Амус 7:1—17
7 Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа шуны күрсәтте: кышын чәчелгән ашлык шыта башлаганда, ул саранча өере җибәрде. Бу патша печәне чабылганнан соң булды.
2 Саранча бу җирнең үсемлекләрен ашап бетергәч, мин: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, үз халкыңны, зинһар, кичерче!+ Ягъкуб ничек исән калыр соң? Ул бит көчсез!»+ — дидем.
3 Йәһвә моны эшләү ниятеннән кире кайтты.*+ «Бу хәл булмаячак»,— дип әйтте Йәһвә.
4 Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа шуны күрсәтте: Аллаһы Тәгалә Йәһвә үз халкын җәзалар өчен ут җибәрде. Ут гаять тирән суларны һәм җирнең бер өлешен йотты.
5 Шунда мин: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, зинһар, моны туктатчы!+ Ягъкуб ничек исән калыр соң? Ул бит көчсез!»+ — дидем.
6 Йәһвә моны эшләү ниятеннән кире кайтты.*+ «Бу хәл дә булмаячак»,— дип әйтте Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
7 Ул миңа шуны күрсәтте: асма* кулланып төзелгән стена өстендә Йәһвә басып тора. Аның кулында асма иде.
8 Шунда Йәһвә миннән: «Аму́с, син нәрсә күрәсең?» — дип сорады. Мин: «Асма күрәм»,— дидем. Шунда Йәһвә болай дип әйтте: «Мин Исраи́л халкымны асма белән тикшереп торам. Мин аларны бүтән кичермәм.+
9 Исхакның калкулыклары+ ташландык хәлдә булыр, Исраилнең изге урыннарыннан бернәрсә дә калмас,+ һәм мин Йәрәбәм йортына кылыч белән каршы чыгармын».+
10 Бәйтел рухание Амазия́+ Исраил патшасы Йәрәбәмгә+ мондый хәбәр җибәрде: «Амус сиңа каршы Исраилнең үзендә хәйлә кора.+ Бу җирнең халкы аның сүзләренә инде түзеп тора алмый.+
11 Чөнки Амус болай ди: „Йәрәбә́м кылычтан үләчәк, Исраил үз җиреннән әсирлеккә, һичшиксез, китәчәк“».+
12 Шунда Амазия Амуска болай диде: «Күренешләр тапшыручы, бар, Яһүд җиренә качып кит, үз икмәгеңне шунда эшләп ал. Анда пәйгамбәрлек итә аласың.+
13 Бәйтелдә пәйгамбәрлек итәсе булма,+ чөнки бу — патшаның изге урыны+ һәм патшалык йорты».
14 Ә Амус Амазиягә болай диде: «Мин пәйгамбәр дә, пәйгамбәрнең улы да булмадым. Мин көтүче+ һәм сикомор агачлары караучы* идем.
15 Ләкин Йәһвә мине көтү көткән җирдән алды. Йәһвә миңа: „Бар, минем халкым Исраилгә пәйгамбәрлек ит“+,— диде.
16 Хәзер Йәһвәнең сүзен тыңла: „Син: „Исраилгә каршы сүзләр әйтеп пәйгамбәрлек итмә+ һәм Исхак йортына каршы сүзләр әйтеп вәгазьләмә“+,— дисең.
17 Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Хатының шәһәрдә фахишә булыр, улларың белән кызларың кылыч белән һәлак ителер, җиреңне үлчәү бавы белән бүләрләр, үзең исә шакшы җирдә үләрсең. Ә Исраил үз җиреннән һичшиксез сөргенгә китәр“».+
Искәрмәләр
^ Яки «моңа үкенде».
^ Яки «моңа үкенде».
^ Ягъни авырлык тагылган озын бау; ул вертикаль юнәлешне билгеләү өчен кулланыла.
^ Яки «инҗир җимешенең кабыгын яручы».