Амус 2:1—16

2  Йәһвә болай ди: „Моабның өч фетнәсе,* хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,Чөнки ул Эдо́м патшасының сөякләрен, яндырып, акбурга әйләндерде.  Мин Моабка ут җибәрермен, һәм ул Кериутның+ ныгытылган манараларын йотар. Моа́б шау-шу, сугыш тавышыҺәм быргы тавышы арасында һәлак булыр.+  Мин аның идарәчесен юк итәрмен,Аны бар мирзалары белән бергә үтерермен“+,— дип әйтә Йәһвә“.  Йәһвә болай ди: „Яһүднең өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,Чөнки алар Йәһвә канунын* кире кактыҺәм аның күрсәтмәләрен үтәмәде.+ Ата-бабалары ияреп йөргән ялган аларны читкә алып китте.+  Мин Яһүдкә ут җибәрермен,Һәм ул Иерусалимның ныгытылган манараларын йотар“.+  Йәһвә болай дип әйтә: „Исраилнең өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,Чөнки алар тәкъва кешене — көмешкә,Ярлы кешене бер пар сандалга сата.+  Алар мескеннәрнең башларын җирдәге тузанга салып таптыйлар,+Юашларның юлында киртәләр куялар.+ Кеше үзе дә, атасы да бер үк хатын-кыз белән якынлык кылып,Изге исемемне нәҗесли.  Алар рәһен* итеп алынган киемне+ һәр мәзбәх* янында җәеп ята.+ Штраф итеп алынган акчага шәраб сатып алалар да үз илаһлары йортында* эчәләр“.  „Ләкин мин алар алдында аморлыларны юк иттем.+ Алар эрбет кебек биек, имән шикелле көчле иделәр. Мин аларның очларындагы җимешләрен һәм астагы тамырларын юк иттем.+ 10  Мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым,+Һәм, сез аморлыларның җирен яулап алсын өчен,Сезне чүл буйлап 40 ел йөрттем.+ 11  Кайбер улларыгызны — пәйгамбәр итеп,+Кайбер яшь кешеләрегезне нәзир итеп билгеләдем.+ И Исраи́л халкы, әллә бу шулай түгелме?“ — ди Йәһвә. 12  „Ләкин сез нәзирләргә шәраб эчертеп тордыгыз,+Пәйгамбәрләргә боерып: „Пәйгамбәрлек итмәгез“+,— дидегез. 13  Шуңа күрә, урылган ашлык төялгән арба үз астындагыны изгән кебек,Мин сезне үз җирегездә изәрмен. 14  Җитезнең качар урыны булмас,+Батыр үз көчен югалтыр,Бер сугышчы да үз тормышын саклап кала алмас. 15  Укчы үз урынын калдырыр,Йөгерек аяклы котылып калмас,Җайдак үз тормышын саклап кала алмас. 16  Хәтта иң кыю сугышчы да ул көннеШәрә килеш качып китәр“+,— дип әйтә Йәһвә».

Искәрмәләр

Яки «җинаяте».
Яки «күрсәтмәсен».
Яки «храмында».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Ягъни залог.

Искәрмәләр

Медиаматериал