшырак аңлар өчен, мин бу тема буенча мәгълүматны яңадан укып чыгармын.
Кәрим: Борчылмагыз. Миңа да бу пәйгамбәрлекләрне һәм аларның үтәлешен аңлар өчен вакыт кирәк булды. Әмма фикер алышуыбыз сезгә, ким дигәндә, шуны күрергә булышты дип өметләнәм: Йәһвә Шаһитләре Патшалык турында үз тәгълиматларын Изге Язмаларга нигезли.
Дамир: Әйе, мин һәрвакыт гаҗәпләнәм: сез бар тәгълиматларыгызны Изге Язмаларны кулланып аңлата аласыз.
Кәрим: Сезнең дә шундый теләгегез бар икәнен күрәм. Мин инде әйткәнчә, без бүген күп яңа нәрсә белдек. Ләкин сезнең кайбер сорауларыгыз калгандыр. Мәсәлән, без җиде вакыт Аллаһы Патшалыгы белән бәйле икәнен һәм аларның б. э. к. 607 елда башланганын аңладык. Ләкин бу җиде вакытның нәкъ 1914 елда тәмамланганын без кайдан беләбез? *
Дамир: Әйе, минем моны беләсем килә.
Кәрим: Изге Язмалар китабы үзе безгә җиде вакытның озынлыгын төгәл билгеләргә булыша. Моның турында киләсе тапкыр сөйләшеп була. *
Дамир: Ярый, сөйләштек.
Үзегезне борчый торган берәр рухи сорау бармы? Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматлары һәм эшчәнлеге турында беләсегез киләме? Алайса, киләсе тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәндә, аларга сораулар бирергә оялмагыз. Алар сезнең белән фикер алышырга бик шат булыр.
^ 5 абз. Йәһвә Шаһитләре кешеләр белән өйдә темалар буенча Изге Язмалар өйрәнүен түләүсез үткәрә.
^ 21 абз. «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 9 нчы бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
^ 63 абз. Гайсә соңгы көннәр турындагы үз пәйгамбәрлегендә болай дигән: «Халыкларга билгеләнгән вакыт үтеп киткәнчегә кадәр халыклар [Аллаһы идарәсен символлаштыра торган] Иерусалимны таптар» (Лүк 21:24). Шуңа күрә Аллаһы идарәсе Гайсә вакытында әле торгызылмаган булган һәм соңгы көннәрдә генә торгызылырга тиеш булган.
^ 67 абз. «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 215—218 нче битләрен карагыз.
^ 69 абз. Киләсе брошюраларның берсендә җиде вакытның озынлыгын билгеләргә булыша торган Изге Язмаларның шигырьләре каралачак.