ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Дан белән чагыштырмаслык нәрсә
1984 елны мин нибары бер төн эчендә гап-гади кыздан «Мисс Гонконг» булып киттем. Минем фотоларым бар газета белән журналларның тышлыкларында төшерелгән иде. Мин телешоуларда җырлый, бии һәм чыгыш ясый идем, кыйбат киемнәр кия идем һәм еш кына Гонконг идарәчесе кебек атаклы кешеләр белән бергә вакыт үткәрә идем.
Шул вакыйгадан соң бер ел үткәч, мин киноларда төшә башладым, берничә тапкыр хәтта төп рольләрне уйнадым. Журналистлар — минем турында барысын белергә, ә паппарация мине фотога төшерергә тели иде. Мине тантаналы аш мәҗлесләренә, тасма кисәр өчен тантаналарга, премьераларга чакыра иделәр. Мин һәрвакыт игътибар үзәгендә булдым.
Ләкин берникадәр вакыттан соң күзләрем ачылды, һәм мин дан казануның тискәре якларын да күрә башладым. Күбесенчә мин боевикларда төшә идем, ә бу бик куркыныч иде. Голливудтагы актерлардан аермалы буларак, Гонконгтагы актерларны дублерларсыз төшерә иделәр, шуңа күрә миңа бөтен трюкларны үземә башкарырга, мәсәлән, мотоциклга утырып машина аша сикерергә туры килә иде. Мин төп рольләрен уйнаган күп киноларда җенси әхлаксызлык һәм көч куллану бар иде. Кайберләрендә җеннәргә ышану чагыла иде.
1995 елны мин кинопродюсерга кияүгә чыктым. Бер караганда, бәхетле булыр өчен минем барысы да бар иде: мин данга һәм байлыкка ия булдым, минем яратучан ирем булды. Шулай да мин күңелсезләнә һәм төшенкелеккә бирелә идем. Нәтиҗәдә, мин киноларда бүтән төшмәскә булдым.
БАЛАЧАКТА ӨЙРӘНГӘННӘРНЕ ИСКӘ ТӨШЕРӘМ
Мин балачакта өйрәнгәннәрне назлылык белән искә төшерә башладым. Апам белән бер гаиләгә — Йәһвә Шаһитләренә һәр шимбә йөргәнебез әле дә хәтеремдә. Гаилә башы Джо Маграт безнең белән һәм үз өч кызы белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә иде. Аларның гаиләләрендә дуслык һәм ярату хөкем сөрә иде, һәм Джо абыебыз (без аны шулай атый идек) үз хатынына һәм кызларына хөрмәт күрсәтә иде. Миңа алар белән бергә мәсихче очрашуларга йөрү ошый иде. Кайвакыт алар безне зур конгрессларга алып бара иде. Бу шәп вакыт иде. Миңа Йәһвә Шаһитләре белән бергә булу рәхәт иде.
Өйдәге хәлләрдән бу бик аерылып тора иде! Әтиемнең кылган эшләре әниемә күп кайгы китерде.
Шунлыктан ул тирән депрессиягә бирелде. Миңа ун яшьләр булганда, әнием Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнүен ташлады. Мин исә өйрәнүемне дәвам иттем, ләкин ашкынуым инде элеккечә түгел иде. 17 яшемдә суга чумдырылсам да, мине озак та үтмәстән җыелыштан мәсихче нормаларны бозганым өчен чыгардылар.КАЙТЫРГА БУЛАМ
Кияүгә чыгудан соң күп тә үтмәстән, яныма Йәһвә Шаһитләренең җыелышыннан ике өлкән килеп китте. Алар миңа Йәһвә Аллаһы янына кире кайтыр өчен нәрсә эшли алганымны аңлаттылар һәм мине Синди исемле бер миссионер хатын-кыз белән таныштырдылар. Ул вакытта минем иманым юк иде диярлек, шуңа күрә мин аңардан Изге Язмаларның чыннан да Аллаһы Сүзе булуына дәлилләр китерүен үтендем. Ул миңа кайбер Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күрсәтте. Тора-бара без Синди белән дуслашып киттек, һәм ул миңа Изге Язмаларның төп тәгълиматларын искә төшерергә ярдәм итәргә тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Гомеремдә беренче тапкыр мин Йәһвәнең кайгыртучы Аллаһы булуын һәм миңа бәхет теләвен аңладым.
Мәсихче очрашуларга яңадан йөри башлагач, мин шуны аңладым: миңа шоу-бизнестагы кешеләр белән түгел, ә Йәһвә Шаһитләре белән аралашу күбрәк ошый. Шулай да күңелем һаман да балачакта булган хисләр белән ташыды: мин беркемгә дә ышанмый идем һәм үземне мескен кеше итеп тоя идем. Җыелышыбыздан бер хатын-кыз миңа Изге Язмалардан хисләремне ничек җиңәргә икәнен күрсәтте. Нәтиҗәдә, мин чын дусларны таба алдым.
ДАН БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРМАСЛЫК НӘРСӘ
1997 елны без ирем белән Голливудка (Калифорния штаты, АКШ) күчендек. Анда мин кешеләргә Аллаһы Сүзендәге киңәшләрнең гамәли якларын күрергә күбрәк булыша алдым. Миңа киноларда төшеп дан казану түгел, ә Изге Язмаларда язылганнарны кешеләргә җиткерү күбрәк канәгатьлек китерде. 2002 елда мин Гонконгтан бер танышымны — Шерины очраттым. Минем тормышым һәм аның тормышы арасында күп уртак яклар булган иде. Ул миннән бер ел алдарак «Мисс Гонконг» булды. Минем башыма таҗны нәкъ ул кидергән иде. Ул да актриса булып китте, ә соңрак атаклы режиссерлар белән продюсер булып эшләде һәм, минем кебек, Голливудка күченде.
Шеринең егете йөрәк чиреннән үлеп киткән. Моны белгәч, мин Шерине бик кызгандым. Шери буддист иде, ләкин үз динендә бер дә юаныч тапмаган. Минем кебек көнләшерлек дан казанган булса да, ул бәхетсез иде һәм беркемгә дә ышанмый иде. Мин аңа Изге Язмалардан белгәннәремне сөйли башладым, әмма буддизм динен тотканга аңа Аллаһы Сүзендә язылганнарны кабул итү авыр иде.
2003 елны Шери миңа телефоннан шалтыратты. Ул Ванкуверда (Канада) кино төшерә иде. Ул дулкынланып сөйләде. Тирә-якка сокланып машинада барганда, ул кинәт: «Әйтче, син чын Аллаһымы? Синең исемең ничек?» — дип дога кыла башлаган. Шул вакытта аның күзенә Патшалык Залы ташланган. Анда Йәһвә дигән исем язылган булган. Аның фикеренчә, Аллаһы Тәгалә аңа шулай итеп җавап биргән. Шериның Йәһвә Шаһитләре белән мөмкин кадәр тизрәк очрашып сөйләшәсе килгән. Ул җыелышка бара алсын өчен, мин тырышлыклар куйдым. Берничә көн узгач, ул Ванкувердагы кытай җыелышының очрашуына барып килде.
Соңрак Шери: «Бу кешеләр минем белән чын
күңелдән кызыксына. Мин аларга күңелемне бушата алам»,— диде. Аның сүзләре мине шатландырды, чөнки шоу-бизнеста булганда аның дуслары юк иде! Шери мәсихче очрашуларга йөрүен дәвам итте. Ләкин 2005 елда ул Кытайда ике киноэпопея белән бәйле контракт төзеде, шунлыктан аңа Гонконгка кире кайтырга туры килде. Шатлыгыма 2006 елны ул Йәһвәгә тормышын багышлап Йәһвә Шаһитләренең Гонконгта үткән конгрессында суга чумдырылды. Аның Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәсе килсә дә, кино белән шөгыльләнүе аңа комачаулый иде. Ул бәхетсез иде.БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТЕП ШАТЛАНАМ
2009 елда Шериның тормышы бөтенләй үзгәрде. Ул шоу-бизнесны калдырып, мәсихче хезмәткә күбрәк вакыт бүлеп куя башлады. Ул җыелышта күпләр белән дуслашып китте һәм Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне тулы вакытлы хезмәттә катнашып вәгазьли башлады. Башка кешеләргә тормышларын яхшыртырга ярдәм итеп, ул зур шатлык кичерә иде (Маттай 24:14).
Берникадәр вакыт узгач, Шери Гонконгтагы непал телендә сөйләшүче үсә барган төркемдә хезмәт итәр өчен непал телен үзләштерергә булды. Шуны әйтәсем килә: Гонконгта Непал кешеләренең күбесенә түбәнсетеп карыйлар, чөнки алар инглизчә дә, кытайча да начар сөйләшә, һәм аларның милли культуралары бик аерылып тора. Шеригә Непал кешеләрен Изге Язмаларга өйрәтү бик ошый иде, һәм ул миңа моның турында еш сөйли иде. Мәсәлән, бер көнне өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, ул Непалдан бер хатын-кызны очраткан. Бу хатын-кызның Гайсә пәйгамбәр турында ишеткәне булган, әмма ул чын Аллаһы — Йәһвә турында бернәрсә дә белмәгән. Шери Изге Язмаларны ачып аңа Гайсәнең үз күктәге Атасына дога кылганы турында укыган. Теге хатын-кыз Йәһвә исемле хак Аллаһыга дога кыла алганын аңлагач, яхшы хәбәрне бөтен йөрәге белән кабул иткән. Озакламый аның ире һәм кызы Изге Язмаларны өйрәнә башлаган (Зәбур 82:19; Лүк 22:41, 42).
Шериның шатлык белән тулы вакытлы хезмәт иткәненә карап, мин: «Ник миңа да шулай хезмәт итмәскә?» — дип уйлый башладым. Ул вакытта мин дә Гонконгта яши идем. Мәсихче хезмәткә күбрәк вакыт багышлар өчен, мин үз тормышымны гадиләштерергә булдым. Кешеләрнең сөйләгәннәрен тыңлау һәм аларга Аллаһы Сүзендә язылганнарны аңларга булышу мине чын мәгънәдә бәхетле итә.
Кешеләргә Аллаһы Сүзендә язылганнарны аңларга булышу мине чын мәгънәдә бәхетле итә
Берничә мисал китерәсем килә. Минем бер өйрәнүчем Барлыкка Китерүченең әхлакый нормаларны безнең файдабызга биргәнен белгәч, тормышын бөтенләй үзгәртте һәм бәхетле яши башлады. Минем тагын Вьетнамнан бер өйрәнүчем булды. Ул һәрвакыт төшенкелеккә бирелеп елый иде. Хәзер инде аның күзләре шатлыктан балкый, аңа җыелышта бик ошый.
Мин һәм Шери дан белән чагыштырмаслык нәрсә таптык. Киноларда төшү дулкынландыргыч булса да һәм безгә дан китерсә дә, кешеләрне Йәһвә Аллаһы турында өйрәтү безне күпкә бәхетлерәк итә, чөнки бу Аллаһыны данлый. Гайсә пәйгамбәрнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән сүзләренең хаклыгына без үзебез инандык (Рәсүлләр 20:35).