ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ
Мин тормышның бөтен рәхәтен күреп яшим дип уйлаган идем
-
ТУУ ЕЛЫ: 1982
-
ТУГАН ИЛЕ: ПОЛЬША
-
ҮТКӘНДӘ: НАРКОТИКЛАР КУЛЛАНГАН ҺӘМ КАРЬЕРАГА ОМТЫЛГАН КӨЧ КУЛЛАНУЧЫ
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ:
Мин Польшада бер кечкенә шәһәрдә тудым. Бу шәһәр Германия чигеннән ерак түгел. Мин яшәгән урында фермалар һәм урманнар бар иде. Гаиләбез тыныч тормыш алып барды. Әти-әнием мине ярата иде һәм яхшы кеше булырга өйрәтә иде. Алар мине мәктәптә яхшы укырга һәм яхшы карьерага омтылырга дәртләндерде.
Проблемаларым, мин Вроцлав шәһәрендәге институтка, юрист булыр өчен, укырга кергәч, башланды. Мин әти-әниемнән ерак яшәдем. Начар кешеләр белән аралаша башладым. Миңа футбол һәрвакыт ошый иде. Ләкин яңа дусларымның тәэсире аркасында, мин чын фанат булып киттем. Яраткан футбол төркеме Варшавадан иде. Алар нинди җирдә генә уйнамасын, ял көннәрендә мин дә анда бара идем. Андый сәяхәтләр вакытында мин күп эчә, наркотиклар куллана идем һәм кайвакыт башка футбол төркеменең фанатлары белән каты сугыша идем. Моның барысын мин стресстан котылу дип санадым. Ләкин мин шуны да аңлый идем: полиция мине кулга алса, бу карьерама тап төшерәчәк.
Без дуслар белән клубларга һәм дискотекаларга йөрергә ярата идек. Еш кына анда без урамда сугышуларда катнаштык. Берничә тапкыр полиция мине кулга алды, ләкин мин җитди проблемалардан кача алдым. Кайвакыт моның өчен ришвәт бирергә туры килде. Мин тормышның бөтен рәхәтен күреп яшим дип уйлаган идем. Шулай да күңелемдә мин дөрес эш итмәгәнемне аңлый идем. Вөҗдан газапларын басар өчен, мин һәр якшәмбе чиркәүгә йөрдем.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
2004 елда ике Йәһвә Шаһите ишегемә шакыды. Мин алар белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым. Мәсихче булу чынында нәрсә аңлатканын яхшырак аңлаган саен, вөҗданым мине газаплап торды. Миңа күп эчүне, наркотикларны ташларга һәм Изге Язмалар буенча яшәмәгән дусларымны калдырырга кирәк икәнен аңладым. Үземдә дә үзгәрешләр ясарга кирәк иде, чөнки мин агрессив һәм мәрхәмәтсез идем. Шуны аңлаган булсам да, мин берничек тә үзгәрмәдем.
Бер төнне мин сигез кеше белән сугыштым. Ул очрак тормышымны үзгәртте. Мин урамда ята идем, алар миңа куллары белән суга һәм аяклары белән башыма тибә иде. Мин хәзер үләрмен дип Изге Язмаларны өйрәнергә һәм тормышымны үзгәртергә вәгъдә итәм». Гаҗәеп, ләкин мин исән калдым. Мин Изге Язмаларны өйрәнергә дип биргән вәгъдәмне үтәдем.
уйладым. Шунда мин дога кылдым: «Гафу ит, Йәһвә, мин синең Сүзеңә җитди карамадым. Исән калсам, Йәһвә Шаһитләре белән2006 елда мин Англиягә күчендем. Мин күбрәк акча эшләп, Польшага кайтарга һәм югары дәрәҗәле юрист булыр өчен укырга теләгән идем. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, бер шигырь миңа бик зур йогынты ясады. Рәсүл Паул: «Мин чыннан да Хуҗам Гайсә Мәсих турындагы иң кадерле белем хакына бар нәрсәдән теләп баш тартам. Аның хакына мин һәрнәрсәдән мәхрүм булдым һәм аларны чүп-чар дип саныйм. Мин моны Мәсихкә ия булыр өчен [эшлим]» (Филипиялеләргә 3:8). Рәсүл Паул, минем кебек, законнарны өйрәнгән булган. Ул да башта үзен мәрхәмәтсез тоткан (Рәсүлләр 8:3). Ләкин ул яхшырак тормыш юлын тапкан: Аллаһыга хезмәт итә һәм Гайсә үрнәге буенча эш итә башлаган. Паул үрнәге турында уйлаганда, мин шуны аңладым: табышлы карьера һәм үзеңне мәрхәмәтсез тоту бәхет ачкычы булып тормый. Паул үзгәрә алган икән, мин дә үзгәрә алам дип уйладым. Шуңа күрә мин Англиядә калырга һәм югары белем алуга бүтән омтылмаска карар иттем.
Йәһвә турында күбрәк белгән саен, күбрәк аңа тартыла идем. Аллаһы чын күңелдән үзгәрешләр ясарга теләгән кешеләрне кичерергә вәгъдә итә. Бу сүзләр йөрәгемә үтеп керде (Рәсүлләр 2:38). 1 Яхъя 4:16 да язылган «Аллаһы — мәхәббәт ул» дигән сүзләр турында уйлаганда, мин Аллаһының мәрхәмәтсезлекне ни өчен нәфрәт иткәнен аңладым.
Мин Йәһвә Шаһитләренең бәхетле кардәшлекләрендә булырга теләдем
Мине шулай ук Йәһвә Шаһитләренең тәртипләре гаҗәпләндерде. Алар чыннан да Изге Язмаларда язылган нормалар буенча яши! Мин аларның бәхетле кардәшлекләрендә булырга теләдем. Үзгәрер өчен, көрәшергә туры килде, шулай да 2008 елда мин Йәһвә Шаһите булып суга чумдырылдым.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.
Элек мин үз эгоистик максатларыма омтылган, мәрхмәтсез, наркотиклар кулланган, күп эчә торган футбол фанаты идем. Ләкин Изге Язмалар ярдәмендә мин Аллаһының хезмәтчесе булып киттем. Миңа башкаларны Изге Язмаларга өйрәтергә ошый. Мин бүген дә футбол карарга яратам, ләкин күңел ачулар тормышымда тиешле урында тора.
Мин Эстер исемле Йәһвәнең гүзәл бер хезмәтчесенә өйләндем. Гаиләбез бәхетле. Без, төньяк-көнбатыш Англиядә яшәп, поляк телендә сөйләшкән кешеләрне Изге Язмаларга өйрәтергә шат. Тормышымда беренче тапкыр канәгатьлек сизәм. Минем вөҗданым саф. Мин мәгънәле һәм бәхетле тормыш алып барам.