Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | СЕЗ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АҢЛЫЙ АЛАСЫЗ

Изге Язмаларны аңлап була

Изге Язмаларны аңлап була

Күп кеше Изге Язмалар — борынгы китап икәнен аңлый. Әмма никадәр ул борынгы? Аны Якын Көнчыгышта якынча 3 500 ел элек яза башлаганнар. Ул вакытта Кытайда Шан-Инь династиясе идарә иткән, һәм 10 гасырдан соң гына Һиндстанда буддизм барлыкка килгән. ( «Изге Язмалар турында фактлар» дигән рамканы карагыз.)

Изге Язмалар иң мөһим сорауларга канәгатьләндерә торган җаваплар бирә

Берәр китап кешегә файдалы җитәкчелек китерсен өчен, ул аңлаешлы булырга һәм үз эченә гамәли мәгълүмат алырга тиеш. Изге Язмалар нәкъ шундый китап. Ул иң мөһим сорауларга канәгатьләндерә торган җаваплар бирә.

Мәсәлән, сезнең кайчан да булса «Без нәрсә өчен барлыкка китерелдек?» дигән сорау турында уйлаганыгыз бармы? Бу сорау кешеләрне инде меңләгән еллар борчый. Җавапны Изге Язмаларда, Яратылыш китабының беренче ике бүлегендә табып була. Шул бүлекләрне укып, без миллиардлаган еллар элек булган башлангыч вакыйгаларга кире кайтабыз. Ул вакытта бөтен Галәм: галактикалар, йолдызлар һәм Җир барлыкка китерелгән булган (Яратылыш 1:1). Шул бүлекләрдә җирнең яшәү өчен әзерләнгәне, төрле тереклекнең һәм кешеләрнең барлыкка китерелгәне, шулай ук моның барысының максаты нинди икәне сурәтләнә.

АҢЛАЕШЛЫ ИТЕП ЯЗЫЛГАН

Көндәлек проблемаларны чишәр өчен, Изге Язмаларда гамәли киңәшләр язылган. Аларны аңлау җиңел. Ни өчен? Әйдәгез, ике аспектны карап чыгыйк.

Беренчедән, Изге Язмалар төгәл, аңлаешлы һәм йөрәккә үтеп керерлек итеп язылган. Анда абстракт, серле сүзләр түгел, ә хисләребезгә тәэсир итә торган аңлаешлы сүзләр кулланыла. Аңлау өчен авыр фикерләр дә көндәлек тормышыбызда кулланылган сүзләр белән язылган.

Гайсә, кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәтер өчен, көндәлек тормыштан күп гади мисаллар китергән. Аларның кайберләрен Гайсәнең Таудагы вәгазендә табып була. Бу вәгазь Изге Язмаларда, Маттай китабының 5—7 нче бүлекләрендә язылган. Бер белгеч бу вәгазьне «гамәли нотык» дип атаган һәм аның максаты «башларыбызны ниндидер булса идеяләр белән тутыру түгел, ә безгә җитәкчелек бирү» дип әйткән. Бу бүлекләрне сез 15—20 минут эчендә укып чыга аласыз. Сез Гайсәнең сүзләре никадәр гади һәм шул ук вакытта никадәр зур көчкә ия булуына гаҗәпләнерсез.

Икенче аспект: Изге Язмаларның эчтәлеге. Бу китапта мифлар я риваятьләр язылмаган. Бер энциклопедиядә әйтелгәнчә, Изге Язмаларда «бөек һәм гади кешеләр турында, шулай ук аларның авырлыклары, өметләре, хаталары һәм җиңүләре турында әйтелә» («The World Book Encyclopedia»). Үзебезне бу реаль кешеләрнең урынына кую, тасвирланган вакыйгаларны күз алдына китерү һәм мөһим сабакларны аңлау безгә җиңел (Римлыларга 15:4).

БАР КЕШЕЛӘР АНЫ УКЫЙ АЛА

Берәр китап сезгә аңлаешлы булсын өчен, ул үзегез белгән телдә язылырга тиеш. Кайда гына яшәсәгез дә, милләтегез нинди генә булса да, сез Изге Язмаларны үзегез аңлаган телдә укый аласыздыр. Бу чыннан да гаҗәеп. Изге Язмалар төрле телләрдә булсын өчен куелган зур тырышлыкларга игътибар итик.

Тәрҗемә итү. Изге Язмаларның төп нөсхәсе еврей, арамей һәм грек телләрендә язылган булган. Шулай итеп, Изге Язмаларны шул телләрне аңлаган кешеләр генә укый алган. Кешеләр текстны башка телләрдә дә укый алсын өчен, эчкерсез тәрҗемәчеләр армый-талмый эшләгән. Шул тырышлыклар ярдәмендә хәзер кешеләр Изге Язмаларны тулысынча я өлешчә якынча 2 700 телдә укый ала. Димәк, кешеләрнең 90 нан артык проценты Изге Язмаларны яки аның кайбер өлешләрен туган телдә укый ала.

Нәшер итү. Изге Язмаларның төп нөсхәсе күн һәм папируста язылган булган, ә бу материаллар тиз бозыла. Текст саклансын өчен, кулъязмаларны игътибар белән кулдан күчереп язганнар. Күчереп язылган текстлар бик кыйбат булган, һәм кайберәүләр генә аларны сатып ала алган. 550 дән артык ел элек Гутенбергның китап басу станогын уйлап чыгаруы белән, Изге Язмаларны күбрәк кеше укый алган. Бер исәпләү буенча, тулысынча я өлешчә Изге Язмаларның 5 миллиардтан артык экземпляры бастырылып чыккан.

Изге Язмаларга тиң бер дини китап та юк. Әйе, Изге Язмаларны аңлап була. Шулай да кайвакыт бу авыр. Ләкин безнең ярдәмебез бар. Аны кайда табарга? Аның белән ничек файдаланырга? Җавапны киләсе мәкаләдән табарсыз.