Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Аллаһы газаплар китерәме?
Сез ничек җавап бирер идегез?
Әйе
Юк
Бәлки
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
«Аллаһы өчен явызлык кылу, Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл!» (Әюп 34:10) Аллаһы дөньядагы явызлыкка һәм газапларга сәбәпче түгел.
Изге Язмалардан тагын нәрсә белеп була?
«Бу дөньяның идарәчесе» Шайтан Иблис газапларның төп чыганагы (Яхъя 14:30).
Газаплар һәм явызлык еш кына кешеләр ясаган начар сайлауларның нәтиҗәсе дә (Ягъкуб 1:14, 15).
Газаплар кайчан да булса бетәрме?
Кайберәүләр кешеләр үзләренең уртак тырышлыклары ярдәмендә газапларны юк итә ала икәненә ышана, ә башкалар дөньядагы шартларның тулаем яхшы якка үзгәрүенә өмет багламый. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Аллаһы газапларны юк итәчәк. «Үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:3, 4).
Изге Язмалардан тагын нәрсә белеп була?
Аллаһы Гайсәне кулланып, Иблис китергән газапларны юк итәчәк (1 Яхъя 3:8).
Яхшы кешеләр җирдә тынычлыкта мәңге яшәячәк (Зәбур 37:9—11, 29).