Рухи сорауларга җавап
Кешелекне нинди киләчәк көтә?
Кешеләр, һичшиксез, фәнни казанышларга алга таба да ирешеп торачак. Ләкин алар үзләре бер-берсен чын күңелдән кайгыртучы кеше җәмгыятен булдыра алачакмы? Юк. Бүген дөньяда эгоизм белән комсызлык хөкем сөрә. Шулай да Аллаһы кешеләр өчен яхшырак киләчәк әзерләп куйган. (2 Петер 3:13 укыгыз.)
Аллаһы Сүзендә киләчәктә бөтендөньяда бер-берсен яраткан кешеләр яшәячәк дип әйтелә. Кешеләр имин яшәячәк һәм аларга беркем дә зыян китермәячәк. (Микай 4:3, 4 укыгыз.)
Эгоизм белән нәрсә булачак?
Аллаһы кешене камил итеп яраткан, аның күңелендә бернинди эгоизм чаткысы булмаган. Ләкин беренче кеше Аллаһыга каршы чыгарга булган һәм, нәтиҗәдә, камиллекне югалткан. Аңардан эгоизмны без мирас итеп алдык. Шулай да Аллаһы Гайсә Мәсих аша кешеләрне камиллеккә кайтарачак. (Римлыларга 7:21, 24, 25 укыгыз.)
Аллаһының нияте буенча, Гайсә үз гомерен корбанга китергән һәм беренче кешенең фетнәсе китергән зыянны каплаган (Римлыларга 5:19). Шулай итеп, Гайсә кешеләргә матур киләчәккә өмет биргән. Ул вакытта кешеләр эгоизмнан һәм явызлык кылу теләгеннән арыначак. (Мәдхия 36:9—11 укыгыз.)