Изге Язмалар нигезендә җавап
Бала Аллаһыны яратырга ничек өйрәнә ала?
Балагыз Аллаһыга ышанса һәм аның яратуында шикләнмәсә генә, Аллаһыны яратырга өйрәнер. Балагыз Аллаһыны яратсын өчен, аңа Аллаһы турында белем алырга кирәк (1 Яхъя 4:8). Мәсәлән, аңа мондый сорауларга җавап алу мөһим: ни өчен Аллаһы кешеләрне яраткан? Ни өчен ул газапларга юл куя? Аның кешеләргә карата нияте нинди? (Филипиялеләргә 1:9 укыгыз.)
Балагыз Аллаһыны яратырга өйрәнсен өчен, сез үзегез Аллаһыны яратырга тиеш. Шулчак ул сезнең үрнәгегезгә иярер. (Канун 6:5—7; Гыйбрәтле сүзләр 22:6 укыгыз.)
Баланың күңелен ничек кузгатырга?
Аллаһы Сүзе кодрәтле (Еврейләргә 4:12). Шуңа күрә балагызны аның төп тәгълиматларына өйрәтегез. Кешеләрнең күңелләренә үтеп керерлек сөйләр өчен, Гайсә пәйгамбәр сораулар биргән, кешеләрне тыңлаган һәм аларга Язмаларда язылганнарны аңлаткан. Балагызның күңеле кузгалсын өчен, сезгә аны, Гайсә кешеләрне өйрәткән кебек, өйрәтергә кирәк. (Лүк 24:15—19, 27, 32 укыгыз.)
Изге Язмалардан Аллаһының кешеләр белән мөнәсәбәтләре турында укып белеп була. Шушы өзекләр ярдәмендә балагыз Аллаһы турында белем ала һәм аны яратырга өйрәнә ала. Бу яктан сезгә сайтыбыздагы (www.pr418.com/tt) басмалар ярдәм итә ала. (2 Тимутигә 3:16 укыгыз.)