Абадия 1:1—21
1 Абадия́* күргән күренеш.
Ул Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең Эдомга+ кагылышлы хәбәре турында болай диде:
«Без Йәһвәдән хәбәр ишеттек,Халыкларга җибәрелгән вәкил болай ди:
„Торыгыз, әйдәгез, аңа каршы сугышка чыгыйк“».+
2 «Менә мин сине халыклар арасында әһәмиятсез бер халык иттем.
Сиңа җирәнеп карыйлар.+
3 Горур йөрәгең сине юлдан яздырды.+
Кыяларда сыену табып,Биек тауларда яшәп, үз күңелеңнән:
„Кем мине җиргә ега алыр?“ — дип уйлыйсың.
4 Бөркет сыман биектә торсаң* да,Ояңны йолдызлар арасында корсаң да,Мин сине барыбер аннан бәреп төшерер идем»,— дип әйтә Йәһвә.
5 «Сиңа караклар килгән булса, төнлә юлбасарлар кергән булса,(Сине никадәр таркатырлар иде!)*
Алар күпме теләсәләр, шулкадәр генә алып китмәсләр идеме?
Ә йөзем җыючылар сиңа килгән булса,Алардан соң калдыклар калмас идеме?+
6 Исауны шулкадәр җентекләп тикшерделәр!
Яшерелгән байлыкларын эзләп таптылар!
7 Сине ил чигенә кадәр кудылар.
Сине үзең яклы* бар кешеләр алдады.
Синең белән тату яшәүчеләр сиңа каршы чыкты.
Синең белән икмәк ашап утыручылар сиңа ятьмә салырлар,Тик син моны аңламассың.
8 Әллә шул көнне,— дип әйтә Йәһвә,—Мин Эдомда зирәкләрне юк итмәмме?+
Исауның таулы җирендә акыл ияләрен бетермәмме?
9 И Тема́н,+ көчле кешеләрең куркуга төшәр,+Чөнки Исауның таулы җирендә һәркем үтерелер.+
10 Кардәшең Ягъкубны җәберләгәнгә,+Син хурлыкка төшәрсең+Һәм мәңгегә юк булырсың.+
11 Син читтә басып торган көнне,Ят халыклар аның гаскәрен әсир иткән көнне,+Чит ил кешеләре аның капкасыннан кереп, Иерусалимны бүлү өчен жирәбә салганда,+Син аларның берсе кебек эш иттең.
12 Сиңа кардәшеңә бәла килгән көнне кайгысына сөенмәскә иде,+Яһүд улларының һәлакәт көнендә шатланмаска иде.+
Алар кайгы-хәсрәт кичергәндә масаеп сөйләшмәскә иде.
13 Халкым бәла-каза күргән көнне аның капкасыннан кермәскә иде.+
Бәла-каза көнендә хәсрәтенә сөенмәскә иде.
Кайгы көнендә байлыгына кулыңны сузмаска иде.+
14 Качып котылганнарны үтерер өчен юл чатларында тормаска иде,+Исән калганнарны кайгы-хәсрәт көнендә дошманнары кулына тапшырмаска иде.+
15 Йәһвәнең бөтен халыкларга каршы чыгачак көне якын бит.+
Син ни эшләгән булсаң, синең белән дә шуны ук эшләрләр.+
Башкаларга ни кылган булсаң, үзеңнең дә башыңа шул ук төшәр.
16 Сез изге тавымда ачу касәсеннән эчкән кебек,Бөтен халыклар да аннан эчеп торачак.+
Алар ярсуымны эчәчәк һәм йотачакҺәм беркайчан да булмагандай юкка чыгачак.
17 Сио́н тавында исә качып котылганнар булыр,+Һәм шул тау изге булыр.+
Шунда Ягъкуб йорты үзенеке булган нәрсәләргә ия булыр.+
18 Ягъкуб йорты — ут,Йосыф йорты — ялкын,Ә Иса́у йорты салам булыр.
Алар аны яндырып йотар.
Исау йортында һичкем исән калмас.+
Моны бит Йәһвә үзе әйтте.
19 Алар Нәге́б, Исауның таулы җиренә,+Шәфе́л һәм филистилеләр җиренә,+Ифраи́м белән Сама́рия җирләренә хуҗа булыр,+Ә Биньями́н Гила́д җиренә ия булыр.
20 Ә бу ныгытмадан* сөрелгәннәргә,+Исраи́л халкына, кәнганлыларның Сарифатка кадәрге җирләре бирелер.+
Иерусалимнан сөрелеп, Сифарадта булганнар Нәгеб шәһәрләренә ия булыр.+
21 Коткаручылар Сион тавына менеп,Исауның таулы җирен хөкем итәчәк.+
Шунда патшалык Йәһвәнеке булачак».+
Искәрмәләр
^ Мәгъ. «Йәһвәнең хезмәтчесе».
^ Я, бәлки, «очсаң».
^ Я, бәлки, «Алар күпме җимерерләр иде?»
^ Яки «Синең белән килешү төзегән».
^ Яки «валдан».