Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Икейөзлелек. Ул берәр кайчан бетәрме?

Икейөзлелек. Ул берәр кайчан бетәрме?

ПАНАЙОТА исемле хатын-кыз Урта диңгездәге бер утрауда үскән. Яшүсмер чагында, ул сәясәт белән бик кызыксынган. Соңрак ул үзе яшәгән авылда бер партиянең сәркатибе булып хезмәт иткән. Ул кешеләрдән партия өчен акча җыяр өчен, хәтта өйдән-өйгә йөри башлаган. Ләкин вакыт узу белән Панайотаның өмете өзелгән. Партия әгъзалары бер-берсен «товарищ» дип атаса да, үз туганнарына партиядә яхшырак урыннар биргән, үз максатларына омтылган, бер-берсеннән көнләшкән һәм бер-берсен аңламаган.

Дэниел Ирландиядә диндар гаиләдә үскән. Кызганычка каршы, ул руханиларның икейөзлелекләрен күп күргән. Алар каты эчкән, комарлы уеннар белән мавыккан һәм иганәләрне урлаган. Шул ук вакыт бу руханилар Дэниелны, ул гөнаһлар кылса, тәмугъта интегеп җәфаланыр, дип өйрәткән.

Джеффри күп вакыт сәүдә эше белән шөгыльләнгән. Ул АКШтан һәм Британиядән булган кешеләр белән эшләгән. Шул кешеләрнең корабльләре булган. Күп кенә очракларда клиентлар белән конкурентлар дәүләт хезмәткәрләрен алдаган дип исенә төшерә ул. Контрактны гамәлдән чыгармас өчен, алар, икейөзлеләнеп, бар нәрсәгә диярлек барырга әзер булган.

Кызганычка каршы, андый очраклар еш очрый. Икейөзлелек кеше тормышының һәр өлкәсендә: сәясәттә, диндә һәм коммерциядә таралган. Кайбер телләрдә икейөзлелек дип тәрҗемә ителгән сүз «хипокритес» дигән грек сүзеннән барлыкка килгән. Грек телендә бу сүз ораторны яки маскалар алмаштырып сәхнәдә уйнаучы кешегә карый. Вакыт узу белән, бу сүз үз эгоистик максатларына ирешер өчен кыланган кешене аңлата башлаган. Андый кеше башкаларны алдый.

Икейөзлелек аркасында интеккән кешеләр көчле хисләр кичерә ала. Мәсәлән, ачу, ярсу һәм үпкәләү хисләре. Икейөзлелек белән очрашкач, кеше: «Икейөзлелек берәр кайчан бетәрме?» — дип сорарга мөмкин. Икейөзлелек кайчан да булса бетәрме? Әйе. Изге Язмалар безне моңа ышандыра.

АЛЛАҺЫ ҺӘМ АНЫҢ УЛЫ ИКЕЙӨЗЛЕЛЕККӘ НИЧЕК КАРЫЙ?

Изге Язмалардан күренгәнчә, икейөзлелек кешеләрдән түгел, ә күзгә күренмәгән бер рухи заттан башланган. Кешелек тарихының башында Шайтан Иблис, еланны кулланып, Хауваны алдаган. Ул Хаувага яхшылык кылырга тели дип кыланган (Яратылыш 3:1—5). Ул вакыттан алып күп кеше, башкаларны алдар өчен һәм үз эгоистик максатларына ирешер өчен, үзләрен яхшы кешеләр итеп күрсәткән, ә чынбарлыкта андый булмаган.

Борынгы заманда Исраил халкы ялган табынуга һәм рухи икейөзлелеккә бирелгәч, Аллаһы аларга андый тәртипнең нәтиҗәләре турында кат-кат сөйләгән. Ишагыя пәйгамбәр аша Йәһвә болай дигән: «Бу халык миңа теле белән якынлаша, алар мине телләре белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак» (Ишагыя 29:13). Исраил халкы Аллаһыга кайтырга теләмәгән, шуңа күрә Аллаһы чит илләргә Исраилнең дини үзәген — Иерусалим белән гыйбадәтханәне юк итәргә рөхсәт иткән. Беренче тапкыр Иерусалимны — б. э. к. 607 елда бабыллылар, ә соңгы тапкыр б. э. 70 елында Рим гаскәрләре җимергән. Әйе, Аллаһы икейөзлелекне мәңгегә түзеп тормый.

Икенче яктан, Ходай һәм Гайсә пәйгамбәр намуслы һәм эчкерсез кешеләрне бик кадерли. Мәсәлән, Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, аның янына Натанаил исемле кеше килгән. Аны күргәч, Гайсә: «Менә исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— дигән (Яхъя 1:47). Натанаилның башка бер исеме — Бартолмай. Соңрак ул Гайсәнең унике рәсүленең берсе булып киткән (Лүк 6:13—16).

Гайсә үз шәкертләре белән күп вакыт үткәреп, аларны Аллаһының фикер йөртү рәвешенә өйрәткән. Алар икейөзле булырга тиеш булмаган. Дин җитәкчеләренең икейөзле булуларын каты хөкем итеп, Гайсә үз шәкертләрен дә икейөзлелектән кисәткән. Әйдәгез, дин җитәкчеләренең кайбер эшләрен карап чыгыйк.

Алар үз «тәкъвалыгын» кешеләр алдында күрсәтергә тырышкан. Гайсә кешеләргә болай дигән: «Сак булыгыз: тәкъвалыгыгызны кешеләр алдында, алар аны күрсен дип, күрсәтмәгез». Ул шулай ук хәерне яшертен бирергә һәм моның белән мактанмаска өйрәткән. Шунда аларның гыйбадәт кылулары эчкерсез булыр иде һәм Аллаһы аларны хуплар иде (Маттай 6:1—6).

Алар башкаларны тәнкыйтьләргә ашыккан. Гайсә: «Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шунда кардәшеңнең күзеннән чүпне ничек алырга икәнен ачык күрерсең»,— дигән (Маттай 7:5). Кеше башкаларның ялгышлыкларына игътибар итеп торса һәм шул ук вакыт үзе җитдирәк хаталар ясаса, ул үз-үзен яхшырак итеп күрсәтә, әмма чынында ул андый түгел. «Барысы да гөнаһ кылган һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калган» бит (Римлыларга 3:23).

Алар кешенең мотивларын шик астына куйган. Бер очракта фарисейларның шәкертләре һәм Һируд тарафдарлары, Гайсәгә якынлашып, салым түләү турында сорау биргән. Ялагайланып, алар Гайсәгә: «Остаз, без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне... беләбез»,— дип әйткән. Аннары алар: «Синеңчә, кайсарга салым түләү дөресме яки юкмы?» — дип сораган. Гайсә аларга: «Икейөзлеләр, сез нигә мине сыныйсыз?» — дип җавап кайтарган. Ул аларны икейөзлеләр дип атап, дөрес әйткән, чөнки алар үз сорауларына җавап алырга теләмәгән. Алар бары тик Гайсәнең «әйткән сүзенә бәйләнер өчен сәбәп эзләгән» (Маттай 22:15—22).

Мәсихчеләр «ихлас күңелдән, саф вөҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт» күрсәтә (1 ТИМУТИГӘ 1:5)

Б. э. 33 елында Илленче көн бәйрәмендә мәсихче җыелыш оештырылгач, хакыйкать һәм намуслык хөкем сөрә башлаган. Мәсихчеләр, икейөзле булмас өчен, бик күп тырышлыклар куйган. Мәсәлән, 12 рәсүлнең берсе Петер үз имандашларын үзләре «хакыйкатькә күндәм булганга... риясыз туганнарча яратуга ия булырга» өндәгән (1 Петер 1:22). Рәсүл Паул да үз хезмәттәшләрен «ихлас күңелдән, саф вөҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт» күрсәтергә дәртләндергән (1 Тимутигә 1:5).

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНЕҢ КӨЧЕ

Аллаһы Сүзеннән күренгәнчә, Гайсәнең һәм аның рәсүлләренең өйрәтүләре, беренче гасырда кебек, бүген дә зур көчкә ия. Рәсүл Паул моның турында болай дип язган: «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле, ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера һәм йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый» (Еврейләргә 4:12). Изге Язмалар тәгълиматларын белү һәм алар буенча яшәргә тырышу күп кенә кешеләргә икейөзлелектән арынырга һәм эчкерсез, намуслы булырга булышкан. Югарыда искә алынган өч кешенең мисалын карап чыгыйк.

«Анда мин чын мәхәббәт күрдем. Анда һәрбер кеше башкалар белән эчкерсез кызыксына иде» (ПАНАЙОТА).

Йәһвә Шаһитләре мәкаләнең башында искә алынган Панайотаны Патшалык Залына чакыргач һәм ул анда килгәч, аның тормышы кискен үзгәргән. Анда беркем үз тәкъвалыгын күрсәтергә тырышмаган. Ул болай ди: «Анда мин чын мәхәббәт күрдем. Анда һәрбер кеше башкалар белән эчкерсез кызыксына иде. Сәясәттә күп еллар катнашып, мин моңа охшаш бернәрсә дә күрмәдем».

Панайота Изге Язмаларны өйрәнгән һәм суга чумдырылган. Бу очрак 30 ел элек булган. Хәзер ул болай ди: «Мин тормышның чын мәгънәсен таптым. Ләкин мин аны өйдән-өйгә йөреп һәм сәяси партия турында сөйләп түгел, ә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләп таптым. Аллаһы Патшалыгы гына дөньяда гаделлекне булдыра ала».

«Мин кардәшләр алдында үземне яхшырак итеп күрсәтергә теләмәдем» (ДЭНИЕЛ).

Дэниел мәсихче җыелышта кайбер вазифалар үтәгән. Әмма берничә елдан соң ул бер хата ясаган, һәм вөҗданы аны борчый башлаган. «Элек мин чиркәүдә икейөзлелек күрдем. Шуңа күрә мин икейөзле булмаска һәм җыелыштагы вазифаларымны калдырырга булдым. Мин кардәшләр алдында үземне яхшырак итеп күрсәтергә теләмәдем».

Берникадәр вакыт узгач, Дэниел саф вөҗдан белән вазифаларны яңадан ала алганын сизгән. Ул җыелышта җаваплылыкны шатлык белән кабул иткән. Аллаһыга хезмәт иткән кешеләргә андый эчкерсез намуслылык хас. Алар үз кардәшләренең күзләреннән «чүпне» алып куярга тырышмый, ә үз күзләреннән «бүрәнәне» алып куя.

«Мин... башкаларны алдап теләсә нәрсә сөйләргә бүтән теләмәдем. Изге Язмалардагы кайбер шигырьләр вөҗданыма тәэсир итте» (ДЖЕФФРИ).

Бизнеска чумган Джеффри болай дигән: «Изге Язмалар белән яхшырак танышкан саен, мин бүтән хәйләкәр була алмаганымны аңладым. Контракт төзер өчен башкаларны алдап теләсә нәрсә сөйләмәскә булдым. Изге Язмалардагы кайбер шигырьләр вөҗданыма тәэсир итте, мәсәлән Гыйбрәтле сүзләр 11:1. Анда: „Алдый торган үлчәү — Раббы каршында кабахәтлек“,— дип әйтелә». Әйе, Гайсәдән салым түләү турында сораган кешеләрдән аермалы буларак, Джеффри имандашлары белән дә, башка кешеләр белән дә хәйләсез эш итәргә өйрәнгән.

Бөтен җир буенча миллионлаган Йәһвә Шаһите Изге Язмалардан белгәннәрен кулланырга тырыша. «Чын тәкъвалык белән тугрылыкка нигезләнгән Аллаһы ихтыяры буенча яратылган» «шәхес булыр» өчен, алар күп тырышлыклар куя (Эфеслеләргә 4:24). Без сезне Йәһвә Шаһитләре һәм аларның ышанулары турында күбрәк белем алырга чакырабыз. Алар сезгә Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөнья турында белем алырга ярдәм итәр. Анда «гаделлек хакимлек итәчәк» һәм икейөзлелек булмаячак (2 Петер 3:13).