12 СОРАУ
Үлгән кешеләр өчен нинди өмет бар?
«Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак».
«Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк».
«Мин тәхет каршында басып торган үлгәннәрне — бөекләрне һәм гадиләрне күрдем. Язма төргәкләр ачылып куелды. Шунда тагын бер язма төргәкне — тормыш төргәген ачтылар, һәм үлгәннәр төргәкләрдә язылган буенча эшләренә карап хөкем ителделәр. Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде, үлем дә, Кабер дә үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлгәннәрнең һәрберсе үз эшләренә карап хөкем ителде».