Амус 1:1—15
1 Тикуадагы+ сарык үрчетүчеләрнең берсе булган Амусның* Исраилгә кагылышлы сүзләре. Бу сүзләр аңа Яһүд патшасы Узия́+ һәм Йоашның+ улы Исраи́л патшасы Йәрәбә́м+ көннәрендә, җир тетрәүдән+ ике ел алдарак күренештә бирелгән иде.
2 Ул болай диде:
«Йәһвә Сионнан арысландай үкерер,Иерусалимнан аның көчле тавышы чыгар.
Көтүчеләрнең көтүлекләре кайгырыр,Һәм Карми́л тавының түбәсе корып бетәр».+
3 «Йәһвә болай дип әйтә:
„Дәмәшекънең өч фетнәсе,* хәтта дүрт фетнәсе аркасында да мин моны үзгәртмәм,Чөнки алар Гиладны тимер чана белән ашлык суккандай суккан.+
4 Мин Хәзаи́л йортына+ ут яудырырмын,Һәм ул Бинһададның ныгытылган манараларын йотар.+
5 Мин Дәмәше́къ капкаларының бикләрен җимерермен.+
Бикатәбендә яшәүчеләрнеҺәм Бәйтгадәннең идарә итүчесен* юкка чыгарырмын.
Су́рия халкы әсир булып Кирга+ китәр“,— ди Йәһвә“.
6 Йәһвә болай дип әйтә:
„Га́заның өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,Чөнки алар бөтен халыкны әсирлеккә алды+ һәм Эдомга тапшырды.
7 Мин Га́за стеналарына ут җибәрермен,+Һәм ул аның ныгытылган манараларын йотар.
8 Мин Ашдодта яшәүчеләрне,+Ашкелонның идарә итүчесен* юкка чыгарырмын.+
Мин Әкрунны җәзалар өчен кулымны күтәрермен.+
Филистилеләрнең калдыгы һәлак булыр“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“.
9 Йәһвә болай ди:
„Тирның өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,Чөнки алар бөтен халыкны әсирлеккә алды һәм Эдомга тапшырды,Алар кардәшлек килешүен истә тотмады.+
10 Мин Тир стеналарына ут җибәрермен,Һәм ул аның ныгытылган манараларын йотар“.+
11 Йәһвә болай дип әйтә:
„Эдомның өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,Чөнки ул кылыч күтәреп, үз туганын эзәрлекләде,+Аның шәфкать күрсәтәсе килмәде.
Ул ачуыннан аларны ботарлавын дәвам итә,Һәм аның аларга карата ярсуы ялкынланып тора.+
12 Мин Теманга+ ут җибәрермен,Һәм ул Босраның+ ныгытылган манараларын йотар“.
13 Йәһвә болай ди:
„Амунлыларның өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,Чөнки алар, үз җирләрен киңәйтер өчен,+ Гиладтагы авырлы хатыннарның карыннарын ярды.
14 Мин Раба́һ стеналарына ут төртермен,+
Һәм ул аның ныгытылган манараларын йотар.
Анда сугыш барган көнне сугышка чакыру тавышы яңгырар,
Һәм давыл көнендә җил котырынып исәр.
15 Аларның патшасы үз мирзалары белән бергә сөргенгә китәр“+,— дип әйтә Йәһвә“.
Искәрмәләр
^ Мәгъ. «йөк булу» я «йөк йөртү».
^ Яки «җинаяте».
^ Сүзгә-сүз «скипетр тотучысын».
^ Сүзгә-сүз «скипетр тотучысын».