Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сорауларга җавап

Рухи сорауларга җавап

Без Аллаһы турында хакыйкатьне белә алабызмы?

ни өчен Аллаһы хакыйкатьне белүебезне тели? Яхъя 17:3 укыгыз

Аллаһы кешеләр белән һәрвакыт аралашкан. Ул үз изге рухы, ягъни эш итә торган көче, ярдәмендә Изге Язмаларны язган кешеләргә үз фикерләрен җиткергән (2 Петер 1:20, 21). Изге Язмаларны укысак, Аллаһы турында хакыйкатьне белә алырбыз. (Яхъя 17:17; 2 Тимутигә 3:16 укыгыз.)

Изге Язмаларда Аллаһы үзе турында күп мәгълүматны ачыклый. Ул ни өчен кешеләрне барлыкка китергәнен, кешелек өчен нәрсә эшләргә ниятләгәнен һәм безнең нинди тормыш алып баруыбызны теләгәнен ачкан (Рәсүлләр 17:24—27). Аллаһы үзе турында хакыйкатьне белүебезне тели. (1 Тимутигә 2:3, 4 укыгыз.)

Ни өчен Аллаһы хакыйкатьне яраткан кешеләрне кабул итә?

Йәһвә — хакыйкать Аллаһысы. Ул үз Улы Гайсә Мәсихне кешеләрне хакыйкатькә өйрәтергә җибәргән. Шуңа күрә хакыйкатьне яраткан кешеләр Гайсәне кабул итәләр (Яхъя 18:37). Аллаһы андый кешеләрнең үз хезмәтчеләре булуларын тели. (Яхъя 4:23, 24 укыгыз.)

Аллаһы турында ялган тәгълиматларны таратып, Шайтан Иблис күп кенә кешеләргә Аллаһы турында белем алырга бирмәгән (2 Көринтлеләргә 4:3, 4). Яхшылыкны яратмаган кешеләр андый ялган тәгълиматларны кабул итә (Римлыларга 1:25). Ләкин миллионлаган эчкерсез кеше, Изге Язмаларны өйрәнеп, Аллаһы турында хакыйкатьне таба. (Рәсүлләр 17:11 укыгыз.)