Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Рәсүл Паул Рим гражданы булудан ничек файдаланган?

Паул: «Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!» — дигән

Рим гражданлыгы кешене билгеле бер хокукларга ия иткән. Алар империянең бөтен территориясендә законлы көчкә ия булган. Рим гражданы провинцияләрдәге законнарга түгел, ә Рим законнарына буйсынып яшәгән. Гаепләнгәндә ул җирле законнар буенча хөкем ителүгә ризалаша алган, шулай да аның Рим суды алдында хөкем ителүен таләп итү хокукы сакланган. Үлем карары чыгарылса, ул император алдында бу карарның кире кагылуын таләп итә алган.

Б. э. к. I гасырдагы Рим политигы Цицерон андый хокукларның уңай яклары турында: «Рим гражданын бәйләп кую — җинаять, камчылау — явыз җинаять, ә үлемгә дучар итү атаңны үтерүгә тиң»,— дип язган.

Рәсүл Паул бөтен Рим империясе буйлап ашкынып вәгазьләгән. Өч очракта ул үз Рим гражданы булу хокукларын кулланган. 1) Ул Филипия идарәчеләренә үзен тән җәзасына дучар итеп хокукларын бозганын белдерткән. 2) Иерусалимда камчылаудан сакланыр өчен ул үз статусын телгә алган. 3) Ул Рим императоры — кайсар алдында хөкем ителүен, ягъни кайсарның судта катнашуын таләп иткән (Рәсүлләр 16:37—39; 22:25—28; 25:10—12).

Борынгы заманнарда көтүчеләрнең эш хакы нинди булган?

Сарык белән кәҗәне сатып алу турындагы чөй язулы килешү. Б. э. к. якынча 2050 ел

Ыруг башлыгы Ягъкуб туганы Лабанның көтүен 20 ел караган. Ягъкуб 14 ел Лабанның ике кызын хатынлыкка алыр өчен эшләгән, ә калган 6 елын мал өчен хезмәт иткән (Яратылыш 30:25—33). «Лабан белән Ягъкуб арасындагы килешү кебек көтүчеләр белән килешүләр Изге Язмаларны язучыларга да, укучыларга да яхшы билгеле булган»,— дип әйтелә бер журналда («Biblical Archaeology Review»).

Андый килешүләр бүгенге Иракның Нузи, Ларса һәм башка борынгы шәһәрләрендә казып табылган. Гадәттә, килешүне бер елга, йон кыркудан йон кыркуга кадәр төзегәннәр. Килешүдә хайваннарның саны, яше һәм җенесе язылган булган. Бер елдан соң мал хуҗасы йон, сөт азыгы, үрчем һәм башка нәрсәләрнең килешүдә әйтелгән өлешен ала торган булган. Аннан калганы көтүченеке булган.

Мал-туарның үрчеме ана сарык саныннан торган. 100 ана сарык якынча 80 сарык бәрәненә тормыш биргән. Көтүгә зыян килсә яисә берәр сарык югалса, көтүче бөтен зыянны үзе капларга тиеш булган. Шуңа күрә көтүче үзенә ышанып тапшырылган малны яхшылап карарга тырышкан.