Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ

Раштуа белән бәйле йолаларда начар берәр нәрсә бармы?

Раштуа белән бәйле йолаларда начар берәр нәрсә бармы?

Инде озак вакыт Раштуа Гайсә тууын билгеләр өчен христианнарның бәйрәме дип санала. Шулай да бу бәйрәмнең күп кенә йолалары Гайсәнең тууы белән берничек тә бәйле түгел. Ничек андый йолалар Раштуаның өлеше булып киткән?

Бүген Санта-Клаус турында миф таралган. 1931 елда Төньяк Америкадагы бер компания үз рекламада шатлыклы, ак сакаллы, алсу яңаклы, кызыл киемгә киенгән Санта-Клаусны күрсәткән. Эчемлекләр ясый торган бу компаниянең рекламасы бик уңышлы булган. 1950 елларда кайбер бразилиялеләр Санта-Клаусны үз легендаларыннан бер герой белән — Индеец Бабай белән алмаштырырга теләгән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Санта-Клаус Индеец Бабайны җиңгән. Профессор Карлуш Фантинати әйткәнчә, ул хәтта «сабый Гайсәне җиңгән һәм 25 декабрь бәйрәменең иң мөһим герое булып киткән». Әйе, Санта-Клаус, асылда, Раштуа белән берничек тә бәйле түгел. Ә башка йолалар турында нәрсә әйтеп була? Җавапны табар өчен, беренче гасырдагы мәсихчеләрне исебезгә төшерик.

Британия энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Беренче ике гасырда мәсихчеләр газаплы үлем белән үлгән кешеләрнең туган көннәрен бәйрәм итүгә бик каршы булганнар. Гайсәнең туган көнен дә үткәрмәгәннәр» («Encyclopedia Britannica»). Ни өчен? Мәсихчеләр туган көнне бәйрәм итүне — мәҗүсиләрнең йоласы дип санаган. Алар бу бәйрәмне беркайчан да үткәрмәгән. Шунысы да бар: Изге Язмаларда Гайсәнең туган көне турында төгәл әйтелми.

Беренче мәсихчеләрнең туган көнгә карата карашларына карамастан, б. э. IV гасырында Католик чиркәве Раштуаны гамәлгә керткән. Үз позицияләрен нык итәр өчен, чиркәүгә мондый проблеманы чишәргә кирәк булган: римлылар арасында мәҗүсилек таралган булган һәм алар кышкы кояш торганлыгына багышланган бәйрәмнәрне яраткан. Һәр ел 17 нче декабрьдән алып 1 нче гыйнварга кадәр «үз илаһларына ярарга тырышып, римлыларның күбесе бәйрәм үткәргән, уеннарда катнашкан, эчү мәҗлесләрен оештырган, парадлар үткәргән һәм башка бәйрәмнәрдә катнашкан» дип язган үз китабында Пенне Рестад («Christmas in America»). 25 нче декабрьдә римлылар Җиңелми торган Кояш илаһының туган көнен уздырган. Чиркәүнең шул ук көнне Раштуаны гамәлгә кертүе белән, римлылар кояш тууын түгел, ә Гайсәнең тууын бәйрәм итә башлаган. Герри Баулер болай дип яза: «Римлылылар әле дә үз кышкы бәйрәмнәрен үткәрә алган» («Santa Claus, a Biography»).

Әйе, Раштуаның тамырлары яхшы түгел. Стивен Ниссенбаум Раштуаны «христианнарның бәйрәме итеп күрсәтелгән мәҗүси бәйрәм» дип атаган («The Battle for Christmas»). Шуңа күрә Раштуа Аллаһыны һәм аның Улын, Гайсә Мәсихне, хурлый. Раштуаның тамырлары әллә ни мөһим түгел дип әйтеп буламы? Инҗилдә: «Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни бәйләнеше бар? Я яктылык белән караңгылыкның ни уртаклыгы бар?» — дигән сорау бирелә (2 Көринтлеләргә 6:14) Чыннан да, кәкре булып үскән агачны турайтып булмаган сыман, Раштуаны да «турайтып... булмый» (Вәгазьче 1:15).