Амус 5:1—27
5 «И Исраи́л йорты, сезнең турында әйткән сүземне, кайгылы җырымны тыңлагыз:
2 „Гыйффәтле кыз, Исраил, егылды.
Ул тора алмый.
Ул үз җирендә ялгыз калды.
Аны күтәреп торгызучы юк“.
3 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Исраил йорты белән менә нәрсә булыр: мең кеше белән сугышка чыккан шәһәр — йөз кеше белән,Ә йөз кеше белән чыкканы ун кеше белән калыр“.+
4 Чөнки Йәһвә Исраил йортына болай ди:
„Мине эзләгез, һәм яшәрсез.+
5 Бәйтелне эзләмәгез,+Гилгәлгә йөрмәгез+ һәм Бәхи́р-шеба́ аша үтмәгез,+Чөнки Гилгә́л, һичшиксез, сөргенгә китәр,+Һәм Бәйте́л юкка чыгар.*
6 Аллаһы Йосыф йортына уттай ташланмасын өченҺәм сүндерүчесез калган Бәйтелне йотмасын өчен,Йәһвәне эзләгез, һәм яшәрсез.+
7 Сез гаделлекне әремгә* әйләндерәсез,Тәкъвалыкны җиргә ташлыйсыз.+
8 Кима́* йолдызлыгын һәм Кәси́л* йолдызлыгын+ Барлыкка Китерүченең,Дөм караңгылыкны иртәнге яктылыкка әйләндерүченең,Көнне төндәй караңгы итүченең,+Диңгездән су җыеп,Аны җир йөзенә Яудыручының+ исеме Йәһвә.
9 Ул, ныгытылган урыннарны җимереп,Көчлегә ябырылып, аны юк итәр.
10 Алар шәһәр капкасы янында шелтә бирүчеләрне нәфрәт итәҺәм дөресен сөйләүчеләргә җирәнеп карый.+
11 Сез ярлыдан аренда хакы итеп җитештергәнен* таләп итәсез,Аның ашлыгын ясак итеп аласыз.+
Шуңа күрә сез юнылган ташлардан төзегән йортларыгызда яшәмәссез,+Үзегез утырткан иң яхшы йөзем бакчаларыннан шәраб эчмәссез.+
12 Мин фетнәләрегезнең* никадәр күп булуынҺәм гөнаһларыгызның никадәр зур булуын беләм:
Сез тәкъва кешегә ташланасыз,Ришвәт* аласызҺәм шәһәр капкасы янында ярлының хокукларын санга сукмыйсыз.+
13 Шуңа күрә ул вакытта аңлы кешеләр дәшми торыр,Чөнки бу бәла вакыты булыр.+
14 Исән калу өчен,+Явызлыкны түгел, яхшылыкны эзләгез.+
Шунда, нәкъ үзегез әйткәнчә,Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы сезнең белән булыр.+
15 Явызлыкны нәфрәт итегез һәм яхшылыкны яратыгыз.+
Гаделлек шәһәр капкасы янында өстенлек итсен.+
Бәлки, Гаскәрләр Иясе Йәһвә АллаһыЙосыф калдыгына илтифат күрсәтер“.+
16 Шуңа күрә Йәһвә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы болай ди:
„Барлык шәһәр мәйданнарында үксеп елау тавышлары ишетелер,Барлык урамнарда: „И-их!“ — диярләр.
Алар көенер өчен игенчеләр чакырыр,Үксеп елар өчен кешеләр яллар“.
17 „Һәр йөзем бакчасында иңрәп елау тавышлары ишетелер.+
Чөнки мин, сезне җәзалар өчен, арагыздан үтәрмен“,— дип әйтә Йәһвә.
18 „Йәһвә көнен зарыгып көтүче кешеләргә кайгы!+
Йәһвә көне сезгә нәрсә китерер?+
Яктылык түгел, караңгылык китерер.+
19 Ул мондый хәлгә охшаш булыр: кеше арысланнан кача, ә аюны очрата,Йортына кереп кулы белән стенага таяна, ә аны елан чага.
20 Йәһвә көне яктылык түгел, ә караңгылык булыр.
Нурлар сибелеп тормас, дөм караңгылык булыр.
21 Мин бәйрәмнәрегезне нәфрәт итәм, аларга җирәнеп карыйм,+Изге җыелышларыгыздагы корбаннарның хуш исе миңа ошамый.
22 Сез миңа хәтта тулаем яндыру корбаннары һәм бүләкләр китерсәгез дә,Алар миңа шатлык китермәс.+
Сезнең татулык корбаны итеп китерелгән көр хайваннарыгызны хуп күрмәм.+
23 Шау-шулы җырларыгызны җырламагыз.
Кыллы музыка коралларыгызның көйләрен ишетмәсәм иде.+
24 Гаделлек — сулар сыман,+Тәкъвалык бетмәс агымнар шикелле аксын.
25 Сез, и Исраил йорты, чүлдә теге 40 ел дәвамындаМиңа корбаннар һәм бүләкләр китердегезме?+
26 Хәзер сезгә патшагыз Саккуфны һәм Кайманны* — потларыгызны —Үзегез өчен ясаган илаһ-йолдызны алып китәргә туры килер.
27 Мин сезне сөргенгә җибәрермен, Дәмәшекътән дә ераграк китәрсез“+,— дип әйтә Аллаһы. Аның исеме Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы».+
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «ниндидер сихри нәрсә булып китәр».
^ Яки «ачы нәрсәгә».
^ Бәлки, Орион йолдызлыгы.
^ Бәлки, Үгезбозау йолдызлыгындагы Плеяда йолдызлары.
^ Яки «җир салымы».
^ Яки «Дәшмәү өчен акча».
^ Яки «җинаятьләрегезнең».
^ Бу илаһларның икесе дә, күрәсең, Сатурнны аңлата. Аңа илаһка табынгандай табынганнар.