Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

«Евнух» дигән сүз Изге Язмаларда нинди мәгънәдә кулланыла?

Фарсы барельефтагы бер өлешендә евнухының сурәте

Кайчакта евнух дигән сүз печелгән ир кешегә кагыла. Борынгы заманнарда кайберәүләрне җәза итеп печкәннәр. Шулай ук гадәттә тоткыннарны һәм колларны печкәннәр. Печелгән тугры хезмәтчеләр патшаның хәрәме турында кайгырткан. Мәсәлән, евнухлар Һәгә́й һәм Шашһаз, Ахашверош исемле (күрәсең Ксеркс I) фарсы патшаның хатыннар белән җарияләренең сакчылары булган (Эстер 2:3, 14).

Шулай да Изге Язмаларда евнух дигән сүз башка кешеләргә карата да кагыла. Белгечләр фикеренчә, бу сүз киңрәк мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, бу сүз патша сараенда төрле вазифалар үтәгән ир кешеләргә дә кагыла. Күрәсең, евнух дигән сүз нәкъ шул мәгънәдә Иремия дустына Авдемелехка һәм Филип вәгазьләгән хәбәш кешесенә кулланылган. Авдемелех патша сараенда югары дәрәҗәле кеше булган. Мәсәлән, ул Сидкыйя патшаның үзенә керә алган (Иремия 38:7, 8). Ә хәбәш кешесе турында, ул патша байлыкларының сакчысы булган һәм «Иерусалимга... гыйбадәт кылыр өчен килгән булган» дип әйтелә (Рәсүлләр 8:27).

Ни өчен борынгы вакытларда көтүчеләр сарыкларны кәҗәләрдән аерганнар?

Киләчәктәге хөкем итү вакыты турында әйткәндә Гайсә Мәсих: «Кеше Улы үз данында... килгәч... көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне ике төркемгә бүләчәк» (Маттай 25:31, 32). Ни өчен борынгы вакытларда көтүчеләргә сарыкларны кәҗәләрдән аерырга кирәк булган?

Cарыклар белән кәҗәләр көне буе бергә, бер көтү итеп йөргәннәр. Төнлә аларны кыргый хайваннардан, караклардан һәм суыктан саклар өчен ябык абзарларга җыйганнар (Яратылыш 30:32, 33; 31:38—40). Ләкин сарыкларны һәм кәҗәләрне төрле абзарларга урнаштырганнар. Бу тыңлаучан сарыкларны, аеруча аналарны һәм бәтиләрне, явыз кәҗәләрдән якларга ярдәм иткән. Бер китапта көтүчеләр сарыкларны кәҗәләрдән кушылу, саву һәм йон кырку вакытында аерганнар дип әйтелә («All Things in the Bible»). Шулай итеп Гайсә үзенең ачык мисалында борынгы Исраилдәге авыл җирләрендә яшәгән кешеләргә үзләренә таныш булган нәрсәләр турында сөйләгән.