Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

18 СОРАУ

Аллаһыга якынрак булыр өчен нәрсә эшләргә?

«И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер».

Зәбур 65:2

«Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма. Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал, һәм ул сукмакларыңны туры итәр».

Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6

«Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк».

Яхъя 17:3

«[Аллаһы] бит һәрберебезгә якын».

Рәсүлләр 17:27

«Мин өзлексез дога кылам һәм мәхәббәтегез, төгәл белемегез артканнан арта барсын һәм зирәклегегез һәр яктан үсә барсын дип ялварам».

Филипиялеләргә 1:9

«Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә, аны һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә бирүче Аллаһыдан сорасын, һәм аңа биреләчәк».

Ягъкуб 1:5

«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр. Гөнаһ кылучылар, кулларыгызны сафландырыгыз; икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез».

Ягъкуб 4:8

«Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел».

1 Яхъя 5:3