Амус 4:1—13
4 «Сез, Сама́рия тавындагы Баша́н сыерлары,+Мескеннәрне алдап, ярлыларны җәберләп йөрүче хатыннар,+Бу сүзне тыңлагыз.
Сез үз ирләрегезгә: „Безгә берәр исерткеч эчемлек китерегез!“ — дисез.
2 Аллаһы Тәгалә Йәһвә үз изгелеге белән ант итте:
„Менә сезгә көннәр килә, һәм сезне — итче ыргаклары белән,Ә сездән калганнарны балыкчы кармаклары белән күтәрерләр.
3 Сез стенадагы тишекләр аша үтәрсез, һәрберегез үз алдындагы тишек аша үтәр.
Сезне Һармунга куып чыгарырлар“,— дип әйтә Йәһвә“.
4 „Бәйтелгә килегез һәм җинаять кылыгыз,*+Гилгәлгә килегез һәм тагы да күбрәк җинаять кылыгыз!+
Иртән — корбаннарыгызны,+Өченче көнгә уннан бер өлешләрегезне китерегез.+
5 Чүпрә салынган икмәкне рәхмәт бүләге итеп яндырыгыз.+
Ирекле бүләкләрегез турында кычкырып игълан итегез!
Сез бит, и Исраи́л халкы, нәкъ шуны эшләргә яратасыз“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
6 „Мин исә бар шәһәрләрегезне ачлыкка дучар иттем,Бар йортларыгызга икмәк кытлыгы җибәрдем.+
Ләкин сез миңа кире кайтмадыгыз“+,— дип әйтә Йәһвә.
7 „Мин шулай ук сезгә ашлык уру вакытына өч ай калганда яңгыр бирмәдем.+
Бер шәһәргә яңгыр яудырып, икенчесенә яудырмадым.
Кырларның берсе яңгыр күрде,Ә икенчесе, яңгыр булмаганга, корып бетте.
8 Ике я өч шәһәрнең халкы бер шәһәргә су эчәргә барды,+Әмма сусауларын баса алмадылар.
Шулай да сез миңа кире кайтмадыгыз“+,— дип әйтә Йәһвә.
9 „Мин игеннәрегезгә эссе җил һәм күгәрек* җибәрдем.+
Сез үз бакчаларыгыз белән йөзем бакчаларыгыз санын арттырдыгыз,Ләкин саранча инҗир һәм зәйтүн агачларыгызны кимереп бетерде.+
Моңа да карамастан сез миңа кире кайтмадыгыз“+,— дип әйтә Йәһвә.
10 „Мин Мисырга җибәргән үләтләрне сезгә җибәрдем.+
Яшь кешеләрегезне кылыч белән үтердем,+ атларыгызны әсирлеккә алдым.+
Лагерьларыгыздагы мәетләрдән чыккан сасы ис борын тишекләрегезгә кадәр күтәрелде.+
Шулай да сез миңа кире кайтмадыгыз“,— дип әйтә Йәһвә.
11 „Мин сезне Сәдү́м белән Гамура́ җирләрен җимергәндәй+ җимердем.
Сез уттан тартып чыгарылган кисәүгә охшап калдыгыз.
Шулай да сез миңа кире кайтмадыгыз“+,— дип әйтә Йәһвә.
12 Шуңа күрә, и Исраил, мин сиңа кабат җәза бирергә җыенам.
Мин сиңа моны эшләргә җыенганга,И Исраил, үз Аллаһыңны каршы алырга әзерлән.
13 Чөнки ул — тауларны булдырган+ һәм җилне барлыкка китергән Аллаһы.+
Ул кешегә үз уй-фикерләрен сөйли,Таң яктылыгын караңгылыкка әйләндерә+Һәм җирнең югары урыннары буйлап атлый.+
Аның исеме Гаскәрләр Иясе Йәһвә».