Амус 8:1—14

8  Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа җәйге җимешләр салынган кәрзин күрсәтте.  Шунда ул миннән: «Аму́с, син нәрсә күрәсең?» — дип сорады. «Җәйге җимешләр* салынган кәрзин»,— дидем мин аңа. Шунда Йәһвә болай диде: «Исраи́л халкымның ахыры* килде. Мин аларны бүтән кичермәм.+  „Ул көнне гыйбадәтханәдәге җырлар ачы тавышка әйләнер+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Бар җирдә мәетләр ятар.+ Тсс!“  Ярлыларны кимсетүчеләр,Илнең юашларын һәлак итүчеләр,+ тыңлагыз.  Сез болай дисез: „Яңа ай бәйрәме тәмамлансын иде,+ ашлыкны сата башлар идек. Шимбә+ үтеп китсен иде, ашлыкны сатуга куяр идек. Шунда ефаны* киметә алыр идек,Шәкылне* авырайта алыр идек,Ялган үлчәвебез ярдәмендә алдый алыр идек.+  Ярлыны — көмешкә,Фәкыйрьне бер пар сандалга сатып ала алыр идек.+ Калдык-постык ашлыкны сатар идек“.  Йәһвә Ягъкубның Горурлыгы белән ант итте:+ „Аларның бар эшләрен беркайчан да онытмам.+  Шуңа күрә җир тетрәнер,Анда яшәгән һәр кеше хәсрәт кичерер.+ Моның барысы Нил елгасыдай ташып-кимеп,Мисырның Нил елгасыдай айкалып чайкалмасмы?“+  „Ул көнне,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,—Кояш көн уртасында баер,Җиргә көпә-көндез караңгылык төшәр. Мин шулай эшләрмен.+ 10  Бәйрәмнәрегезне — кайгыга,+Бар җырларыгызны матәм җырына* әйләндерермен. Бар билләргә матәм киеме салырмын, һәр кешенең башын пеләш итәрмен. Ул көн бердәнбер угылның үлеме аркасында кичергән хәсрәт көненә охшаш булыр,Һәм аның ахыры бик ачы булыр. Мин шулай эшләрмен“. 11  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Шундый көннәр килә: Мин җиргә ачлык җибәрермен. Бу ачлык икмәккә кытлык булганга да, суга сусау булганга да түгел,Ә Йәһвәнең сүзләренә кытлык булганга булыр.+ 12  Алар диңгездән диңгезгә,Төньяктан көнчыгышка барыр. Алар Йәһвә сүзен эзләп йөрер, ләкин тапмас. 13  Ул көнне, суга сусап, матур гыйффәтле кызлар да,Яшь егетләр дә хәлсезләнер. 14  Сама́риянең ялган илаһлары белән ант итүчеләр+ һәм: „И Дан, тере илаһың белән ант итәм!“+ Һәм „Бәхи́р-шеба́+ юлы белән ант итәм!“ — диючеләр Егылыр һәм инде тора алмас“».+

Искәрмәләр

Евр. ка́йиц; чәчү-уру елының ахырын аңлата.
Сүз уйнату: «ахыр» — евр. гакке́ц һәм «җәйге җимешләр» — евр. ка́йиц.
Яки «кайгылы җырга».

Искәрмәләр

Медиаматериал