Амус 3:1—15

3  «И Исраи́л уллары, Йәһвәнең сезнең турында, үзе Мисыр җиреннән алып чыккан бар халык турында, әйткән сүзен тыңлагыз:  „Җир йөзендә халыклар күп булса да, мин сезне генә якыннан беләм.+ Шуңа күрә мин сезне бар гөнаһларыгыз өчен җавапка тартырмын.+  Ике кеше очрашырга алдан сөйләшмәсә, юлга бергә чыгармы?  Арыслан, берәр хайван тотмаса, үкерерме? Яшь арыслан, бернәрсә дә тотмаса, үз өненнән ырылдаган тавыш чыгарырмы?  Җиргә тозак куелмаса,* кош капкынга эләгерме? Капкынга бернәрсә дә эләкмәсә, ул җирдән күтәрелерме?  Шәһәрдә быргы тавышы яңгыраганда, халык әллә калтыранмыймы? Шәһәргә берәр бәла төшсә, ул Йәһвәдән түгелме?  Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзенең серенҮз хезмәтчеләренә — пәйгамбәрләренә ачмыйча, һичнәрсә эшләми.+  Арыслан үкерде!+ Кем курыкмас? Аллаһы Тәгалә Йәһвә әйтте! Кем пәйгамбәрлек итмәс?“+  „Ашдодның ныгытылган манараларыннанҺәм Мисыр җирендәге ныгытылган манаралардан игълан итегез. Болай диегез: „Сама́рия тауларына каршы чыгып бергә җыелыгыз.+ Андагы чуалышка,Алдап алучыларга игътибар итегез.+ 10  Чөнки ныгытылган манараларына җәбер-золым белән җимерү җыючылар,— дип әйтә Йәһвә,—Дөрес булганны кыла белми“. 11  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Дошман җирне чолгап алыр,+Сине көчсез калдырыр,Ныгытылган манараларыңны талар“.+ 12  Йәһвә болай ди: „Көтүче сарыкның ике аягын яки аның колагының кисәген арыслан авызыннан тартып алган кебек,Сама́риядә зиннәтле ятакларда һәм уңайлы диваннарда* утыручыИсраиллеләр дә шулай ук тартып алыныр“.+ 13  „Тыңлагыз һәм Ягъкуб йортын кисәтегез,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 14  Чөнки ул көнне мин Исраилне бар фетнәләре*+ өчен җавапка тартырмын,Мин Бәйте́л мәзбәхләрен+ дә җавапка тартырмын. Мәзбәхнең мөгезләрен чабып җиргә ташларлар.+ 15  Мин кышкы һәм җәйге өйләрне җимерермен“. „Фил сөяге белән бизәлгән йортлар юкка чыгар,+Һәм бөек* йортлар юк ителер“+,— дип әйтә Йәһвә».

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Тозакта җим булмаса».
Яки «Дәмәшекъ диваннарында».
Яки «җинаятьләре».
Я, бәлки, «күп».

Искәрмәләр

Медиаматериал