ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Лаек булмасам да, Йәһвә миңа игелек күрсәтте
Миңа нибары 17 яшь иде, һәм минем уй-хыялларым яшүсмерләрнеке кебек иде. Миңа дусларым белән вакыт уздырырга, йөзәргә һәм футбол уйнарга ошый иде. Ләкин бер көнне минем тормышым кискен үзгәрде. Ул көнне мин мотоциклда куркыныч авариягә эләктем. Бөтен тәнемне паралич сукты. Шуннан бирле мин баш һәм муен белән генә хәрәкәт итә алам. Якынча 30 ел мин караваттан тора алмыйм.
Мин Испаниянең көнчыгыш ярында урнашкан Аликанте шәһәрендә туып үстем. Гаиләдә начар шартлар булганга, мин урамнан керми идем. Безнең яныбызда шиномонтаж бар иде. Мин анда эшләгән Хосе Мария исемле бер ир кеше белән дуслашып киттем. Ул йомшак күңелле кеше иде һәм миңа өйдә җитмәгән игътибарны бирә иде. Авыр чакларда ул, 20 яшькә олырак булса да, миңа дусларча ярдәм итте.
Хосе Мария Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Аллаһы Сүзен яратканга, ул еш кына Изге Язмаларда язылганнарны миңа сөйли иде. Мин аны теләп түгел, ә хөрмәт йөзеннән генә тыңлый идем. Сәбәбе — бөтенләй башка нәрсәләр турында уйлавымда. Әмма хәл тиз арада үзгәрде.
ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТКӘН АВАРИЯ
Мин авария турында күп сөйләргә яратмыйм. Бер нәрсәне генә әйтәсем килә: мин ахмак идем. Нибары бер көн эчендә тормышымның асты-өскә килде. Көче ташып торган егеттән мин кинәт хастаханәдә хәрәкәтсез ятучы кешегә әйләндем. Яңа шартларга ияләшү әллә ни җиңел булмады. Мин үз эчемнән: «Яшәвемнең мәгънәсе бармы?» — дип уйлый идем.
Бер көнне минем яныма Хосе Мария килде. Ул шунда ук җирле Йәһвә Шаһитләренең минем янга килеп китүләрен үтенде. Аларның килеп китүләре минем күңелемне җылыта иде. Реанимациядән чыгу белән мин Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Мин кешеләрнең ни өчен газап чиккәннәрен, үлгәннәрен һәм Аллаһының ни өчен явызлыкны түзеп торганын белдем. Шулай ук миңа Аллаһының киләчәк турындагы вәгъдәсе мәгълүм булды. Ул җир йөзен камил кешеләр белән тутырачак. Ул вакытта беркем дә: «Мин авырыйм»,— дип әйтмәячәк (Ишагыя 33:24). Күңелемдә өмет чаткысы кабынды.
Хастаханәдән чыккач, мин Изге Язмаларны өйрәнүгә җитди тотындым. Махсус инвалид коляскасы ярдәмендә мин хәтта Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөри алдым һәм вәгазьдә катнаштым. 1988 елның 5 ноябрендә 20 яшемдә мин махсус ваннада суга чумдырылу үттем. Йәһвә Аллаһы мине уңай караш сакларга өйрәтте. Рәхмәтле булуымны аңа ничек белдерергә дип уйладым.
ИНВАЛИД БУЛСАМ ДА, ХӘРӘКӘТСЕЗ ТҮГЕЛ
Мин шундый карарга килдем: бернәрсә дә миңа Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауламас, һәм мин бу яктан хәлемнән килгәнне эшләрмен. Минем күбрәк эшлисем килә иде (1 Тимутигә 4:15). Башта бу авыр иде, чөнки туганнарым миңа каршы чыктылар. Ләкин имандашларым, ягъни рухи кардәшләремнең ярдәме белән мин бер очрашуны да калдырмадым һәм вәгазьдә ашкынып катнаштым.
Әмма тора-бара минем тәүлек дәвамында карауга мохтаҗ булуым ачыкланды. Эзли торгач мин инвалидлар өчен бер үзәк таптым, ул үзәк Валенсия шәһәрендә, туган шәһәремнән төньякка таба 160 километр ераклыкта урнашкан иде. Ул минем яшәү урыным булып китте.
Караваттан тора алмасам да, ышанганнарым турында сөйләү мөмкинлеген ычкындырмыйм
Караваттан тора алмасам да, бирешәсем килмәде. Пенсиямне һәм башка субсидияләрне бергә кушып, мин үземә компьютер сатып алдым һәм аны караватым янына урнаштырырга куштым. Шулай ук мин кесә телефоны алдым. Иртә белән мине караучы кеше компьютерым белән кесә телефонымны кабызып куя. Компьютерда эшләр өчен, миңа иягем белән джойстикны хәрәкәт итәргә туры килә. Моннан тыш, мин махсус бәләкәй таякны кулланам. Аны авызымда тотып, компьютерда — текст, ә телефонда номер җыям.
Бу җайланмалар миңа ничек ярдәм итә? Иң мөһиме — аларны кулланып мин сайтыбызга һәм «Күзәтү манарасының онлайн китапханәсе»нә керә алам. Андый нәрсәләр мине чыннан да коткара! Мин көннәрне Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны укып-тикшереп үткәрәм. Шулай итеп, минем Аллаһы Тәгалә һәм аның күркәм сыйфатлары турында белемнәрем арта. Ялгызлык үзен кайчак сиздерәме, күңелсезләнеп китәмме — сайтыбызда һәрвакыт күңелемне күтәрерлек нәрсәләр бар.
Компьютерымны кулланып мин шулай ук җыелыш очрашуларының программасын тыңлап анда катнаша алам. Мин комментарийлар бирәм, дога кылам, нотыклар сөйлим һәм кушсалар хәтта өйрәнү мәкаләсен укыйм. Очрашуларга йөри алмасам да, мин тулы хокуклы җыелыш әгъзасы булуыма шатланам.
Өстәвенә, мин телефон белән компьютерны кулланып вәгазьдә бар көчемне куеп катнаша алам. Әлбәттә, мин башка Йәһвә Шаһитләре кебек өйдән-өйгә йөри алмыйм. Ләкин бу мине туктатмый. Технологияләр ярдәмендә мин ышанганнарымны башкаларга сөйлим. Һәм беләсезме, телефоннан вәгазьләргә яратканга, җыелыш өлкәннәре мине бу вәгазь төре өчен хәтта җаваплы иттеләр. Телефоннан вәгазьләү өйдән чыга алмаган кардәшләр өчен зур ярдәм булып тора.
Шулай да тормышым технологияләр тирәли генә әйләнми. Минем янга көн дә дуслар килә. Алар Изге Язмалар турында күбрәк беләсе килгән туганнарын, танышларын алып килә. Еш кына алар хәтта Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрүемне сорый. Моннан тыш, гаиләләр минем янга килеп мине гаилә белән гыйбадәт кылу кичләрендә катнаштыра. Кайчак кечкенә балалар караватыма утырып ни өчен Йәһвәне яратканнарын сөйли. Андый чаклар миңа аеруча ошый.
Мин кунакларны яратам. Бүлмәм еш кына кешеләр белән шыгрым тулы була. Минем янга тегеннән дә, моннан да дуслар килә. Һичшиксез, кардәшләрнең ярату белән кайгыртуларын монда эшләүче хезмәткәрләр игътибарсыз калдырмый. Һәр көн мин Йәһвәгә искиткеч кардәшлегебезгә ия булганым өчен рәхмәт әйтәм.
КӨРӘШҮЕМНӘН ТУКТАМЫЙМ
Берәрсе минем белән исәнләшеп хәлемне сораса, мин: «Көрәшүемнән туктамыйм»,— дип җавап кайтарам. Әлбәттә, мин бу көрәштә берүзем түгел. Хәлебез нинди генә булса да, без мәсихчеләр буларак «иман өчен данлы көрәштә» катнашабыз (1 Тимутигә 6:12). Миңа бирешмәскә нәрсә ярдәм итә? Күп еллар дәвамында мин көн саен дога кылып Йәһвәгә тормышымны мәгънәле иткәне өчен рәхмәт әйтәм. Өстәвенә, мин өметне киләчәккә баглап Аллаһыга хезмәт итү белән мәшгуль булырга тырышам.
Мин еш кына яңа дөнья турында уйлап йөгерүемне, сикерүемне күз алдыма китерәм. Вакыт-вакыт мин шаярып Хосе Мариягә — полиемелиттан интегүче иң якын дустыма йөгерештә ярышырга тәкъдим итәм. «Кем җиңәр микән?» — дип сорыйм мин аңардан. «Бусы мөһим түгел,— дип җавап бирә ул.— Иң мөһиме — оҗмахка эләгеп йөгерү».
Хәлсез булуымны тану әллә ни җиңел түгел. Яшүсмер чакта мин ахмаклык кылып зур бәя түләдем. Шулай да Йәһвә мине ярдәмсез калдырмады. Мин аңа шундый рәхмәтле! Ул миңа шулкадәр күп нәрсәне — зур рухи гаилә, яшәргә теләк, башкаларга ярдәм итә алудан килгән шатлык һәм киләчәккә матур өмет бирде. Хисләремне бер җөмлә белән җиткерергә кушсалар, мин: «Лаек булмасам да, Йәһвә миңа игелек күрсәтте»,— дип әйтер идем.