Бурычка алыргамы, алмаскамы?
«Бурычка алу — туйда шатлану, кайтару — матәмдә кайгыру» (суахили халкының әйтеме).
ШУШЫ әйтем Көнчыгыш Африкада яхшы билгеле, һәм күп кенә кешеләр аның белән ризалашыр. Дустыгыздан яисә башка берәүдән бурычка алганда, сез үзегезне шулай ук хис итәсезме? Әҗәткә алу акыллы булып тоелса да, алай эшләргә кирәкме? Бурычка алуның кире яклары нинди?
Суахили халкының башка әйтеме хәлнең асылын ачыклый. Ул: «Бурычка алучы һәм бирүче дуссыз кала»,— дип яңгырый. Дөресен генә әйткәндә, бурыч дуслыкны бозарга һәм башка кешеләр белән араны суытырга мөмкин. Барысын да яхшы гына алдан уйласак та, ниятләребез изге булса да, кайчак безнең өметләребез акланмый кала. Әйтик, берәү кирәк сумманы түләп бетермәде, ди. Бурычка биргән кешегә бу, бәлки, ошамас. Ул хәтта үпкә саклый башлар. Нәтиҗәдә, аның һәм бурычка бирүче арасында, хәтта аларның гаиләләре арасында киеренке мөнәсәбәт урнашырга мөмкин. Бурычка алу-бирү аркасында еш кына каршылыклар килеп чыга, шуңа күрә акча җитмәсә шунда ук бурыч алырга ашыкмыйк. Башка чара калмагач кына әҗәткә алыйк.
Бурычка алу, моннан тыш, кешенең Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен бозарга мөмкин. Ни өчен алай? Бурычын кайтарырга теләмәүче Изге Язмаларда бозык кеше дип атала (Мәдхия 36:21). Анда шулай ук ачыктан-ачык: «Бурычлы кеше бурычка бирүченең колына әверелер»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 22:7). Бурычлы кеше акча кайтарганчы бурычка бирүче алдында җавап тотканын аңларга тиеш. Бу очракка Африка халкының башка әйтемен кулланып була. Ул: «Берәр кешенең аягын бурычка алып торсаң, ул кайда әйтсә, шунда барырсың»,— дип яңгырый. Шушы әйтемнең мәгънәсе нәрсәдә? Бурычка баткан кеше теләге буенча эш итә алмый.
Шунлыктан бурыч түләү бар нәрсәдән өстен торырга тиеш. Югыйсә, авырлыклардан кача алмассың. Бурыч арту нәтиҗәсендә кайбер кешеләр зур стресс, йокысыз төннәр кичерә, чамадан тыш артык эшләргә мәҗбүр, хатыны белән талаша, аның гаиләсе хәтта таркалырга мөмкин. Ә суд процесслары яисә төрмәгә эләгү Римлыларга 13:8 дәге: «Үзара мәхәббәттән башка, беркемгә һичнәрсә белән бурычлы калмагыз»,— дигән сүзләр буенча эш итү шундый акыллы!
турында әйтәсе дә юк!БУРЫЧКА АЛЫРГА КИРӘКМЕ?
Югарыда әйтелгәннәрдән шундый нәтиҗә ясап була: бурычка алу турында сүз барганда, бик сак булу мөһим. Үз эчегездән уйланып сорагыз: «Бурычка алырга кирәкме? Гаиләм, бурычка алмаса, әллә үзен тәэмин итә ала алмасмы? Мине әҗәткә алырга комсызлыгым этәрмиме? „Юрганны аякка тартсаң, баш ачык кала“,— диләр. Мин юрганны аякка тартмыймы?» Күпчелек очракларда бурычка бату түгел, ә вак нәрсә белән канәгать булу акыллырак.
Әлбәттә, кайчак чыгармалар да бар. Мәсәлән, берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, башка чара калмаска мөмкин. Әмма андый чакларда да үзеңне намус тоту мөһим. Моңа ничек ирешергә?
Беренчедән, кеше башкалардан баерак булып тоелса да, аңардан файдаланмыйк. Әгәр дә кеше бай булып күренсә, ул безгә матди ярдәм күрсәтеп торырга тиеш яисә аның белән намуслы булу мәҗбүри түгел дип уйламыйк. Берәрсе калын кесәле булып күренсә дә, аңардан көнләшмик (Гыйбрәтле сүзләр 28:22).
Икенчедән, бурычны вакытында түләп бетерер өчен бар тырышлыклар куегыз. Бурыч бирүче түләү вакытын билгеләп куймаса, үзегез билгеләп куегыз. Шуннан соң вакытында кайтарыгыз. Фикер каршылыклары тумасын өчен, язма килешү төзегез (Иремия 32:9, 10). Бурычыгызны аны биргән кешенең үзенә бирсәгез, яхшырак булыр, шулчак сез аңа рәхмәт әйтә алырсыз. Бу мәсьәләдә намуслы булу кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу дигән сүз. Үзенең Таудагы вәгазендә Гайсә Мәсих: «„Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын»,— дигән (Маттай 5:37). Өстәвенә, һәрвакыт «алтын кагыйдәне» истә тотыгыз: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ЫШАНЫЧЛЫ КИҢӘШЛӘР
Изге Язмаларда бурыч алуга каршы бер гади чара күрергә киңәш ителә. Анда: «Булганы белән канәгать булсак, Аллаһыга бирелгәнлек — зур казаныш»,— диелә (1 Тимутигә 6:6). Башка сүзләр белән әйткәндә, булганы белән канәгать булу — бурыч алуның ачы җимешләрен татудан саклану. Ләкин кызыктыргыч нәрсәләр атканнан-арта торган бүгенге дөньяда булганы белән канәгать булу авыр. Шунда «Аллаһыга бирелгәнлек» кирәк тә. Ни өчен?
Азиядән бер ирле-хатынлының мисалына игътибар итик. Яшь чагында алар үз йорты белән яши алган кешеләрдән үрнәк алырга теләгән. Шуңа күрә алар акча җыеп һәм банк белән туганнарыннан бурычка алып йорт сатып алырга булган. Ләкин тиз арада алар акчаны ай да түләүнең авыр булуын сизгән. Алар күбрәк эшли башлаган, шунлыктан балаларына азрак игътибар күрсәткән. «Стресс, борчылулар һәм йокысыз төннәр җилкәмә авыр йөк булып ятты. Тын алырга да вакыт булмады»,— дип сөйли гаилә башы.
«Матди әйберләргә Аллаһы күзлегеннән карау — иң яхшы яклау»
Берникадәр вакыттан соң алар 1 Тимутигә 6:6 дагы сүзләрне искә төшергән һәм соңгы чара күрергә, ягъни йортларын сатарга булган. Бурычларын түләп бетергәнче, ике ел үткән. Алар нинди сабак алган? «Матди әйберләргә Аллаһы күзлегеннән карау — иң яхшы яклау»,— диләр алар.
Суахили халкының мәкалә башындагы әйтеме күп кешегә таныш булса да, кешеләр барыбер бурычка ала. Шуңа күрә Изге Язмалардагы югарыда искә алынган принципларны истә тотыйк һәм: «Бурычка алыргамы, алмаскамы?» — дигән сорау биреп җитди уйланыйк.