Рәсүл Петер беренче Рим папасы булганмы?
«Кардинал Хорхе Марио Бергольо югары понтифик булып сайланган. Хәзер ул — Петергә алмашка килгән 265 нче кеше» (ВАТИКАННЫҢ МӘГЪЛҮМАТ ХЕЗМӘТЕ, ВАТИКАН, 13 МАРТ, 2013 ЕЛ).
«Рим епископының бөтен чиркәүдән өстен булу хокукы бар, чөнки ул — изге Петергә алмашка килгән кеше. Петергә андый хокукны Гайсә Мәсих биргән» (БЕРЕНЧЕ ӨЧ ГАСЫРДА РИМ ЕПИСКОПЫНЫҢ ӨСТЕН БУЛУЫ, 1903 ЕЛ, ВЕНСАН ЭРМОНИ)
«Берәрсе, Рим папасы мөбарәк Петергә алмашка килмәгән һәм башкалардан өстен түгел, дисә, еретик булып игълан ителсен» (БЕРЕНЧЕ ВАТИКАН СОБОРЫ, 18 ИЮЛЬ, 1870 ЕЛ)
БӨТЕН дөньядагы католиклар өчен 1870 елда Ватикан соборы кабул иткән карар чиркәү тәгълиматы булып тора. Ләкин бу тәгълимат Изге Язмаларга нигезләнгәнме? Рим папасы Франциск чыннан да рәсүл Петергә алмашка килгәнме? Петер беренче Рим папасы булганмы?
«МИН БУ КЫЯДА ҮЗ ҖЫЕЛЫШЫМНЫ ТӨЗИЯЧӘКМЕН»
Ватикан соборының 1870 елгы карары Маттай 16:16—19 да һәм Яхъя 21:15—17 дә язылган өзекләрне аңлатуга нигезләнгән. Шул өзекләрдә язылган Гайсәнең һәм Петернең сөйләшүләре, шулай ук Изге Язмалардагы башка өзекләр рәсүл Петернең беренче мәсихчеләр арасында мөһим роль уйнаганын күрсәтә. Петер белән беренче тапкыр очрашкач, Гайсә аның кыя кебек нык булачагын пәйгамбәрлек иткән (Яхъя 1:42). Ләкин Мәсих Петергә башкалардан өстен булу хокукын биргәнме?
Маттай 16:17, 18 дә Гайсәнең Петергә болай дип әйткәнен укыйбыз: «Мин сиңа болай дим: „син — Петер [аның исеме «кыя кисәге» дигәнне аңлата] һәм мин бу кыяда үз җыелышымны төзиячәкмен“». Гайсә «җыелышны» Петер өстендә төзергә җыенганын күздә тотканмы? Петер Гайсәнең бар шәкертләре өстеннән баш булырга тиеш булганмы? Гайсәнең бу сүзләрен ишеткән башка рәсүлләр аның сүзләрен ничек аңлаган? Инҗилдә язылганча, рәсүлләр соңрак күп кенә тапкыр кем иң бөеге дип бәхәсләшкән (Маттай 20:20—27; Марк 9:33—35; Лүк 22:24—26). Гайсә Петергә башкалардан өстен булу хокукын инде тапшырган булса, алар кем иң бөеге дип бәхәсләшер идемени?
Петер үзе Гайсәнең бу сүзләрен ничек аңлаган? Петер исраилле булган, шуңа күрә ул Еврей Язмаларында язылган «таш» һәм «почмак ташы» турындагы пәйгамбәрлекләрне балачактан ук белгән (Ишагыя 8:13, 14; 28:16; Зәкәрия ). Үзенең бер хатында Петер шундый бер пәйгамбәрлекне искә алган. Петер вәгъдә ителгән «почмак ташы» — Хуҗа Гайсә Мәсих икәнен аңлаткан. Петер пе́тра дигән грек сүзен Мәсихкә карата гына кулланган. Шул ук сүзне Гайсә 3:9Маттай 16:18 дә әйткән (1 Петер 2:4—8).
Рәсүл Паул Гайсә пәйгамбәрнең башка бер тугры рәсүле булган. Ул Гайсәнең Петергә башкалардан өстен булу хокукын тапшырганына ышанганмы? Петернең мәсихче җыелышта дәрәҗәсен танып, Паул аның турында «җыелышның терәкләре дип саналган» кешеләрнең берсе дип әйткән. Аның өчен җыелышның башка терәкләре дә булган (Гәләтиялеләргә 2:9). Өстәвенә, Гайсә Петерне җыелыш башы булырга үзе билгеләгән булса, Петер җыелышның терәге «саналган» дип әйтү урынлы булыр идеме? Андый дәрәҗә кешеләрнең нәрсә уйлаганнарыннан тормый бит.
Петер кайвакыт кешеләргә бертигез карамаган, һәм Паул хөрмәт белән, ләкин туры моның турында «аның йөзенә бәреп әйткән, чөнки ул [Петер] хаклы» булмаган (Гәләтиялеләргә 2:11—14). Паул, Гайсә үз җыелышын Петер өстендә яки башка берәр камил булмаган кеше өстендә төзегән, дип беркайчан да уйламаган. Киресенчә, ул җыелышның Гайсә Мәсихкә нигезләнгәненә ышанган. Паул өчен кыя Мәсих булган (1 Көринтлеләргә 3:9—11; 10:4).
«СИН — ПЕТЕР...»
Алайса, «син — Петер һәм мин бу кыяда үз җыелышымны төзиячәкмен» дигән Гайсәнең сүзләрен ничек аңларга? Текстның берәр өзеген дөрес аңлар өчен, аның контекстын да укырга кирәк. Гайсә һәм Петер нәрсә турында сөйләшкән? Гайсә үз шәкертләреннән: «Сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорый. Бер дә шикләнмичә, Петер: «Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы»,— дип җавап бирә. Гайсә Петерне мактый һәм үз җыелышын бик нык «кыяда» төзиячәген әйтә. Петер бу кыяга, ягъни Гайсәгә, Маттай 16:15—18).
үз иманын әле генә белдергән булган («Син — Петер һәм мин бу кыяда үз җыелышымны төзиячәкмен» дигән Гайсәнең сүзләрен ничек аңларга?
«Чиркәү аталары» дип аталган күп кенә кешеләр дә Маттай 16:18 дә Мәсих турында сүз бара дип санаган. Мәсәлән, V нче гасырда Августин болай дип язган: «Петер аңа: „Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы“,— дигән. Шуңа күрә Хуҗа болай дигән: „Бу кыяда үз җыелышымны төзиячәкмен“, ягъни „Син таныган шул кыяда мин чиркәвемне төзиячәкмен“». Августин еш кына «кыяның (петра) Мәсих булуын» сөйләгән.
Августинны һәм башкаларны бүгенге католик тәгълиматы буенча хөкем итсәләр, аларны еретиклар дип танырлар иде. Швейцария теологы Ульрих Луц әйткәнчә, 1870 елда Ватикан соборы бу сорау буенча Изге Язмалар белгечләренең карашларын ересь дип санар иде.
РИМ ПАПАСЫ ПЕТЕРГӘ АЛМАШКА КИЛГӘНМЕ?
Рәсүл Петер «папа» дигән титулны белмәгән. IX нчы гасырга кадәр бу титулны Римда яшәмәгән күп кенә епископлар йөрткән. Шулай да XI нче гасырның азагына хәтле бу төшенчә рәсми титул булып сирәк кулланылган. Өстәвенә, беренче мәсихчеләр, Петергә өстен булу хокукы бирелгән дип һәм алмашка килгән кешеләргә тапшырылган, дип ышанмаганнар. Шуңа күрә Германия галиме Мартин Хенгель мондый нәтиҗәгә килгән: «Тарихта да, теологиядә дә папаның өстен булу хокукы бар икәненә дәллиләр юк».
Шулай итеп, Петер беренче Рим папасы булганмы? Аңа алмашка килгән кешеләр булганмы? Папаның өстен булу хокукы турындагы католик тәгълиматы Изге Язмаларга нигезләнгәнме? Бу сорауларның һәрберсенә җавап: юк. Ләкин Гайсә үз җыелышын, һичшиксез, үз-үзендә төзегән (Эфеслеләргә 2:20). Һәркем үзенә мондый сорау бирергә тиеш: «Ә мин бу җыелышны таптыммы?»