ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ
Мин үзем өчен генә яшәдем
-
ТУУ ЕЛЫ: 1951
-
ТУГАН ИЛЕ: ГЕРМАНИЯ
-
ҮТКӘНДӘ: ГОРУР, ҮЗБЕЛДЕКЛЕ КЕШЕ
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.
Бала чагымда мин гаиләм белән Лейпциг шәһәре янында (Көнчыгыш Германия) яшәдем. Бу урын Чехия һәм Польшаның чикләреннән ерак түгел. Миңа алты яшь булганда, гаиләбез әтинең эше аркасында чит илгә күченде: башта Бразилиягә, ә аннары Эквадорга.
14 яшемдә мине Германиягә интернат мәктәпкә җибәрделәр. Әти-әнием миннән ерак Көньяк Америкада яшәгәнгә күрә, миңа үз-үзем турында кайгыртырга туры килде. Мин теләсә нәрсә эшли башладым һәм башкалар турында бер дә уйламый идем.
Миңа 17 яшь булганда, әти-әнием Германиягә кайтты. Башта мин алар белән яшәдем. Ләкин бәйсез булуым аркасында мин алар белән яши алмадым һәм 18 яшемдә йортымны калдырып киттем.
Мин тормыш мәгънәсен тырышып эзли башладым. Төрле оешмаларда һәм җәмгыятьләрдә булганнан соң, мин мондый нәтиҗәгә килдем: кешеләр искиткеч Җирне юк иткәнче, тормышымны аны тикшерүгә багышлау — иң яхшы нәрсә.
Мин Германиядән киттем, мотоцикл сатып алдым һәм Африкага бардым. Әмма тиздән миңа мотоциклымны ремонтлар өчен Европага кайтырга туры килде. Күп тә үтмәстән Португалиядә бер пляжда булганда, мин мотоциклымны калдырып судно белән сәяхәткә китәргә булдым.
Мин Атлантик океан аша сәяхәт итәргә җыенган яшь кешеләр төркеменә кушылдым. Шунда мин киләчәк хатыным Лора белән таныштым. Башта без Кариб диңгезе утрауларына юл тоттык. Аннары, Пуэрто-Рикода кыска вакытлы тукталыш ясагач, Европага кайттык. Без Лора белән, берәр җилкәнле судно табып, аны яшәүгә җайлаштырырга ниятләнгән идек. Ләкин өч айдан соң көтелмәгән бер авырлык туды: мине Германия армиясенә чакырдылар.
Мин Германия флотында 15 ай хезмәт иттем. Шул вакыт эчендә без Лора белән өйләндек һәм яңа сәяхәткә әзерләнә башладык. Минем армиягә китүем алдыннан гына без коткару шлюпкасының корпусын сатып алдык.
Мин армиядә хезмәт иткәндә, без шул коткару шлюпкасыннан кечкенә җилкәнле судно ясый башладык. Без бу суднода яшәп искиткеч планетабызны тикшерергә планлаштырдык. Нәкъ шул вакытта — мин армиядән кайткач, әмма әле судноны ясап бетергәнче — без Йәһвә Шаһитләре белән очраштык һәм Изге Язмаларны өйрәнә башладык.ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
Башта мин тормышымны әллә ни үзгәртәсе юк дип санадым. Никахыбыз рәсми теркәлгән иде, мин тәмәке инде тартмый идем (Эфеслеләргә 5:5). Сәяхәтләребез турында әйткәндә, мин, тормышыбызны Аллаһының гаҗәеп иҗади эшләрен күзәтүгә багышлау — чыннан да әһәмиятле максат, дип уйлый идем.
Чынында исә миңа үзгәрергә, аеруча холкымны үзгәртергә кирәк иде. Артык горур һәм үзбелдекле булганга, мин бар игътибарымны үз сәләтләремә һәм казанышларыма тупладым. Мин үзем өчен генә яшәдем.
Бер көнне мин Гайсәнең Таудагы яхшы билгеле вәгазен укыдым (Маттай 5—7 нче бүлекләр). Башта мин Гайсәнең бәхет турындагы сүзләрен аңламый идем. Мәсәлән, ул ачыкканнар һәм сусаганнар бәхетле дигән (Маттай 5:6). Мин, ничек инде мохтаҗлык кешене бәхетле итә алсын, дип уйладым. Өйрәнүемне дәвам иткәч, мин барыбызның да рухи ихтыяҗлар бар икәнен, ләкин аларны канәгатьләндерер өчен моны басынкылык белән танырга кирәк икәнен аңладым. Гайсә дөрес әйткән: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Маттай 5:3).
Германиядә Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан соң, без Лора белән — Франциягә, а соңрак Италиягә күчендек. Кайда гына барсак та, Йәһвә Шаһитләрен таба идек. Аларның эчкерсез яратуы һәм бердәмлеге миндә тирән эз калдырды. Мин Йәһвә Шаһитләренең чыннан да бөтендөнья кардәшлек булуын күрдем (Яхъя 13:34, 35). Вакыт узу белән без Лора белән Йәһвә Шаһитләре буларак суга чумдырылу үттек.
Суга чумдырылгач, мин холкымны үзгәртүемне дәвам иттем. Без Лора белән Африка яры буйлап йөзәргә, ә аннары Атлантик океанны Кушма Штатларга таба кичәргә булдык. Океан уртасында икәү генә кечкенә көймәдә утырып һәм ярдан меңләгән километр ераклыкта булып, мин үземнең бөек Барлыкка Китерүчегә караганда никадәр әһәмиятсез булуымны аңладым. Вакытым күп булганга (океан уртасында ашыгыч эшләр күп түгел), мин үземне Изге Язмаларны укуга багышладым. Аеруча мине Гайсәнең җирдәге тормышы турындагы хәбәрләр таң калдырды. Ул күз алдына да китерә алмаслык сәләтләргә ия камил кеше булса да, беркайчан да үзенә игътибар җәлеп итмәгән. Ул үзе өчен түгел, ә үз күктәге Атасы өчен яшәгән.
Мин Аллаһы Патшалыгын тормышымда беренче урынга куярга кирәк икәнен аңладым
Гайсәнең үрнәге турында уйланып, мин үз теләкләремне түгел, ә Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куярга кирәк икәнен аңладым (Маттай 6:33). Лора белән Кушма Штатларга барып җиткәч, без сәяхәт итүебезне туктатырга һәм игътибарыбызны гыйбадәт кылуга тупларга булдык.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.
Элек үзем өчен генә яшәгәндә, мин еш кына нинди карар кабул итү дөрес булыр микән дип шикләнә идем. Хәзер исә минем акыллылыкның һәм җитәкчелекнең ышанычлы чыганагым бар (Ишагыйя 48:17, 18). Мин шулай ук хәзер тормышның чын мәгънәсен беләм. Бу — Аллаһыга гыйбадәт кылу һәм башкаларга аның турында белем алырга булышу.
Изге Язмалардагы принципларны кулланганга, Лора белән мөнәсәбәтләребез бик ныгыды. Безнең шулай ук тагын бер фатиха — бик яхшы кызыбыз бар. Ул да Йәһвәне белә һәм ярата.
Тормышыбыз кыенлыкларсыз үтә дип әйтмәс идем. Ләкин Йәһвәнең ярдәме белән без беркайчан бирешмәскә һәм алга таба да аңа таянырга тәвәккәл (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).