Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Яһүдләр Иерусалимга б. э. 33 елында Илленче көн бәйрәменә чыннан да «җир йөзендәге һәр халыктан» килгәнме?

Б. э. 33 елында Илленче көн бәйрәмендә Иерусалим урамнары халык белән тулы булган

Изге Язмаларда бу очрак турында Рәсүлләр 2:5—11 дә язылган. Ул вакытта яшәгән яһүди тарихчы Филон да аның турында сөйләгән. Ул б. э. 33 елында Илленче көн бәйрәменә Иерусалимга килгән кешеләр турында язган.

Филон болай дип язган: «Санап чыкмаслык кеше чиксез күп шәһәрләрдән һәр ел бәйрәмгә килә. Кайберәүләре ерак җирләрдән, диңгез аша үтеп, көнчыгыштан, көнбатыштан, көньяктан һәм төньяктан килә». Ул шулай ук Бөек Һирудның оныгы Әгрип I нченең Рим императоры Калигулага җибәргән хатыннан бер өзек китерә. Анда Әгрипнең Иерусалим турында мондый сүзләре китерелә: «Изге шәһәр... Яһүд иле өчен генә түгел, ә башка илләрнең күбесе өчен дә башкала булып тора, чөнки Яһүдиядән тыш башка илләрдә дә яһүдләр яши башлый».

Әгрип яһүдләр яшәгән җирләрне әйтеп киткән. Шул җирләр арасында Месопотамия, төньяк Африка, Кече Азия, Греция һәм Урта диңгез утраулары да булган. Әгрипнең бу бар җирләрне искә алуын күздә тотып, галим Иоахим Иеремиас болай дип әйткән: «Әгрип бу очракта Иерусалимга бәйрәмгә килгән кешеләр турында әйтмәсә дә, яһүдләрнең шул җирләрдән дә килгәннәре аңлашыла, чөнки бар яһүдләр Иерусалимга килергә тиеш булган» (Канун 16:16).

Яһүдләрнең бәйрәмнәренә килгән меңләгән кеше Иерусалимда кайда урнашкан?

Ритуаль юыну өчен чокырның җимерекләре (Иерусалим)

Иерусалимда һәр ел өч бәйрәм үткәрелгән булган: Пасах, Илленче көн бәйрәме һәм Чатыр кору бәйрәме. Беренче гасырда бөтен Исраилдән һәм башка урыннардан йөзләгән мең кеше Иерусалимга шул бәйрәмнәргә килгән (Лүк 2:41, 42; Рәсүлләр 2:1, 5—11). Шул бар кешеләргә тору урынын табарга кирәк булган.

Кайберәүләр үз дусларында тукталган. Башкалар кунакханәләрдә яшәгән. Күп кенә кеше шәһәрдә я аның стеналары тирәсендә чатырлар корып яшәгән. Иерусалимга соңгы тапкыр килгәндә, Гайсә якындагы шәһәр Битаниядә кунак иткән (Маттай 21:17).

Гыйбадәтханә янында табылган кайбер биналарда ванна шикелле чокырлар булган. Күрәсең, бу биналарда кешеләр тукталган. Анда алар шулай ук гыйбадәтханәгә керер алдыннан юына алган. Андый бер бинада бер язу тапканнар. Анда Феодотий исемле рухани һәм синагоганың җитәкчесе турында язылган. Бу язудан күренгәнчә, Теодотус «бу синагоганы Тәүратны укыр өчен төзегән», шулай ук «мохтаҗлы сәяхәт итүчеләр өчен кунакханәләр һәм бүлмәләр төзегән, анда су керткән».