Амус 6:1—14
6 «Сионда яшәүче үзбелдекле* кешеләргә,Сама́рия тавында үзләрен тыныч хис итүчеләргә кайгы!+
Алар — иң мөһим халыкның атаклы кешеләре,Аларга Исраи́л йорты йөри.
2 Кәлне́ шәһәрен үтеп чыгыгыз һәм карагыз.
Аннан Бөек Хаматка барыгыз,+Филистилеләр яшәгән Гефка төшегез.
Әллә алар ике патшалыгыгыздан яхшыракмы?
Әллә аларның җире сезнең җирегездән зурракмы?
3 Сезнең бәла көне турында уйлыйсыгыз килми.+
Сездә җәбер-золым хөкем сөрә.+
4 Сез фил сөягеннән+ ясалган ятакларда җәелеп һәм диваннарда сузылып ятасыз,+Көтүнең иң яхшы сарык тәкәләрен һәм көр үгезләрне* ашыйсыз.+
5 Сез арфа уйнап җырлар чыгарасыз+Һәм Давыт шикелле яңа уен кораллары ясыйсыз.+
6 Сез зур касәләрдән шәраб эчәсез,+Үзегезгә иң яхшы майлар сөртәсез.
Әмма Йосыфка төшкән бәла турында уйлап та бирмисез.+
7 Шуңа күрә сез сөргенгә китүчеләрнең беренчеләре булып барырсыз,+Һәм сузылып яткан кешеләрнең тыелгысыз эчү мәҗлесләре бетәр.
8 „Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзе белән ант итте+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,—Мин Ягъкубның горурлыгына җирәнеп карыйм,+Ныгытылган манараларын нәфрәт итәм+Һәм шәһәрне андагы бар нәрсәсе белән бергә дошманга бирермен.+
9 Берәр йортта ун кеше калса, алар да үләр.
10 Аларның туганы килеп, гәүдәләрен чыгарыр һәм бер-бер артлы яндырыр. Ул аларның сөякләрен йорттан чыгарып, йортның эчке бүлмәләрендә калган кешедән: „Анда тагын берәрсе калдымы?“ — дип сорар. Тегесе: „Беркем дә юк!“ — дип җавап кайтарыр. Шунда ул: „Дәшмә! Хәзер Йәһвә исемен телгә алу вакыты түгел“,— дияр“.
11 Чөнки Йәһвә үзе әмер биргәндә,+Бөек йортлар җимерелеп төшәрҺәм кечкенә йортлар хәрабәләр өеменә әйләнер.+
12 Атлар кыя өстендә чабамы?
Кем дә булса анда эре терлек белән сукалармы?
Ә сез гаделлекне — агулы үсемлеккә,Тәкъвалык җимешләрен әремгә* әйләндердегез.+
13 Сез юк-бар нәрсәгә шатланасызҺәм: „Куәтле* булуыбыз үзебездән килә түгелме?“ — дисез.+
14 Шуңа күрә, и Исраил йорты, мин сиңа каршы бер халык алып килермен,+Һәм алар сезне Лебо́-хаматтан+ алып Араба́ елгасы үзәненә* кадәр җәберләп йөрер“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы».